16+

103 яшьлек Гайникамал әби Мәүлиева: «105 яшьлек юбилеема килерсез»

Мөслим районының Яңа Сәет авылында яшәүче Гайникамал әби Мәүлиевага 103 яшь тулган. Туган көне белән котларга килгәннәрне ул 105 яшьлек юбилеена да чакырып калган.

103 яшьлек Гайникамал әби Мәүлиева: «105 яшьлек юбилеема килерсез»

Мөслим районының Яңа Сәет авылында яшәүче Гайникамал әби Мәүлиевага 103 яшь тулган. Туган көне белән котларга килгәннәрне ул 105 яшьлек юбилеена да чакырып калган.

Көр күңелле Гайникамал әби килене Рәмзилә апа тәрбиясендә яши.

– Янымда иптәшкә киленем бар, рәхмәт аңа, карый-тәрбияли, оныклар да гел кайтып, хәл белешеп йөриләр, – ди ул.

Гайникамал әбинең тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Алты яшендә булганда әнисе үлеп киткән. Әтиләре икенче хатынга өйләнгән. Ул балаларны караган, какмаган-сукмаган, матур гомер иткәннәр. Әби колхозда ипи салучы булып эшләгән. Ятимлекне дә, ачлык-ялангачлыкны да күргән. Иң авыры иренең сугыштан әсирлектән кайтканнан соң була. Тормыш иптәше Миргалим сугышка китә. Гайникамал ике баласы белән үзе генә кала. Ире сугышта әсирлеккә эләгә һәм аннан 1947 елда гына котылып кайта.

– Әтигә бик авыр булды, ул чорда әсилектән кайтканнарга шикләнеп карыйлар иде бит. Җиңү бәйрәмендә сугыш ветераннарына күчтәнәчләр тараталар иде. Шул вакытта капка төбендә утырган җиреннән күңелсезләнеп өйгә кереп китә иде, – дип сөйли Рәмзилә апа.
Гайникамал әбигә бер-бер артлы ике баласын да җирләргә туры килгән. Ике улының, әтиләре кебек үк, гомерләре озын булмаган.

Озын гомерле булуына килгәндә, әби аны нәселләренә бәйләп карый. Әтисе 100 яшькә җитеп, апасы 97 яшендә үлгән. Килене әйтүенчә, Гайникамал әбинең хәтере әле бик шәп, күзлексез гәҗит тә укый, телевизордан яңалыкларны карап бара. Һава торышы белән дә бик кызыксына икән. Өйдә генә утырса да, урамда ничә градус суык булуы турында гел сорашып тора ди. Әби эссе мунчаны да ярата икән.

– Мунчаны яккач, аның кызу чагында иң беренче ул керә. Рәхәтләнеп чабынып чыга. Эшкә киткәндә, аш куеп калдырам. Ул мин кайтканчыга шулпаны пешерә, чәй куеп көтеп тора. Әнигә бик рәхмәтлемен, балаларны үстереште, тәрбияләргә булышты, – ди килене Рәмзилә апа.
Гайникамал әбинең алты баласыннан унике оныгы, алты оныкчыгы бар. Бер оныгының да баласы бар икән инде. Әбигә нәкъ 100 яшь тулган көнне оныгы Әсилә туган. Аллага шөкер, нәсел дәвамчыларым бар, барысы белән горурланам, исән генә була күрсеннәр, ди гасыр чордашы.

 

Фото: muslumirc.ru

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading