16+

2018 ел ахырына кадәр ташламалы кредит алып калырга мөмкин

Эшкуарларның микрокредитларны 2018 елның 31 декабренә кадәр ташламалы процентларда алып калу мөмкинлеге бар.

2018 ел ахырына кадәр ташламалы кредит алып калырга мөмкин

Эшкуарларның микрокредитларны 2018 елның 31 декабренә кадәр ташламалы процентларда алып калу мөмкинлеге бар.

Бу яңалыкны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасының эшкуарларга булышлык фонды” коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов хәбәр итте.

- Моңа кадәр кредитлар еллык ставканың 8 проценты чикләрендә бирелә иде. Ставканы 7,5 процентка төшерү тәкъдиме керттек, безнең башлангычны республиканың Икътисад министрлыгы хуплады. Кредитлар элек авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продукциясе җитештерүчеләргә генә бирелгән булса, хәзер сәүдә тармагында эшләүчеләргә дә бирелә, - диде Айдар Салихов.

Эшкуарларга 100 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр кредит өч ел срокка дәүләт тарафыннан бирелә. Фондның микрофинанслау үзәге җитәкчесе Рафаэль Шариев аңлатканча, кредитны озак вакыт дәвамында кире кайтарырга мөмкин ягъни катгый бер чик куелмый. Кредитны кире түләгәндә 12 айга туктап тору (отсрочка) хокукыннан да файдаланып була.

- Фонд 2014 елда оештырылды, шул вакыт эчендә 1,1 мең микрозайм бирелде, бу - 1,6 миллиард сум. Без эшкарларга укулар да үткәрбез, товарларын экспортка чыгарышырга да булышабыз, - диде Айдар Салихов.

- Кредит алучыларның әлегә 20 проценты гына авыл вәкилләре. Авыл эшкуарларын активрак булырга чакырабыз, - диде Рафаэль Шариев.
Килешүләр төзү өчен 8 (843) 524-90-90 телефоны аша белешергә, шулай ук Казанның Мәскәү урамындагы 55нче йортка, Фондка мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading