16+

1928 елда СССРда барлыгы 4,6 млн агач сука булган, яки музейга сәяхәт

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урнашкан музейга пресс-тур оештырылды

1928 елда СССРда барлыгы 4,6 млн агач сука булган, яки музейга сәяхәт

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урнашкан музейга пресс-тур оештырылды

Музей 2015 елдан бирле эшләп килә. Музей җитәкчесе Наил Сабиров музейга экспонатларның бөтен республикадан җыелуын һәм аларның авыл хуҗалыгындагы барлык тармакларны үз эченә алуын билгеләп үтте. Ветеринария, мелиорация, умартачылык һәм башка юнәлешләрнең үз почмагы бар.1928 елда СССРда барлыгы 4,6 млн агач сука булган. 1890 елда тимер суканың бәясе 40 сум торган. Чагыштыру өчен: ул елларда бер сыерны өч сумга алып булган.

Бер почмакка агач кашыклар куелган. Бактың исә элек кыш көне, колхозчыларга эш булсын дип, төрле эшләнмәләр ясатканнар икән. Җитен комбинатына, тегү фабрикаларына кирәкле материаллар да колхозларда эшләнгән.
Эш кораллары арасында агач һәм тимер сукалар да бар.

Теләче районының атаклы сыер савучысы - Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәбирова сауган саву аппараты да урын алган.

Музейга килүчеләр колхозларга бөтенләйгә куллануга биргән җир турындагы актны, 1918 елгы нәселле терлекчелек турындагы декретны да күрә ала. 1874 елда Казанда ветеринария институты ачыла. Шуның беренче чыгарылышы фотосы да урын алган музейда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading