16+

20 градуслы җылылар кабат «кайта»

Киләсе атнада Татарстанда 15-20 градус җылы көтелә.

Бу хакта төбәк Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

Гомумән алганда, синоптиклар фаразлавынча, 2019 елның язгы-җәйге чоры уртача янгын куркынычы сезоны булачак. Уртача айлык һава температурасы һәм явым-төшемнәр саны нормага якынча туры киләчәк. Бары тик июньдә генә явым-төшемнәр нормадан азрак булачак, дип өстәде докладчы.

Киңәшмәдә шулай ук май аеннан июль аена кадәр урман янгыннарының максималь саны көтелә, дип әйтелде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading