16+

«14..30» автобусы: урын җитәрме?

12 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте Татарстан районнары буйлап сәяхәткә кузгала. «Автобус 14..30» акциясе яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен уздырыла.

«14..30» автобусы: урын җитәрме?

12 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте Татарстан районнары буйлап сәяхәткә кузгала. «Автобус 14..30» акциясе яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен уздырыла.

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов фикеренчә, әлеге ­акция ачыктан-ачык сөйләшү форматында уздырылуы белән үзенчәлекле.
–Без яшьләргә үз идеяләрен чынга ашырырга мөмкинлек тудырырга тиеш. Шуңа күрә акция кысаларында Татарстанның барлык районнарына сәяхәт итәчәкбез. Акция мәктәп укучылары, көллият һәм университет студентлары, 30 яшькә кадәрге яшьләр һәм яшь гаиләләр өчен билгеләнгән. Шул исәптән ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурста катнашучылар һәм җирле яшьләр үзидарәсе оешмасы активистлары да катнаша ала. Чарага үзебез дә барырга тырышабыз, шулай ук муниципаль район башлыкларын да чакырып калабыз. Ә иң мөһиме – алар барысы да «галстуксыз» булачак.  Кайбер районнарда яшьләр белән сөйләшүдән тыш, мавыктыргыч чаралар, спорт ярышлары, фес­тивальләр уздырылыр дип көтелә. Без районнарга күңел ачу өчен түгел, ә яшьләрнең фикерен тыңлап, аларны борчыган сорауларга җавап эзләячәкбез. Аларның үз позицияләре, проблемага карашлары булырга тиеш, – дип белдерде министр журналистларга.

Акция азагында ТР Яшьләр эш­ләре министрлыгы бәхәстә күтәрелгән проблемаларны хәл итәргә алыначак, яшьләрнең тәкъдимнәрен чынга ашыру юнәлешендә эшләячәк. Ә ул проблемаларны язып бару өчен махсус карта да булдырылган. Район яшьләре үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен шунда яза ала. Чараның ни дәрәҗәдә күңелле узуы турында ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сөйләде:

–Бу акция, дөресен әйткәндә, «бренд»ка әйләнде. Дискуссиядә нинди темалар булачагын яшьләр үзләре кызыксынып сорый башлады. Ә чарага килгәндә, без гади генә автобуста сәяхәт итмибез. Ул хәзерге вакытта матур төсләргә бизәлгән килеш тора. Ә районнарга баргач, яшьләр аны үзләре тулыландырачак. Кире әйләнеп кайтканда тагын да матураер дип уйлыйбыз. Беренче сәяхәтебез Пит­рәч, Олы Әтнә һәм Арча районнарыннан башлана. Автобуста барлыгы 15 кешелек команда барыр дип көтелә. Алар – фотограф, видеограф, дизайнер һәм башка актив яшьләр.

Рәфидә Галимҗанова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading