Шәһри Казан

13 балалы гаилә машиналы булды

"Мин дә әти-әнисез үстем. Башта үзебезнең балаларны тәрбияләдек. Тормыш иптәшем белән балачак хыялым белән уртаклаштым. Быел беренче балабызны тәрбиягә алуга 15 ел була".

Актаныш районында яшәүче Венера һәм Алмаз Сабитовлар 13 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар “Идел буеның уңышлы гаиләсе” бәйгесендә катнашып җиңү яулаганнар. Бүген аларга тантаналы рәвештә, машина ачкычы бирделәр.

Алмаз һәм Венера 35 ел бергә гомер итәләр. Аларның зур гаиләсендә 13 баланың 8е тәрбиягә алынган. Балаларның иң өлкәненә - 32, ә иң кечесенә 9 яшь. 
- Машина турында күптән хылланган идек. Бу безнең өчен бик зур бүләк, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Тату гаиләнең сере - ышанычта. Тормышның бөтен матурлыгы, яме балаларда. Кешеләр: “Аллаһ ярдәм бирсен”, - диләр. Без, киресенчә, алар белән яшьлеккә әйләнеп кайтабыз. Мин дә әти-әнисез үстем. Башта үзебезнең балаларны тәрбияләдек. Тормыш иптәшем белән балачак хыялым белән уртаклаштым. Быел беренче балабызны тәрбиягә алуга 15 ел була, - диде Венера Сабитова.

Реклама

- Бергә булгач, яшәргә рәхәт. Эш, укуны тәртипкә салам. Сәяхәткә чыгу, вакытны үткәрү дә минем өстә. Балалар тормышыбызның мәгънәсе, - диде Алмаз Сабитов.

Илгизә Галиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: