16+

175 нче гимназиядә атыш корбаннары арта

Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә үлүчеләр саны тагын бергә артты.

175 нче гимназиядә атыш  корбаннары арта

Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә үлүчеләр саны тагын бергә артты.

Бүген Казанның 175 нче гимназиясендә һәлакәт нәтиҗәсендә 7 укучы һәлак булды: 4 малай һәм 3 кыз бала. Алар 8 нче сыйныф укучылары.

Шулай ук җинаятьче 26 яшьлек инглиз теле укытучысын да атып үтергән.

Кызганыч, әмма корбаннар саны тагын бергә артты.

“Хәзерге вакытка булган хәбәрләрне җиткерәм. Без 7 баланы югалттык. Бу 8 нче сыйныф укучылары. 4 малай һәм 3 кыз. Тагын бер укытучыны югалттык. Моннан тыш тагын бер хезмәткәр хатын-кызны югалттык. Гомумән алганда, 9 кешене югалттык”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Яраланган 18 укучы Республика балалар хастаханәсенә озатылган. Араларында бик авыр хәлдәгеләре дә бар.

Шулай ук 3 олы кеше Казан хастаханәләренә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading