Шәһри Казан

100гә кадәр яшим дисәң, «Балкыш»та катнаш

Алар бәхетле картлык серен белә. Яшьтәшләренә генә түгел, яшьләргә дә өйрәнерлек әйберләр күп ветераннар арасында узган «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылардан. Иҗат белән мавыгып, алар 100 яшендә дә сәхнә идәннәрен тыпырдатып җырлап-биеп йөри.

– Буада яшәүче 101 яшьлек Фәйрүзә апабыз чатырдатып шигырь сөйли, Казанның Идел буе районы егете 94 яшьлек Николай шигырен дә, көен дә үзе яза. Үзе үк шуны сәхнәгә чыгып җырлый. Мамадыштан Ольга Петухованың җырлаганын ишетсәгез сез – Людмила Зыкина бер читтә торсын! – дип мактый конкурсантларны фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары, республиканың ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков.
Фестивальнең беренче этабы инде февраль аенда ук башлана. Март-апрель айларында зона этаплары булачак. Катнашучыларны Казан, Әлмәт, Чаллы, Кукмара, Алексеевск, Арча, Буа якларында сынаячаклар. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һәм комсомол хәрәкәтенең 100 еллык юбилеена багышланган. Май, октябрь айларында «балкыш»лыларның Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә гала-концертлары узачак.

– Әле дә хәтерлим, фестивальнең беренче елында бер катнашучы ямалган башмаклар киеп сәхнәгә чыккан иде. Аның исемен, районын әйтеп тормыйм инде. Шул вакытта мин, район җитәкчесе белән сөйләшеп, аңа яңа костюм алдырдым. Хәзер исә район җитәкчеләре ветераннар коллективларына үзләре игътибар белән карый. Катнашучыларның костюмнарына да тел-теш тидерерлек түгел. Минемчә, фестивальнең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында баруы да моңа йогынты ясады, – ди Хәбир Иштирәков.

Җиңүче коллективларга бүләкне дә Президент үзе бирә. Фестивальнең оештыру комитетын республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Фестиваль тәүге адымнарын атлаган 2012 елда 3,5 мең кеше генә катнашкан булса, узган ел катнашучылар саны 12 меңгә җиткән. Бу да аның дәрәҗәсе турында сөйли.

 – Пенсиягә чыккан кеше үз эченә бикләнеп утырырга тиеш түгел. Тормышы оныкларын балалар бакчасына, мәктәпкә илтү белән генә дә чикләнмәсен иде. Иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнү иң кулай әйбер, – диде Хәбир Иштирәков.
Башка төбәкләр дә «Балкыш»ны яратып, көтеп каршы ала. Иң истә калган Волгоград концертлары белән «Балкыш»ның I, II, III, IV дәрәҗә лауреаты Светлана Шалашова да уртаклашты.

Реклама

– Волгоград консерваториясе залында сугыш һәм тыл ветераннары өчен концерт куйдык. Алар безгә концерттан соң күз яшьләре белән рәхмәт әйтте. «Татарстан шундый концерт алып киләсен белгән булсак, консерватория генә түгел, зур бер стадион бирер идек», – дип озатып калдылар. Мәскәүдә дә хисап концертлары бирәбез. «Балкыш» – тормышымның матур, зур бер сәхифәсе ул. Инде олыгаеп бүтән чыгыш ясый алмаслык булгач та, ул безнең күңелләрдә мәңге калачак, – ди Светлана Шалашова.
«Балкыш» – гомере буе сәхнә дип хыялланып та, тормышларын иҗатка багышлый алмаганнар өчен хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге ул. Аның ярдәмендә 31 хор коллективы халык коллективы исемен алды, ике солист атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә.

– Мин катнашучыларны гел читтән карап торырга яратам. Концерт башланганчы, көчкә йөри алар. Ә сәхнәгә чыккач инде бии үк башлыйлар. Аларны сәхнә яшәтә, – ди фестивальнең жюри рәисе Шамил Әхмәтҗанов.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, республика халкының 24 проценты – пенсия яшендәге кешеләр. Республикада өлкәннәрнең картлыкларын бәхетле итү өчен авыл, район мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чаралар оештырылып килә. «Жизнелюб» проекты 12 мәдәният йортында, ике китапханәдә эшли. Анда өлкәннәр йорт хуҗалыгы, бакчачылык, театр сәнгате, бию, вокал, сәламәт яшәү, хәтта фото сәнгате серләренә төшенә. Ел дәвамында, «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия проекты кысаларында, картлар йортында концертлар куела.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 декабрь 2017 - 17:50
    Без имени
    Я тоже хочу, куда обращаться?