16+

1 тиен аркасында

Казаннан Гөлнур Әюповага телефон аша Яшел Үзән банкларының берсеннән коллекторлар белән куркытып язылган хәбәр килгән.

Казаннан Гөлнур Әюповага телефон аша Яшел Үзән банкларының берсеннән коллекторлар белән куркытып язылган хәбәр килгән.

Баксаң, сүз 1 тиен бурыч турында бара икән. Картадан куллану мөмкинлеге булмаганга, кредитның 1 тиене түләнми калган булган. Бу хәлләрдән соң, Гөлнур кайчандыр кредит алган Яшел Үзән банкына шалтыраткан. Аңа исә бурычын түләргә ике көн вакыт биргәннәр. 1 тиенне түләр өчен юлга күбрәк акча китәчәген аңлаткач, журналистларны җәлеп иткәннән соң гына банк хезмәткәрләре бу мәсьәләне клиентның үзе белән шәхсән хәл итәргә булганнар, дип яза «Комсомольская правда».

Коллекторлар шалтыратса 5 киңәш
1. Коллекторлар – бурыч турында мәгълүмат бирүчеләр, алардан куркырга кирәкми.
2. Закон нигезендә алар физик, психологик көч кулланырга, янарга тиеш түгел. Әгәр болар күзәтелә икән, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк.
3. Коллекторларның бурыч турында мәгълүматны чит кешеләргә хәбәр итәргә хаклары юк. Бурыч турында мәгълүматны подъезд стеналарына язып кую дөрес түгел.
4. Коллекторлар белән күрешеп аралашырга туры килсә, аларның документларын сорагыз. Мошенниклар булмасын.
5. Коллекторлар җибәргән янауларны саклап барыгыз, күрешергә туры килсә, сезгә басым ясаган кешене фотога төшерсәгез дә яхшы. Коллекторлар белән аралашканда, үзегезне җинаятьче дип хис итмәгез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading