16+

1,6 млн сумга Манижа, Кәлимуллина һәм Мубай: “Итил” нәрсәсе белән истә калыр?

Фестивальнең беренче көнендә “Евровидение” йолдызы Манижа  җырлавы көтелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның 40 минутлык чыгышы 1,6 сум тора.

Фестивальнең беренче көнендә “Евровидение” йолдызы Манижа  җырлавы көтелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның 40 минутлык чыгышы 1,6 сум тора.

25-26 сентябрь көннәрендә Казан кабат мәдәни үзәккә әйләнәчәк. Мәдәни үзәк кенә түгел, Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларын берләштергән фестиваль булачак ул! Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәнен дә исәпкә алып, Казан җитәкчелеге "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда "Итил" яңа этник мәдәният фестивале үткәрә.

“Туган телләр, Идел буе халкы, Казан халкы дигәндә, без татар һәм русларны гына түгел, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортларны да күздә тотабыз”, - дип сүз башлады башкала мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Аның сүзләренчә, фестивальне атна дәвамында үткәреп, һәр көнне бер милләткә багышларга планлаштырган булганнар. Әмма аннан соң бу нияттән кире кайтканнар. Пандемия дә “кысылмый” калмаган. Июль аенда узасы фестиваль сентябрьгә күчерелү сәбәпле, программада да үзгәрешләр кертелгән. Шуңа да быел гамәлгә ашырылмый калган идеялар киләсе елда халыкка тәкъдим ителәчәк. Димәк, “Итил” фестивале дәвамлы булачак. Сүз уңаеннан, фестивальне башка шәһәрләрдә үткәрергә ниятегез юкмы дигән сорауга, Гүзәл Сәгыйтова үзебездә башлаганны башкаларга бирәсе килми, дип җавап бирде.

Фестивальдә ике сәхнә эшләячәк. Берсендә бары милли стильдә иҗат итүче яисә иҗатларында милли музыка коралларын файдаланучы музыкантлар, артистлар чыгыш ясаячак. Безнең Татарстанда мондый башкаручыларга кытлык юк, диярлек. Бигрәк тә соңгы ике-өч елда миллилеккә тартыла торган иҗади яшьләр күренә башлады. Ә менә Идел тирәсендә урнашкан башка төбәкләрдә милли стильне үз итүчеләр аз булып чыккан һәм оештыручыларга андый төркемнәр, башкаручыларны табу өчен ярыйсы ук тир түгәргә туры килгән. Фестивальнең әле беренче тапкыр гына үткәрелеп, даны таралмаган булу да роль уйнагандыр.

Икенче сәхнә мастер-классларга бирелә. Бирегә килеп, төрле милли биюләр өйрәнергә, ә сабыйларга “Нәни принц” спектаклен тамаша кылырга мөмкин.

Танылган артистлардан, “Мубай”, Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов, Анастасия Макарова чыгыш ясаячак. Фестивальнең беренче көнендә “Евровидение” йолдызы Манижа  җырлавы көтелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның 40 минутлык чыгышы 1,6 сум тора.

“Манижаның Идел буе халыкларына нинди мөнәсәбәте бар, дигән сорау да булды. Манижаның әле Казанда булганы юк. Ул фестивальгә игътибарны юнәлтү өчен дә чакырылды. Әлбәттә, минем татарстанлыларны, башкортстанлыларны күбрәк күрәсе килгән иде. Без һәрберсенә берәр чыгыш бирдек, дияргә мөмкин. Яшермибез, безнең өчен бу зур сумма. Ләкин зуррак та суммалар бар. Бу җырчы нәкъ менә үзенең культурасын, традицияләрен заманча калыпта эшли ала һәм безнең Татарстаныбыз өчен дә бу яктан үрнәк булып тора”, - дип җавап бирде Гүзәл Сәгыйтова “Шәһри Казан” журналистына бу уңайдан.

Күршеләребезнең тәмле ризыкларыннан авыз итеп, кул эшләре белән танышып, аларны өйрәнеп, күңел ачасыгыз килсә, ял көннәрендә Казансу тирәсен урап узмагыз. Күңелле һәм файдалы булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X