16+

1 сентябрьдән уку-мәктәпләрдә

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәп укучылары онлайн рәвештә белем алып мәш килде узган уку елында. Сентябрь якынлаша, бу уку елында да һаман компьютер-смартфон аша укып азапланырбызмы икән?

1 сентябрьдән уку-мәктәпләрдә

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәп укучылары онлайн рәвештә белем алып мәш килде узган уку елында. Сентябрь якынлаша, бу уку елында да һаман компьютер-смартфон аша укып азапланырбызмы икән?

Мэриядә 17 августта узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мәгариф учреждениеләренең әзерлеге мәсьләсе тикшерелгәндә әлеге сорауга ачыклык кертелде.
—Укуны гадәти режимда башлыйбыз. 1 сентябрьдә линейкалар булмый. Укытучылар һәм ата-аналар укучыларга аңлатсыннар иде: бүген үзгә шартлардагы һәм элеккечә булмаган мәктәпләргә киләбез. Укучылар социаль дистанция сакласын, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү зарур булачак, - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Башкалада быел 2 яңа мәктәп һәм 11 балалар бакчасы файдалануга тапшырыла. Совет районында 1224 урынлы күп эшчәнлек юнәлешле лицей ачыла. Яңа Савин районында “Адымнар” полилингваль үзәгенең 1224 һәм 800 урынга исәпләнгән ике корпусы сафка баса.
— Республика җитәкчелеге мәгарифкә икътисад дәрәҗәсендә игътибар бирә, мәктәпләр төзелә,-дип дәвам итте сүзен мэр Илсур Метшин.-Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычында “Адымнар” полилингваль мәктәбе ишекләрен ача. Яңа төзелә торган мәктәпләрнең җиһазланышы да башкача. Хәзерге мәктәпләр техник җиһазланышлары ягыннан - ”галәм корабы”.

Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов докладында әйтелгәнчә, Казанда быел 148 527 бала мәктәпкә килә, шуларның 20,5 меңе-беренчеләр.
Башлангыч сыйныфларда укучы 75 мең бала бушлай тукландырылачак. Россия быелдан башлап мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда укучыларны бушлай тукландыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.
—Казан мәктәпләренә беренче сыйныфка килүчеләргә башкала мэрыннан “Игелекле эшләр көндәлеге” бүләк ителә. Гадәттәгечә, 1 сентябрьдә “Тынычлык дәресе” үткәрелә. Игелек атналыгына һәм “Экстремизмга-юк!” айлыгына старт бирелә. Бөтенроссия #ВместеЯрче фестивале кысаларында “Энергияне саклау һәм экология” тематик атналыгы уза, - диде Ирек Ризванов.

Сентябрьдә 19 мең сабый балалар бакчасына тәүге мәртәбә килә, ә Казанда балалар бакчаларына барлыгы 75 мең малай һәм кыз йөри. Сабыйлар өчен 9 бакча төзелеше инде тәмамланган. Шәхси компанияләр 2 балалар бакчасы бинасын шәһәр карамагына бирә, алар 270 урынга исәпләнгән.

Казандагы мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан быел 492,3 миллион сум күчерелгән. Программа кысаларында, 4нче гимназия-интернатына комплекслы төзекләндерү башкарылган, 12 берәмлек мәктәпнең тышкы территориясе төзекләндерелгән. 18 мәктәпкә агымдагы ремонт ясалган, бу эшләргә 11,3 миллион сум тотылган.
– Башкалада 2052 бала мәктәпләргә автобусларда йөртелә. Бу - 37 маршрут. Казанга быел 11 яңа мәктәп автобусы бирелде. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт!-диде Ирек Ризванов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading