16+

«Үз тиңеңне табу өчен мәхәббәт кенә түгел… инструктор да кирәк»

Бушлай игъланнар сайтында кызык кына бер игъланга күзем төште - «Танышулар буенча инструктор». Игълан астында күрсәтелгән номерны җыйдым.

«Үз тиңеңне табу өчен мәхәббәт кенә түгел… инструктор да кирәк»

Бушлай игъланнар сайтында кызык кына бер игъланга күзем төште - «Танышулар буенча инструктор». Игълан астында күрсәтелгән номерны җыйдым.

Психолог Фаяз Төхбәтуллин татар егете булып чыкты. Фаязның әйтүенчә, аңа күбрәк хатын-кызлар килә. Алар барысы да үз тиңнәрен табып, уңышлы гына кияүгә чыгарга тели.

«Үзегезне яратыгыз, кызлар»

- Мин аларның һәрберсе белән аерым эшлим. Гадәттә, күп кенә кызларның проблемалары үзендә була. Мин дөрес сөйләшмимдер, минем егетләргә кыяфәтем ошамыйдыр, диләр. Эш анда түгел, ә күңел халәтендә. Кемдер җавапсыз мәхәббәттән курка, кемдер ташлап китәрләр дип борчыла, өченчеләренең әтисе яки башка ир-ат туганы белән мөнәсәбәтләрендә проблема булган - менә шушы комплекслар комачаулый аларга. Мин, психолог буларак, шушы проблемалар белән эшлим. Әгәр дә инде кеше үзе белән гармониядә яши, аның бернинди дә комплекслары юк икән, аларга танышу, үз-үзеңне егетләр янында тоту кагый­дәләрен өйрәтү дә җитә.

- Хатын-кыз журналларында, гадәттә, егетләр белән танышу өчен ирләр күп була торган урыннарга, әйтик, фитнес клубларга, төзелеш материаллары яки кыйммәтле сәгатьләр сатыла торган кибетләргә йөрергә кушалар...

- Мин үзем дә шундый ук киңәшләр бирәм. Хәзер егетләр үзләре дә урамда танышмыйлар. Элек кенә ул «Нофелет кайда урнашкан?» дигән булып танышып киткәннәр. Күп кенә кызлар эшкә бара да өенә кайтып утыра. Аның башка нәрсәгә вакыты да, энергиясе дә калмый. Алар үз өсләрендә эшләүдән туктыйлар. Берәр кул эше белән шөгыльләнегез, фитнес клубка йөрегез дип киңәш итәм кызларга. Ирләргә ошар өчен генә түгел, үзегез өчен эшләгез моны. Үзегезне яратыгыз, аннары сезне дә яратырлар. Тырнакларыгыз, чәчләрегезне карагыз, матур киемнәр алыгыз. Үзегездән канәгать була башлагач, яныгызда кемнең дә булса барлыкка килүен сизми дә калырсыз. Күңелегездә кояш булганда, йөзегез дә яктыра.

Бәхет өчен көрәш

- «Самая обаятельная и привлекательная» фильмында Сусанна иптәш кызына «матур булып тума, актив булып ту, ирне үзеңә эзләргә кирәк» ди. Кызлар, беренче булып, үзләре таныша аламы?

- Әлбәттә. Тик яткан таш астыннан су акмый диләрме әле бездә? «Тәртипле кыз беренче булып танышмый» дигән чикләрдән чыгарга кирәк. Үз бәхетең өчен үзең көрәшәсең.

- Әгәр дә сиңа берәрсе ошады ди, ничек сүз башларга?

- Аның өчен бер анык мисалны алырга кирәк. Тренажер залына ирләр күп йөри, алар үз тәннәрен, сәламәтлекләрен карыйлар дигән сүз. Андый егетләргә, әлбәттә, күз төшә. Янына кил дә: «Ничек уйлыйсыз: миңа ничә килограммлы гантель сайларга икән?» - дип сора. Үзең мөлаем гына елмай. Ир-ат ярдәм сораганнарын ярата, шунда ук булыша. Синең шулай яшерен генә танышырга ниятләгәнеңне дә белеп тора ул. Сөйләшеп китәргә җай да чыга.

- Әгәр дә ул гантельне алып биреп китеп барса?

- Ул шөгыльләнә торган тренажерлар тирәсендә йөргәләгез, ара-тирә күзенә чалынып торыгыз. Егетләр тышкы кыяфәткә дә игътибар итүчән. Мин тонналап иннек сыларга, кыска шорты кияргә кушмыйм. Әмма егетнең күзе төшәрлек булсын. Танышып булмаса, зарар юк. Алда әйткәнемчә, кеше үз-үзе белән гармония­дә яши икән, аның бернинди дә комплексы булмаса, танышу барып чыкмаганга борчылырга тиеш түгел.

- Винни Пух сыман бу ситуациягә «бу дөрес бал кортлары түгел, алар дөрес бал ташымыйлар» кебек кенә карарга да онытыргамы?

- Башка чара юк. Егетләрнең үзләре кебек кешене аптыратып-тинтерәтеп бетерергә кирәкми, хатын-кыз үзенең дәрәҗәсен белергә тиеш.

«Ышанычлы терәк кирәк»

- Интернет аша танышып аралашу күпкә уңайлы түгелме?

- Уңайлыдыр да, әмма мин алай танышу ягында түгел. Синең белән кем аралашып утыруын белмисең бит.

- Ничек уйлыйсыз, үз тиңеңне табу яшь барган саен авырмы?

- Аны теләсә кайсы яшьтә табып була. Теләгең генә булсын.

- Яшь барган саен, ирләргә карата таләпләр дә кимидер?

- Яшьрәк кызлар өчен егетнең статусы мөһим. Яхшы урында эшләсен, яхшы профессия кешесе булсын! Олырак ханымнарда андый таләп юк. Әмма матди яктан тотрыклы булуы мөһим.

- Гомумән алганда, хатын-кызлар ир-атлардан нәрсә көтә? Алар эзләгән ирләрнең билгеле бер рейтингы бармы?

- Бар. Алар янында беренче чиратта үзләрен яраткан кеше булу мөһим. Матди яктан тәэмин итәргә сәләтле кеше кирәк. Андый кешедән бала да табасы, балалар да үстерәсе килә. Кыскасы, ышанычлы терәк кирәк.

Әлбәттә, һәр очрак үзенә бер. Сорауларыгыз булса, мин сезнең белән социаль челтәрдә аралашырга әзер.

Беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга?

• Тыңлый белергә өйрәнегез, бүлдермәгез. Кызыксынып тыңлаган кыяфәт чыгарыгыз.

• Ир-атлар комплимент әйткәнне дә ярата. Әмма ул урынсыз булырга тиеш түгел. Сәгатегез матур, миңа ошый дип куегыз. Урамда барганда агач башыннан мәчене алып төшеп бирсә дә, мактагыз. Сез кыю икән диегез.

• Аның тормышының якты якларына, үзе белән булган күңелле вакыйгаларга, уңышка ирешкән өлкәгә кагылышлы сораулар бирегез. Ул алар турында рәхәтләнеп сөйләячәк. Өенә кайткач та, энә өстендә утырган кебек булды, бу кыз кирәкмәгән сораулар гына биреп утырды диярлек булмасын. Ул очрашуга эштән соң арып килә. Аның ял итәсе килә. Авыр, катлаулы сораулар биреп, башын катырмагыз. Әгәр дә инде эштәге берәр күңелсез вакыйга турында, әйтик, хуҗасы белән ачуланышканын әйтсә, син дөрес эшләмәгәнсең димәгез. Кәефен төшермәгез. Нәрсә эшләргә кирәклекне өйрәтергә тотынмагыз.

• Үзегез турында гына сөйләп утырмагыз. Менә мин студент чакта берьюлы өч егет белән очраша идем ише сүзләр дә сөйләп утырырга кирәкми. Ул аңа кызык булырга мөмкин. Әмма ышанычлы кеше түгел икән дигән фикер дә калдырмагаегыз.

• Шуны да истән чыгармагыз: ресторанга яки башка җиргә кергәндә, ишекне ачканын көтегез. Беренче булып сез ачып кермәгез. Кая утырабыз дисә, син кая телисең, шунда диегез. Бу аңа үзен ир-ат итеп хис итәргә булыша. Кайбер егетләр, сиңа ошарга тырышып, синнән дә сорарга мөмкин. Әмма алар дөрес эшләми. Ул хәл итсен. Син аңа гына иярергә тиеш.

• Кайбер кызлар, бушка бит дигән булып, әллә никадәр әйбергә заказ бирә. Егет күп итеп ашаганын күрсә, бу миңа кыйбатка төшә дип тә уйларга бик мөмкин. Мин моны шаяртып әйтмим, ул чыннан да шулай.

• Ашаган өчен акчаны кем түләргә тиеш, диләр күп вакыт. Әлбәттә, егет кеше. Үзем түлим дияргә кирәкми. Югыйсә ул бу минем белән шулай хушлашырга җыена дип тә уйларга мөмкин. Ә инде икегә бүлеп түләргә тәкъдим итсә, түлисез. Бу очракта аның турында саран дигән нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Төрле хәлләр була, акчаны күбрәк алырга кирәклеген оныткан булырга да мөмкин.

Фотоларда Фаяз Төхбәтуллин

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотоcы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading