16+

2 мең кешедә ялган белешмә ачыкланган

Халыкның үзизоляция режимын тиешенчә саклауларын республикада барлыгы 3000гә якын хокук сакчылары күзәтә. Алар арасында Росгвардия оешмасы хезмәткәрләре дә бар.  Хокук сакчылары медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар белән тулысынча тәэмин ителгән.  

2 мең кешедә ялган белешмә ачыкланган

Халыкның үзизоляция режимын тиешенчә саклауларын республикада барлыгы 3000гә якын хокук сакчылары күзәтә. Алар арасында Росгвардия оешмасы хезмәткәрләре дә бар.  Хокук сакчылары медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар белән тулысынча тәэмин ителгән.  

 

Зур шәһәрләргә керү, чыгу  юлларында 81 пост куелган. Әле узган атнада гына полиция республикабыз районнарында 1500дән артык торак пунктны тикшерде.

“Төп максат – авыруны кисәтү. Тырнак астыннан кер эзләмибез, үзизоляция режимын бозучыларны махсус эзләп йөрмибез. Андыйлар ачыкланган очракта, кисәтергә, смс рөхсәттән файдаланырга өйрәтәбез. Әгәр инде тәртип бозучы үзен оятсызларча тотса, гаебен танымаса,  йә җитди закон бозу турында сүз барганда, штраф салына”, – ди полиция начальнигы, Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов.
 

 Үзизоляция режимы белән бәйле тәртип бозуларга килгәндә, эшкә йөрергә рөхсәт биргән барлыгы 27 мең белешмә тикшерелгән. Аларның ике меңе ялган булып чыккан. Казанда, Яшел Үзәндә мондый ялган документларны ясап акча эшләүче дүрт кешене тоткарлаганнар. Кайбер кешеләрнең белешмәләре тиешле таләпләргә туры килмәгән, күбесенең справкада күрсәтелгән  эш урынында эшләмәве ачыкланган. Шулай ук смс рөхсәтне хәйлә белән бер беренә җибәрүчеләр дә барлыкка килә башлаган. Хокук сакчылары бу тәртип бозу белән көрәшә. Хәзер алар смслар өчен үзләренең эчке кодларын булдырганнар. Шуның нигезендә, смсның чынлап та тиешле хезмәттән килгәнме, әллә танышы гына җибәргәнме икәнен ачыкларга була. Чит илдән кайтучы, 14 көн дәвамында үзизоляция режимын катгый сакларга тиешле кешеләрне, алар белән элемтәдә булучыларны да күзәтү астында тота хокук саклаучылар. Бүген чит илдән кайткан 400дән артык кеше карантинда исәпләнә.  
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading