16+

108 яшен тутырган Татарстан әбисенең озын гомер сере нидә?

Биектау районында яшәүче Анна Емельяновага 108 яшь тулды.

108 яшен тутырган Татарстан әбисенең озын гомер сере нидә?

Биектау районында яшәүче Анна Емельяновага 108 яшь тулды.

Ул – Татарстанның иң өлкән кешесе, дип яза “Биектау хәбәрләре”.
Анна Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районы Каймар авылында туа. Аларның гаиләсе ныклы хуҗалык тоткан була. Хәтта алпавыт Баратынский да Анна Ивановнаның бабасыннан атлар сатып алган. Анна Емельянова күп балалы гаиләдә үсә: аның өч кыз һәм дүрт ир туганы була. 22 яшендә кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Катлаулы тормыш юлына һәм борчу-мәшәкатьләргә дә карамастан, Анна Ивановна үзен бәхетле кеше дип саный. Аның төп байлыгы – дүрт оныгы, алты оныкчыгы һәм оныкчыкларының өч баласы. Еракта яшәүләренә дә карамастан, алар әбиләрен ярата һәм аның турында беркайчан да онытмыйлар.
Анна Ивановна, озак яшәүнең сере – гаиләнең чиксез мәхәббәте һәм кайгыртуы, ди.

Фото: Высокогорские вести

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading