16+

2020 елга еллык ЙОЛДЫЗНАМӘ

Күсе елында безне ниләр көтә соң?

Күсе елында безне ниләр көтә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

2020 ел – Кучкар өчен яңа җиңүләр һәм казанышлар чоры. Быел язмышыгызны тамырдан үзгәртүгә сәбәпче шанслар туып кына торачак. Сездән бары тик куркып калмау һәм кыю рәвештә алга бару гына сорала. 2020 елда Кучкарларның күбесенә моңарчы күз алдына да китерә алмаган биеклекләргә ирешү, карьерада уңыш казану, социаль статусын үстерү, талантларын бөтенләй икенче төрле юнәлештә куллану мөмкинлеге елмаячак. Хыялга юлны ябучы бердәнбер каршылык - кирелегегез булырга мөмкин. Вакыйгаларны ашыктырмаска, хәтта иң катлаулы ситуациядә  дә тыныч булырга тырышыгыз.

Тагын бер мөһим момент - сезгә рәхәтлек бирә торган шөгыльләрне барлагыз әле. Бәлки сез рәсем ясарга яратасыздыр? Яки биергә?  Ул шопинг булырга да мөмкин. Боларның берсен дә бушка вакыт әрәм итүгә санамагыз. Моның нинди зур нәтиҗәләргә илтүен әле сез күз алдына да китерә алмыйсыз.

Ел хисле, романтик маҗараларга бай булырга вәгъдә итә. Бу гомерлек мәхәббәтен эзләүче Кучкарлар өчен бик яхшы чор. Максималист булу сәбәпле сезгә идеаль тормыш иптәше табу җиңел түгел. Интуициягезгә ышаныгыз.  Әгәр гашыйк булсагыз  хисләрегезне күрсәтергә курыкмагыз. Шәхси тормыштагы иң зур үзгәрешләр елның икенче яртысына туры килә. Гаиләле Кучкарлар  өчен бу сынау елы булырга мөмкин, чөнки күп еллар буена тупланган яшерен канәгатьсезлекләр көтмәгәндә тышка ташып чыгарга мөмкин.

 Яз башыннан финанс өлкәсендә күтәрелеш башланачак, ул сезгә үз-үзегезгә ышаныч өстәячәк. Күптән хыялланган нәрсәгезне - коттедж, дача яки яңа автомобиль сатып алу мөмкинлеге туачак.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

2020 ел Үгезбозауларның тормыш турындагы күзаллауларын тулысынча үзгәртәчәк. Булачак вакыйгалар күңелле һәм көтелмәгән сюрпризларга “төрелгән” булачак. Иң кыю теләкләрегезне дә тормышка ашырырга курыкмагыз, үзегезне яңа проектларда сынап карагыз. Үгезбозаулар - табигатьтән реалист, әмма 2020 ел сезне хыялларның тормышка ашуына ышанырга мәҗбүр итәчәк.

2020 ел Үгезбозауларның язмышында хәлиткеч ел дисәң дә була. Нәкъ менә быел киләчәктә булачак казанышларның нигезенә фундамент салыначак. 2020 ел белән Үгезбозау буйсына торган Җир стихиясе идарә итә, димәк, сезне карьера үсеше һәм финанс иминлеге чоры көтә, дигән сүз. Янәшәгездә теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер кешеләр барлыгын үзегез дә сизәрсез, шуңа күрә тормышыгызны тамырдан үзгәртүдән курыкмагыз, тәвәккәл булыгыз. Быел сезнең барысы да килеп чыгачак! Иң мөһиме - алдыгызда ачылган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмау. Бу ел гаилә кору, балалар туу, яңа яшәү урынына күчү өчен уңайлы. Узган еллардагы барлык проблемалар да хәл ителәчәк, яки алай ук куркыныч булып тоелмаячак.

Гаиләле Үгезбозауларның ир-хатын, балалар, туган-тумачалар белән бәйле мәшәкатьләр бераз ачуын китерер. Кызып китү гадәтен бетерсәгез, ел буе кадер-хөрмәттә, тынычлыкта яшәрсез. Буйдак Үгезбозаулар гыйнвар аенда ук мәхәббәтен очратып, баш-аягы белән онытылмас романтик мөнәсәбәтләргә “чумачак”. Ә менә мөнәсәбәтләрнең дәвамлы булу-булмавы сездән торачак.
Үгезбозаулар зиннәтле тормыш ярата һәм еш кына бер мизгеллек рәхәтлекләр өчен саллы гына акчалар туздыра. Бюджетыгызны планлаштырып, акчаның бер өлешен киләчәк перспективалар өчен җыеп-төйнәп куйсагыз, отарсыз.

2020 елда Үгезбозауларның  энергиясе ташып торачак, ләкин алны-ялны белмичә эшләү иммунитет какшауга китерергә мөмкин. Йомшак урыннар: ашказаны-эчәк тракты һәм сидек-җенес органнары системасы.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

2020 ел Игезәкләр өчен - күчеш чоры. Күп нәрсә сезнең үзегездән, үз-үзегезгә ышанычыгыздан һәм кыюлыгыгыздан торачак. Әгәр дә сезнең бөтен нәрсәне ташлап, тормышыгызны башкача башлыйсыгыз килә икән, башлагыз! “Мин һичшиксез уңышка ирешәчәкмен” дигән максат куеп, аның тормышка ашачагына чын күңелдән ышансагыз, Күсе сезгә җиңү бүләк итәчәк. Ә менә үзгәрешләрдән качарга тырышкан Игезәкләр, тормышын яхшы юнәлешкә борып җибәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырачак. Телиләрме, теләмиләрме, 2020 ел Игезәкләргә тормышның барлык өлкәләрендә дә күп үзгәрешләр китерәчәк. Иң мөһиме, яңалыклардан курыкмау, нәрсә генә булса да, аның минусларын түгел, ә плюсларын санау.

Юпитер белән Сатурн Игезәкләрдән зур оешканлык таләп итәчәк. Беренче планга әти-әниләр, туганнар белән мөнәсәбәтләр чыгачак. Шулай ук дуслар арасында каршылыклар һәм аңлашылмаучанлыклар булырга мөмкин.

Елның беренче яртысы теләсә нинди кардиналь үзгәрешләр, төрле сәфәрләр, очрашулар, яңа, күңелгә ошаган эш эзләү өчен уңайлы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу чорда сезгә җитәкчелек белән дә, кул астында эшләүчеләр белән дә яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу кыен булачак. Шуңа күрә сак булыгыз һәм тикшерелгән, ышанычлы кешеләр белән эш итегез.

Елның икенче яртысында Игезәкләргә оештыру сәләтен күрсәтергә туры киләчәк. Үз өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз. Бу сезгә үз эшегезне ачарга бик яхшы мөмкинлек бирәчәк.

2020 елда Игезәкләр өчен шәхси тормыш беренче планга чыгачак. Венера планетасының йогынтысында романтик мөнәсәбәтләргә “кереп батуыгызны” сизми дә калырсыз. Гаиләле Игезәкләрнең гаиләсендә исә тотрыклылык хөкем сөрә. Бәлки, шуңа күрәдерме, аларның яңадан гашыйк булып карыйсы, яшьлеген искә төшерәселәре килә.  Ләкин яңа мәхәббәт чоңгылына чумарга, башны югалтырга кирәкми, чөнки иртәме-соңмы хыянәт ачылачак, ә якын кешегез белән мөнәсәбәтләрегез бөтенләйгә бозылачак. Иң яхшысы - булган мөнәсәбәтләргә яңалык кертү.

Күсе Игезәкләргә экономияләргә һәм тагын бер тапкыр экономияләргә киңәш итә. 2020 елда чыгымнарның катгый контрольдә тотарга кирәк булачак. Аның каравы, әгәр кредит яки бурычларыгыз бар икән, көзгә аларны түләп бетерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Игезәкләр - шактый каршылыклы шәхесләр. Бер яктан, хастаханәгә йөрергә яратмыйлар, икенче яктан, үзләре дә сизмичә реклама кармагына кабалар һәм төрле БАДлар кулланырга яраталар. Йолдызлар сезгә дөрес тукланырга, майлы, әче-төче ризыклардан тоелырга киңәш итә, чөнки, ашказаны белән  проблемалар туарга мөмкин.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кысла билгесе астында туган кешеләрне 2020 елда күп кенә яңа мөмкинлекләр һәм хәлиткеч вакыйгалар көтә. Үзгәрешләр һөнәри һәм шәхси өлкәгә дә кагылачак. 2020 елда үз өстендә эшләргә һәм билгеләнгән максатка таба барырга әзер булганнар зур уңышка ирешәчәк, ә Күсе сезгә хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

2020 ел башлану белән Кыслалар үзләрендә көч, энергия артуын тоячаклар. Күпләрнең яңа аралашу даирәсе барлыкка киләчәк яки иске дуслар арасында үзен бөтенләй икенче төрле яктан күрсәтеп, алар алдында абруй казаначаклар. Кыслалаларның 2020 елга төп бурычы – күңел тынычлыгы табу. Сезнең эчке байлыгыгыз, чыннан да, бетмәс-төкәнмәс. Моның дәлиле - сезнең тирән һәм нечкә хисләр кичерә белү сәләтегездә күренә. Үзегезне ничек бар, шулай кабул итегез.

Хисләрегезне күрсәтүдән курыкмагыз, аларны битлек астына яшермәгез. Сезнең өчен эчке ышаныч күпкә мөһимрәк. Нәкъ менә аның булмавы, кешеләргә ошыйм дип, үзегез турында уйламыйча, үз-үзегезне корбан итүгә барырга мәҗбүр итә.
Әмма, 2020 ел сезне үзгәртәчәк! Уран һәм Юпитер йогынтысында, үзегезгә ышаныч барлыкка киләчәк, талантларыгыз һәм сәләтләрегез танылачак һәм лаеклы бәяләнәчәк.

Яз җитү белән Кысланың энергиясе тагын да артачак. Күңел күтәренке булгач, эшләре дә җырлап барачак, шәхси тормышта да бары тик сөенечләр генә көтә. Ирекле Кыслаларга йолдызлар 2020 елда гаилә коруны күздә тоткан романтик очрашулар фаразлый. Әмма сезнең кәефегезнең гел алмашынып торуы шәхси тормышыгызга да йогынты ясамый калмый. Әле яңа гына кияүгә чыгарга (яки өйләнергә) хыялланган Кысланың ярты сәгатьтән ялгызлыкта булырга теләве, максатына ирешүгә киртә булып торырга мөмкин.

2020 ел акча эшләү шактый уңышлы булачак. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр яңа элемтәләр урнаштырачак. Зур табышлар елның-ел буена сөендереп торачак. Кыслаларга быел бурычка акча бирмәве хәерлерәк, чөнки тиз генә кайтармаячаклар.
Кыслаларның сәламәтлеге күбесенчә кәефкә бәйле. Әгәр сез шат күңелле һәм бәхетле икәнсез, сезне авырулар әйләнеп үтәчәк. Шуңа күрә, ыгы-зыгыдан качарга, күңелегезгә ошаган эш белән шөгыльләнергә һәм эчке халәтегезнең мөһимлеге турында онытмаска кирәк.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арыслан өчен 2020 елны җиңел дип әйтеп булмый, әмма ул аның өчен гадәттән тыш мөһим ел булачак. Арысланнарга яңа һөнәр үзләштерергә, хәтта кайбеләренә чит илгә күченеп китәргә дә туры килмәгәе. Бу ел максатларыгызны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Сез берничә эшне берьюлы эшләргә һәм җиңел генә башкарып чыгарга күнеккәнсез, ләкин берничә юнәлешне колачлау һәрвакытта да теләгән нәтиҗәгә китерми. Чөнки масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен вакыт кирәк. Яңа, зур проектларга кыю алыныгыз, үз потенциалыгызны ачыгыз. Уңыш сезнең якта. Үзегезнең көчсез якларыгыз өстендә эшләгез. Бу – сезнең өчен үсеш, җиңүләр һәм үзгәрешләр чоры. Арысланнар иҗади сәләтләрен тулысынча ача алачак. Үзегезнең сәләтегезне җиргә күммәгез, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышыгыз.

Гаиләле Арысланнар сөйгәннәре белән үзара аңлашып яшәүдән тәм табачак, мәхәббәт диңгезендә коеначак. Арысланнар капма-каршы җенес вәкилләренең игътибарын яратсалар да, тормыш иптәше белән чын-чынлап бәхетле булсалар, хыянәт турында гына түгел, җиңелчә флирт турында да уйлап та карамаячаклар. Гаилә учагы элеккечә дөрләми дип санаучылар да, теләсәләр, хисләрен яңарта, мөнәсәбәтләрне саклап кала алачаклар.

Арысланнар өчен 2020 ел яхшы, тотрыклы финанс хәле вәгъдә итә. Сез бөтен эшне үз өстегезгә өяргә, үзегез генә эшләргә күнеккәнсез. Әгәр матди якны яхшыртырга телисез икән, хезмәттәшлеккә игътибар итегез.
Арысланнар тумыштан бик яхшы сәламәтлеккә ия һәм аны саклауны кирәк дип санамыйлар. Быел Арысланнарга төрле сәбәпләр аркасында сәламәт яшәү рәвеше алып бара башларга туры киләчәк. Эшне һәм ялны чиратлаштырырга кирәк.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

2020 ел Кызларга иҗади казанышлар, күңелле сюрпризлар алып килә. Күпләр өчен ул ахыры бәхетле тәмамланган әкияткә охшаячак.  Кыз беркайчан да эшсез утырмый, әмма быел аның эше тагын да күбрәк булачак. Кызлар үзләрендә көч һәм энергия ташкынын тоя һәм планнар төзеп генә калмый, аларны гамәлгә дә ашыра. Бөтен нәрсә дә җиңел генә бирелмәячәк, билгеле. Кызлар йолдызлыгында булган Сатурн кыенлыклар һәм киртәләрне әзерләп кенә торачак. Әмма ул Кызларга тәҗрибә тупларга, характерларын чыныктырырга ярдәм итәчәк.

2020 ел - көнчыгыш календаре циклының башлануы һәм ул Кызлар өчен алдагы 12 елга йогынты ясаячак. Ел төрледән-төрле тәэсирләргә бай булачак. Моңа яңа танышулар да, көтелмәгән ачышлар да, сәяхәтләр дә, романтик мөнәсәбәтләр керә. Моннан тыш, Кызларны карьера үсеше дә көтә. Өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз, сез алдыгызга куйган барлык бурычларны нәтиҗәле хәл итә аласыз. Башлаган эшегезнең нәтиҗәсе сез теләгәнчә үк булмаса да, борчылмагыз.

Февраль ахыры-март башында эш буенча яңа кызыклы тәкъдимнәр булыр, бу сезгә матди хәлне ныгытырга ярдәм итәчәк. Шәхси тормышта да күңелле үзгәрешләр һәм язмышны хәлиткеч очрашулар булырга мөмкин.
Гаиләле Кызларның сөйгәненә карата хисләре алдагыга караганда да тирәнрәк һәм көчлерәк булачак. Уран һәм Плутон гаиләдәге барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Йодызлар Кызларга дуслар, танышлар киңәшенә таянудан туктарга киңәш итә, шәхси тормышның нечкәлекләре белән уртаклашуның күңелсезлекләргә китерүе ихтимал.
2020 ел финанс өлкәсендә тотрыклы булмаячак. Әгәр елның беренче яртысында барысы да сез хыялланганча булса, икенче яртысында - кризис булуы мөмкин. Бу чорда кредит яки бурычка акча алырга тырышмагыз, иң яхшысы - бүгеннән үк акчаны әрәм-шәрәм итмәү, аз булса да җыеп бару. Ел ахырына вәзгыять яхшырачак, хезмәт хакы артачак. Моннан тыш, берьюлы берничә өстәмә чыганак барлыкка килү ихтималы зур. Иң мөһиме - тәкъдимнәрдән баш тартмагыз.

Кызларның сәламәтлеге кызыгырлык, физик яктан да, психик яктан да. Юпитер планетасы сезгә өстәмә энергия бирә, ә Меркурий йокы вакытында психологик энергияне торгызырга ярдәм итәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Үлчәү йолдызлыгы астында туган кешеләр барысын да үлчәргә һәм бәяләргә яраталар, матурлыкка һәм гармониягә омтылалар. Үлчәүләргә Күсе тыныч, мәшәкатьләрсез ел вәгъдә итә. Сезнең өчен өстенлекле өлкә - профессиональ һәм эшлекле мөнәсәбәтләр. Белемегезне, тәҗрибәгезне һәм талантыгызны күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдалансагыз, акчагыз да булыр, күңелегезгә ятышлы эш тә килеп чыгар.

2020 елның беренче яртысында Үлчәүләрне бик күп шәхси һәм эшлекле очрашулар, интригалы тәкъдимнәр көтә. Бу актив чор булачак һәм үзенең нәтиҗәләре, югары кереме белән сөендерәчәк. Узган еллар белән чагыштырганда, 2020 елда сезгә бөтен нәрсә җиңелрәк биреләчәк.

Быел дус-тату гаиләләрдә мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячак, ә менә ачуланышып, тотрыксыз яшәүче парларга ике арадагы аңлашылмаучанлыкларны “көйләү” җиңел булмаска да мөмкин. Сәбәбе – ирнең дә, хатынның да түземсез һәм бер-берсенә юл куярга теләмәвендә. Үзегезгә мондый сорау биреп карагыз әле - сезгә нәрсә мөһимрәк – бәхәстә җиңүче булып чыгумы әллә бәхетле булумы? Ике якны да канәгатьләндерерлек компромисс эзләгез. Таркалу алдында торган гаиләне дә саклап калу мөмкинлеге бар, бары тик катгый принципларыгыздан чигенеп, бер-берегезгә юл куярга гына кирәк. Проблеманы чишүне иртәгегә калдырмагыз. Алга таба хәлләр тагын да катлауланырга, төзәтеп булмаска мөмкин. Бергәләп ял итегез, кунакка йөрегез, гаилә пикниклары оештырыгыз, диңгезгә барыгыз. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа тәэсирләр, энергия белән тулыландырып, үзегез дә бер-берегезгә тагын гашыйк булуыгызны сизми калырсыз.

2020 ел финанслар өлкәсендә уңай булырга вәгъдә итә, әмма сез тырышып хезмәт иткән очракта. Үлчәүләргә эш урынында күбрәк активлык һәм инициативалылык күрсәтергә кирәк.  Ел дәвамында үзегезне күрсәтү мөмкинлеге күп булачак. Хезмәт хакын арттыру, көтелмәгән өстәмә керемнәр көтелә. Шулай булуга карамастан, быел кредитка кыйммәтле әйбер алудан тоелып торырга һәм бурычка акча бирергә кирәкми.

Йолдызлар бөерләр һәм сидек-җенес әгъзаләре системасы торышына игътибар итәргә киңәш итә. Кан басымы белән проблемалар булуы мөмкин. Алдан ук профилактик чаралар күрегез. Нервларыгызны саклагыз, юк-барга борчылмагыз, тормыш авырлыкларына  җиңелрәк карарга өйрәнегез һәм, ешрак елмаегыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Шаблоннар, стереотипларны ватып-җимереп, үзең теләгәнчә яшәп карау, моңарчы ят булган өлкәләрдә үзеңне сынау өчен 2020 елда бөтен мөмкинлекләр дә ачыла. Үз-үзеңә ышанырга һәм оптимизмны югалтмаска кирәк. Язын яңа керем чыганаклары барлыкка килергә мөмкин. Эшлекле элемтәләр матди якны үстерүгә ярдәм итәчәк. Шәхси өлкәдә дә, эшлекле даирәләрдә дә җиңел генә үзара аңлашуга нигезләнгән мөнәсәбәтләр төзи алачаксыз.  

Чаяннарны шәхси тормышта да зур үзгәрешләр көтә. Күпләр яшәү урынын алыштыру турында карар кабул итәчәк яки башка шәһәргә яки хәтта чит илгә китәчәк. Бу белем алу яки эш тәкъдим итү белән бәйле булырга мөмкин.

2020 елда романтик мөнәсәбәтләр ташкыны Чаяннарны үзенә бөтереп ала һәм алар үзләре дә сизмәстән баш-аяклары белән гашыйк булып куялар. Йолдызлар Чаяннарга артык ышанучан булмаска, ал күзлекләрне салырга киңәш итә. Гыйнвар-февраль айларында сез, ниһаять, үз бәхетемне таптым, дип, алдагы көнгә планнар төзи башлыйсыз. Ләкин өметләрегезнең акланмавы сезне бик тиз һавадан җиргә төшерә. Шуңа күрә җәйгә кадәр җитди мөнәсәбәтләр корырга тырышмагыз, кешене башта төрле яклап өйрәнегез, сынагыз. Ә менә җәй айларында шәхси тормыш яңадан җайга салыначак, әмма вакыйгаларны ашыктырмагыз, бер авызыгыз пешкәннән соң, эреп кабарга тырышыгыз. Парлы Чаяннарның гаиләсендә киресенчә гармония хөкем сөрә, ул ел буенча дәвам итәчәк.

2020 елда кесә калынлыгы Чаяннарның ни дәрәҗәдә өлгер һәм тырыш булуына бәйле. Акча аларның кулына үзе керәм дигәндә, авызыгызны ачып тормагыз, уңыш вәгъдә итә торган проектлардан баш тартмагыз. Чаяннар быел акчага аптырамаслар, шул ук вакытта чыгымнар да артачак: кемдер фатирына яки йортына капиталь ремонт ясарга яки ниндидер кыйммәтле әйбер алырга теләр, ә бәлки, дөнья тирәли сәяхәткә китәргә карар кылыр. Бюджетыгызны дөрес итеп бүлсәгез, акчага мохтаҗлык күрмәссез. Сентябрь һәм декабрьдә зур күләмдәге акча керәчәк.

Чаяннарның сәламәтлеге тулысынча эмоциональ халәткә бәйле. Әгәр дә артык борчылсагыз, дулкынлансагыз, хроник авырулар баш калкытуы ихтимал. Кирәкмәгәнгә игътибар итмәскә, тормышның караңгы якларына караганда күбрәк якты якларын күрергә өйрәнсәгез, сезгә бернинди авыру да куркыныч янамаячак. Чаяннарның сөйкемле сөяк булуын истә тотсак, аларга кирәкле кешеләрне үз якларына аудару авыр булмаячак.

Елның икенче яртысында аварияләр һәм җәрәхәтләр алу ихтималы арта. Шуңа күрә руль артында һәм төрле приборлар белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчы билгесе астында туган кешеләр өчен 2020 елда тормышның барлык өлкәләрендә дә диярлек бәхет елмаячак. Күсе елында Укчыларның максатчанлыгы һәм үҗәтлеге тагын да артачак. Иң актив, тырыш Укчыларны тормыш шатлык-куанычларга күмәчәк. Бу ел финанслар туплау, яңа планнар төзү, проектлар башлап җибәрү, иҗатка чуму чоры булачак.

Укчыларга 2020 елда эшлекле һәм шәхси характердагы командировкалар һәм сәфәрләргә бик еш чыгып китәргә туры киләчәк. Социаль тормыш сезнең күп вакытыгызны алачак, әмма үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк, үз-үзегезгә ышаныч булдырырга һәм статусыгызны күтәрергә ярдәм итәчәк.

Укчыларның шәхси тормышында, тулаем алганда, гармония хөкем сөрәчәк, әмма сезгә үз партнерыгызны тәнкыйтьләүдән туктарга һәм боерык бирү гадәтен киметергә кирәк. Гаиләле Укчылар ире яки хатынына карата яңа хисләр кичерергә яки яңадан үлеп гашыйк булырга мөмкин. Ялгыз Укчыларны романнардагыдай көчле мәхәббәт көтә. Мәхәббәт, гаилә һәм эш яки бизнесны катнаштырмаска тырышыгыз.

Балалар бик күп игътибар таләп итәчәк. Гаилә бюджетының күп өлеше балаларга китәргә мөмкин. Укчыларның күбесе өчен беренче планга торак мәсьәләсе чыгачак. Кемдер фатир, йорт яки дача сатып алачак, һәм, мөгаен, ул хәзер сез яшәгән урыннан бик еракта булыр.
2020 елда ялгыз Укчыларны көчле үзара мәхәббәт көтә. Бер күрүдә гашыйк булу дип уйламагыз. Бик сәер һәм бик үк күңелле булмаган ситуациядә танышу була ул. Әгәр дә көнче кешеләрнең гайбәтләренә һәм “акыл өйрәтүләренә” игътибар итмичә, күңелегез кушканча эшләсәгез, мөнәсәбәтләрегезне законлаштырганыгызны сизми дә калырсыз.

Сатурнның сезнең йолдызлыкка якынаюы акчаны әрәм-шәрәм итмичә, кысып тотарга мәҗбүр итәчәк. Кирәкмәгән әйберләр сатып алырга тырышмагыз, һәм, әлбәттә, кредитларга батмагыз. Акчаны карап тотсагыз, хайран гына акча туплап, ел азагында күптән хыялланган кыйммәтле әйберне сатып алырсыз. Ноябрьнең икенче яртысында зур акча керүе көтелә.

2020 елга йолдызлар сезгә чыныгырга һәм нерв системасын ныгытырга киңәш итә. Мунча, сауна, бассейн - барысы да файдага булачак. Көчегезне кирәкмәгәннгә сарыф итмәгез. Зарарлы гадәтләрегез бар икән, аларны юк дәрәҗәсенә җиткерергә тырышыгыз. Укчы организмында йомшак урыннар -  ашказаны-эчәк тракты һәм бавыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

2020 елда Кәҗәмөгез өчен яңа офыклар ачыла. Бу 12 еллык тормыш циклына нигез сала торган бик мөһим чор. Һәм, аны ничек үткәрүегезгә карап, алдагы елларның ничегрәк буласын күзалларга мөмкин булачак.

Юпитер белән Сатурн үзегезне күрсәтү өчен бик күп мөмкинлекләр бирәчәк. Алар сезнең тормышка үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертәчәк.
Күп кенә Кәҗәмөгезләр үзендә лидерлык, җитәкче сәләтен ачачак. Юлыгызда проблемалар очрап торса да, Юпитер сез хыялланган нәрсәләргә ирешергә  көч бирәчәк. 2020 ел Кәҗәмөгез өчен яңарыш чоры булачак. Үзгәрешләр тормышның барлык өлкәләренә дә диярлек кагылачак: һөнәри, социаль, финанс, мәхәббәт һәм... хәтта сезнең дөньяга карашларыгызга да.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Күп эшләү һәм киеренкелек аркасында хроник авырулар кискенләшергә мөмкин.
Кәҗәмөгез  консерватив, бөтен нәрсәдә дә тәртип ярата. Әмма аңа кайчак ихтыяр көче җитми. Сез үзгәрешләрдән куркасыз һәм бөтен яңалыкка сагаеп карыйсыз. Әмма, 2020 ел аларны үзгәртәчәк. Сезгә Күсе елы чыннан да бәхет китерәчәк. Көчегезне кызганмасагыз, теләсә кайсы өлкәдә баш әйләнерлек уңышларга ирешә аласыз. Карьера үсеше һәм өстәмә белем алу өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Шулай ук, быел сезгә ялган мәгълүматны “өйләргә” өйрәнергә кирәк. Бөтен ишеткән нәрсәгә дә ышанырга ярамый. Җентекләп бөтен мәгълүматны тикшерегез, хәтта якын һәм ышанычлы кешеләр дә ялгышырга һәм ялгыш сезне шикле проектларга тартырга мөмкин.
2020 ел мәхәббәт өлкәсендә гади булмаячак. Күпләргә алдагы тормышына йогынты ясаячак берничә мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Язмыш еш кына сайлау алдына куячак: гаилә яки эш, мәхәббәт яки бурыч. Низаглашып яшәгән гаиләләр аерылышу турында уйларга мөмкин. Иң мөһиме, мондый мөһим карарны кабул итәргә ашыкмагыз. Әгәр бер-берегезне яратсагыз, бөтен көчегез белән үзара аңлашу мөмкинлеген табарга тырышыгыз. Һәр гаиләдә кыенлыклар була һәм аларны җиңеп чыгу мөмкин эш. Ихлас сөйләшү ситуацияне төзәтер. Ирегез яки хатыныгызны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез. Аны яңадан тәрбияләргә тырышмагыз, күңелсезлекләрнең сәбәбен үзегездән эзләгез.

Финанс өлкәсендә 2020 елда Кәҗәмөгезләрнең барысы да уңышлы булачак. Үзегезнең интуициягезгә ышаныгыз, һәм ул сезгә эшләп тапкан акчаларыгызны кая һәм ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтер. Иң гади вариант - акчаларны банкка процентка салу. Чыгымнарны планлаштырсагыз, яхшырак. Югыйсә, керем үсү белән рәттән, чыгымнарыгыз да артырга мөмкин, бу сезнең бюджетны какшатачак. Март, апрель, июль, август һәм октябрь ахырында зур керемнәр көтелә.

Кәҗәмөгезләрнең йомшак урыннары - колаклар һәм тамак. Аларның ялкынсынуларына юл куймагыз, югыйсә, проблемага әверелүе бар. Шулай ук, бавырыгызны саклагыз, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр куллануны чикләгез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

2020 ел Сукоярларга зур үзгәрешләр китерәчәк. Сезнең алда зур иҗади бурычлар тора. Уңышка ирешәм дисәгез,  кул кушырып утырырга ярамый. Сез чын мәгънәсендә гениаль идеяләрне тормышка ашырырга сәләтле. Йолдызлар фаразлавынча, Сукоярларны күбесенчә, интеллектуаль, фән, сәнгать, әдәбият өлкәсендә уңышлар көтә. Бу сезнең матди хәлегездә һәм карьерагызда уңай чагылыш табачак. Кайбер Сукоярлар хәтта һөнәрләрен  алыштырырга да карар кыла. 2020 ел Сукоярлар өчен кызыклы һәм күңелле вакыйгаларга бай булачак. Спонтан карарлар, сәфәрләр, романтик кичерешләр... йолдызлар сезгә шуны вәгъдә итә.

Ел башында (гыйнвар ахырына кадәр) энергетикагыз көчсезләнәчәк, шуңа күрә депрессия һәм пессимизмга бирелүегезне сизсәгез, гаҗәпләнмәгез. Иң яхшысы, ял итү. Февральдән  кабат элеккеге хәләтегезгә кайтырсыз.

Сукояр билгесе астында туган кеше ирек яратучан һәм бәйсезлеккә омтылучан. Сез киләчәккә яңа өметләр баглыйсыз. Әмма, иртәгәге бәхетне көтеп, бүгенге мөмкинлекләрне кулдан ычкындыруыгыз ихтимал. Бүгенгесе көн белән яшәргә өйрәнегез. Барлык мөһим эшләрне көз башына күчерегез. Сентябрь - октябрь күпчелек Сукоярлар  өчен уңай үзгәрешләр чоры.

2020 елда Сукоярларның шәхси тормышында, тулаем алганда, барысы да тыныч булачак. Күп гаиләләрдә мөнәсәбәтләрдә романтика, тотрыклылык һәм уңай тенденцияләр күзәтеләчәк. Сукоярлар ремонт ясарга яки яңа торак сатып алырга, гомумән, көнкүрешен ничек тә булса үзгәртергә карар кылалар. Әгәр сату-алу буенча килешү төзисез икән, һичшиксез, юрист белән киңәшләшегез.
Ялгыз Сукоярлар кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, ә эчке дөньясына күбрәк игътибар итәчәкләр. Бу тормыш иптәше сайлаганда хаталар булдырмаска ярдәм итәчәк.

2020 елның беренче яртысында финанс хәле тотрыклы булачак. Акча даими рәвештә төрле чыганаклардан керәчәк. Төзүчеләр һәм бизнеслары күчемсез милек белән бәйле булган Сукоярлар аеруча уңышка ирешәчәк. Хәтта лотереяда да җиңү дә елмаерга мөмкин. 2020 елның икенче яртысында чыгымнарның артуы, ә керемнәрнең кимүе ихтимал. Кайберәүләрдә бу сәламәтлекнең бераз “аксавы” белән бәйле булырга мөмкин, икенче берәүләрдә - шәхси тормыштагы күңелсезлекләр белән, өченчеләрендә - һөнәри пландагы проблемалар белән. Һәрхәлдә, ситуация берничә айда хәл ителәчәк, әмма, шуңа да карамастан, экономияләргә өйрәнергә туры киләчәк.
Сәламәтлегегезне саклагыз һәм тәнегезнең сигналларына игътибар итегез. Гаилә әгъзаларыннан берәрсе авырып китүе ихтимал. Шулай ук психик сәламәтлек турында да кайгыртырга кирәк. Марс белән Сатурн йогынтысында гадәттәгегә караганда тиз кабынып китүчәнгә әйләнүегез бар. Бу бигрәк тә ел ахырында чагылыш табачак. Шуңа күрә, ял турында онытмагыз, табигатьтә ешрак булыгыз, бассейнга йөрегез.

Балык (19 февраль - 20 март )

2020 ел Балыклар өчен тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла ала торган гаять зур үзгәрешләр елы. Гаилә, мәхәббәт, белем алу, дуслар, командировка, сәяхәт һәм карьера - һәркайсында көтелмәгән үзгәрешләр булырга мөмкин. Сез үзегезне җәмгыятькә, дусларыгызга, туганнарыгызга кирәк дип хис итәчәксез.

2020 ел - сезгә торгынлыктан чыгу шансы бирә. Кыю булыгыз һәм бөтен теләкләрегезгә дә ирешерсез. Моннан тыш, сез сезне илһамландыра торган эш табачаксыз. Ләкин, искедән котылмый торып, үзгәрешләр мөмкин түгеллеген исегездә тотыгыз. Йолдызлар курыкмый эш итәргә киңәш итә. Интуциягезне тыңлагыз, ул сезгә дөрес юнәлеш күрсәтер.

2020 ел Балыкларга иҗади потенциалны ачу мөмкинлеге бүләк итәчәк. Балыклар - иҗади кешеләр билгесе. Әле һаман да шатлык китерә торган иҗат эше булмаса, быел аны табарга бөтен мөмкинлегегез бар. Әгәр тырышсагыз, тормышыгыз кардиналь рәвештә үзгәрәчәк. Сезнең өчен аеруча мөһим чор мартның икенче яртысыннан июль ахырына кадәр булачак. Ә августта сезне чираттагы иҗади күтәрелеш һәм үз сәләтләрегезне ачу көтә. Шулай ук яңа эшчәнлегегез башлану белән бәйле финанс уңышлары да мөмкин.

Моннан тыш, йолдызлар матди тотрыклылык фаразлый. Теләсәгез, сез үз тормышыгызда тәртип урнаштыра һәм аның матди аспектлары белән нәтиҗәле идарә итә башлаячаксыз. Моңа беренче адым - сәламәтлегең турында кайгырту. Дөрес тукланыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, мөмкин булган барлык ысуллар белән сәламәтлегегезне ныгытыгыз. Киләсе адым – яшәгән урыныгызда һәм эштә тәртип урнаштырыгыз. Үзегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез, реаль максатлар куегыз һәм максатыгызга таба барыгыз. «Бәхет булмас иде дә, бәхетсезлек ярдәм итте» дигән мәкаль сезгә атап әйтелгән диярсең.

Балыкларның 2020 елда шәхси тормышы уңышлы булачак, бигрәк тә елның беренче яртысында. Сатурнның Балыкка йогынтысы Меркурийның көчен арттырачак, бу сезнең сөйкемлелек һәм харизманы көчәйтәчәк. Ниһаять, идеаль партнер турында хыялланучылар үзенә тулысынча туры килгән кешене очратачак. Сезнең булачак тормыш юлдашыгыз башка шәһәрдә яшәве ихтимал. Мөнәсәбәтләр шулкадәр тиз бөреләнәчәк ки,  бик тиз ЗАГСка барырга теләрсез. Шулай ук кайчандыр язмышыгызда мөһим роль уйнаган кеше белән очрашу ихтималы да зур. Элеккеге хисләр яңадан кабынырга мөмкин.

Парлы Балыкларның гаиләсендә гармония барлыкка киләчәк, ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ә көз көне мөнәсәбәтләрдә киеренкелек барлыкка килергә мөмкин. Кайбер парлар хәтта сынаулар да узачак. Йолдызлар сезгә гайбәт һәм имеш-мимешләргә игътибар итмәскә киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading