16+

2020 елда ана капиталы ничек артачак

Берничә елдан аның күләме 500 мең сумнан югарырак булачак.

2020 елда ана капиталы ничек артачак

Берничә елдан аның күләме 500 мең сумнан югарырак булачак.

Быелның 1 гыйнварыннан ана капиталы соңгы өч елда беренче тапкыр индексацияләнә. Арту 3 процент  (бу фаразланган инфляция дәрәҗәсе) тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә аның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Ул алдагы өч елда да үсәчәк. 2022 елда аның күләме 500 мең сумнан югарырак булыр дип көтелә.

Сүз уңаеннан, икенче яки аннан соңгы балалары туган барлык гаиләләр дә ана капиталы алу өчен Россия Пенсия фондына килми икән. Сертификат алырга “теләмәүчеләр” 14 процент тәшкил итә, дип яза “Российская газета”.

Традиция буенча, күпчелек гаиләләр ана капиталы ярдәмендә торак проблемасын хәл итүне өстен күрә. Хәер, узган ел вазгыять үзгәрә башлаган. Әгәр 2019 елга кадәр гариза язган кешеләрнең 90 проценты бу акчаны торак шартларын яхшыртуга юнәлдерүне сораган булса, узган ел инде 20 проценттан артыгы аны балаларның белем алуына тотарга теләк белдергән. Ә торакка – 70 проценттан азрагы.

Фото: Анна Арахамия

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading