16+

2021 елда күңелгә нәрсәләр кереп калды?

Татарстан башкаласындагы һәр бишенче кеше узып баручы 2021 елда хәтердә калырлык, шулай ук игътибарга лаеклы булырлык эшләр, дип, шәһәрдәге төзекләндерүләрне һәм бәйрәм чараларын атаган.

2021 елда күңелгә нәрсәләр кереп калды?

Татарстан башкаласындагы һәр бишенче кеше узып баручы 2021 елда хәтердә калырлык, шулай ук игътибарга лаеклы булырлык эшләр, дип, шәһәрдәге төзекләндерүләрне һәм бәйрәм чараларын атаган.

Сораштыру оештырган Super Job (Супер джоб) экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән.
Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү буенча программа гамәлгә ашырыла. 2025 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программаны, Татарстан Президенты ярдәмендә, 2023 елда ук хәл итү мөмкинлеге тудырылган. 2023 елга кадәр 18 авария хәлендәге йорттан 733 кешене яңа фатирларга күчерү планлаштырылган.
Вознесение трактын төзи башлауны “Универсиада-2013”тән соң иң зур проект, дип бәяләде Казан мэры Илсур Метшин. Хәзер аның Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге 1нче этабы төзелеше бара. Җиңү проспектыннан М-7 федераль автотрассасына кадәрге өлеше – 2нче этап. Бу проектны 2023 елда тәмамлау ниятләнелә.
Горький шоссесына янәшә юл төзелә. Әлеге юл да Аракчино яныннан узып, М-7 автотрассасына тоташтырылачак.
Сораштыруга җәлеп ителгән казанлыларның 9 проценты шушы юл төзелешләрен, Казан бистәләренә һәм балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына илтә торган юлларны төзекләндерүләрне уңай яктан күрсәткән.
Сәяси вакыйгалардан Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны аерып билгеләп әйткәннәр.
Җәмәгать транспортында һәм учреждениеләрдә “куар-код” кертелү шактый кешеләр өчен тәэсирле яңалык булган.
Казанлыларның 8 процентына коронавируска каршы вакцина кадату “олы вакыйга” кебек хәтерендә калган. Сораштырылганнарның 5 проценты сентябрь-октябрь айларында үткәрелгән җанисәп алуны мөһим эш дип санаган.
Һәр бишенче кеше Казан Сабан туен, ә сораштырылганнарның 4 проценты Җиңү көне бәйрәмен матур булды, дип әйткән. Кайбер кешеләргә өйдән торып эшләү (“удаленка”) үзенчәлекле яңалык булган.
Казанда “ТатАгроЭкспо”, “Туристлык.Спорт.Актив ял”, “ВолгаСтройЭкспо”, “ДорТрансЭкспо”, “Иминлек. Элемтә.Интернет”, “Энергетика.Чыганакларны саклау” һәм башка халыкара форумнар һәм күргәзмәләр үткәрелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading