16+

100 яшьлек Евгения Маслова бүген дә биек үкчәле туфлидә йөри

Гомерен медицинага багышланган, 75 яшенә кадәр республика клиник хастаханәсендә күз табибы булып эшләгән Евгения Масловага шушы көннәрдә 100 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, клиниканың директоры Дамир Имамиев та килделәр.

100 яшьлек Евгения Маслова бүген дә биек үкчәле туфлидә йөри

Гомерен медицинага багышланган, 75 яшенә кадәр республика клиник хастаханәсендә күз табибы булып эшләгән Евгения Масловага шушы көннәрдә 100 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, клиниканың директоры Дамир Имамиев та килделәр.

Былтыр «Шәһри Казан» газетасы журналистлары Евгения ханымның өендә кунак булган иде. Ул чакта ул безне: «Миңа авырырга ярамый, 100 яшьлегемне уздырасым бар. Үзегезне саклагыз. Кунакка килерсез», – дип озатып калды.  Шөкер, һәрчак күтәренке кәефле, ачык йөзле Евгения ханым белән кабат очрашулар насыйп булды.

Евгения Маслова Бөек Ватан сугышы ветераны. Казан дәүләт институты каршындагы Шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлауга ук аны фронтка җибәргәннәр. 24 яшьлек шәфкать туташына яралы солдатларны дәваларга, үлем белән күзгә күз очрашырга да туры килә.  

Хәрби госпитальләрдә иң авыр шартларда эшли ул. Хәтта атышлар вакытында утлар сүнеп, дөм караңгыда, керосин лампасы яктысында авыруларга операция ясый ул. Сугышта күргәннәре йөрәгендә мәңгегә уелып калган. 1941 елның ноябрендә камалышта калгач, фашист танкларыннан качканын әле дә куркыныч төш кебек искә ала.
 
 – Күктә самолетлар, җирдә танклар. Бөтен җирдә атыш. Безне дошман сазлыкка таба кысрыклый. Әсирлеккә төшмәс өчен фронтташ иптәш кыз белән 10 километр тирәсе шуышып барырга туры килде. Аннары хәрби киемнәрне салып, авыл кызлары кебек киенеп кешеләрнең бакчалары аша үзебезнекеләр янына чыктык. Ашу, эчүне уйлаган да юк. Тыныч вакытта үкчәле туфлисез йөргәнем юк иде, гел матур күлмәк кидем, толымым озын иде, сугышта исә боларның нәрсә икәнен дә оныттык. Хәтта теш пастасы күргәнебез дә булмады, иң мөһиме исән калу иде, – дип искә ала Евгения ханым.

Көньяк, Көнбатыш, Воронеж, Көньяк-көнбатыш фронтларында хезмәт иткән өчен ул II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән. Евгения Маслова – сәламәтлек саклау өлкәсенең почетлы ветераны да.
Сугыштан яраланып кайткач, Казан медицина институтын тәмамлаган. Яшьли ярәшкән, сугышны кичкән Сергей Игнатьевич белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Төпчек кызы Иринаны Евгения ханым 49 яшендә таба. Бүген ул – биш оныгы, алты оныкчыгы өчен яраткан әби.
Медицинага булган мәхәббәте канына сеңгән аның, балалары: «Хәзер дә әни йоклаганда пациентларына киңәшләрен биреп төшләнә», – диләр.

Моннан өч ел элек Евгения Маслова Бөек Җиңүнең 70 еллыгына парадка чыккан булган. Биеп, барысын да шаккатырган. Хәзер дә сокланырлык әле ул, күз тимәсен үзенә, 100 яшендә булса да биек үкчәле түфлиен салганы юк. “Кунаклар килгәндә өйдә аларны үкчәле аяк киемендә каршы алырга тырышам, биек үкчә – минем иң көчле коралым”, – ди Евгения ханым.
Барыбызга да үрнәк булган җор телле, тормышның кадерен белгән, һәр мизгелгә куанып яшәгән Евгения Маслованы без дә гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading