16+

«2030 елга гомер озынлыгы 80 яшькә җитәчәк»

Республикада сәламәтлек сак­лау тармагына һәрчак зур игътибар бирелә.

«2030 елга гомер озынлыгы 80 яшькә җитәчәк»

Республикада сәламәтлек сак­лау тармагына һәрчак зур игътибар бирелә.

Яңа медицина учреждениеләре төзелә, сырхауханәләр төзекләндерелә, югары технологияле медицина ярдәмен камилләштерү буенча күп чаралар күрелә. Халык­ка медицина ярдәмен күрсәтүгә, сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерүгә юнәлтелгән программалар эшләп килә. Республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы илкүләм программаларын гамәлгә ашыру хакында Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев белән сөйләштек.

– Бүген илдә Россия Президенты йөкләмәсе белән эшләнгән 13 ил күләмендәге масштаблы проект эшләп килә. Безнең республикада да кешенең гомер озынлыгын, туучылар санын арттыру, йөрәк-кан тамыр­лары авыруларыннан вафат булучылар санын киметү, онкология авыруларын, башка чирләрне кисәтү буенча махсус проект­лар гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлекне саклау» һәм «Демография» проектлары кысаларында шактый бурычлар куелган. Әйтик, 2024 елга шеш барлыкка килүдән зыян күрүчеләр санын азайтырга тиешбез. Яман шештән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка киметергә кирәк.

– Татарстанда беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә.
– Әйе, Татарстанда беренчел медицина ярдәме күрсәтү ­системасын үстерү проекты кысаларында, халыкка уңайлы шартлар тудырыр­га тырышабыз. Бигрәк тә район үзәкләреннән шактый еракта урнашкан авылларда яшәүчеләргә зур игътибар бирелә. Анда авыруларны кисәтү эшләре алып барыла, кимендә елына бер тапкыр медицина тикшерүе уздырыла. Моннан тыш, санитар авиа­ция һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен камилләштерү өлкәсендә шактый эш башкарыла. Ашыгыч ярдәм хезмәтен диспетчерлаштыру буенча төбәктә тулы бер система булдырылган.

 – Кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүдә «Ансат» очкычлары чынлап та алыштыргысыз булуын раслады. Кызганыч, алар бармак белән генә санарлык. Киләчәктә вертолетлар санын арттырырга җыенмыйсызмы?
– Санитар авиация өлкәсен камилләштерү күздә тотыла. 2024 елга кадәр министрлык­ка Казанда җитештерелгән тагын ике вертолет алырга ниятлибез.

– Яшәү сыйфатын билгели торган төп факторлар нәрсә дип уйлыйсыз?
– Безнең фикеребезчә, кешенең яшәү сыйфатын билгели торган иң төп күрсәткеч ул – төбәкнең үсеш алуы, «чәчәк атуы», илдә кешенең гомер озынлыгы арту, табигый үсеш күзәтелү. 2024 елга барлык Россия субъектларына, шул исәптән республика сәламәтлек саклау өлкәсенә дә төгәл максатлар куелды: үлем очрак­ларын киметү һәм яшәү озынлыгын арттыру. 2024 елга республикада гомер озынлыгын 79 яшькә җиткерер­гә исәп­либез, 2030 елга бу күрсәткеч 80 яшьне тәшкил итәр дип фаразлана. Сүз уңаеннан, былтыр гомер озынлыгы Татарстанда 74,3 яшь иде.

– Бу максатларга ирешү өчен, ниләр эшләргә планлаштырыла?
– Бу максатларга ирешү өчен, без нәтиҗәле адымнар ясарга тиеш. Сәламәтлек сак­лау министрлыгы социаль мәгъ­нәгә ия объектларны яңартырга ниятли. Шулай ук балалар сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелә. Республикада бу өлкәдә 2024 елда балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасы булдырыла. Безгә үлем очракларын 1000 туган сабыйга 4,2 очракка кадәр киметергә кирәк.

– Кыскасы, яңа сәламәтлек сак­лау өлкәсе булачак. Сез аны ничек күзаллыйсыз?
– Бу, һичшиксез, цифрлы сәламәтлек саклау өлкәсе булырга тиеш. Нәтиҗәлелекне арттыру өчен, Татарстанда бердәм цифрлы контур булдыру күздә тотыла. Дәүләт медицина оешмаларын мәгълүмати механизмга тарту карала. 2024 елга халыкка уңайлы булсын өчен, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында пациентларның «Минем сәламәтлегем» дип исемләнгән ­шәхси кабинетын булдырырга уйлыйбыз. Бу күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк. Эшчәнлекнең тагын бер актуаль юнәлеше – Татарстанда медицина хезмәтләре экспортын үстерү. Программаның максаты – 2017 ел белән чагыштырганда, медицина хезмәтләре экспорты күләмен кимендә 3,3 тапкыр­га арттыру. Илкүләм проектлар кысаларында, сәламәтлек саклау өлкәсен белемле кадрлар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Белгечләрне җәлеп итү максатында яңа технологияләр кулланып республиканың, илнең әйдәп баручы мәгариф оешмалары белән берлектә эшләү мөһим. «Демография» проекты кысаларында, үзебезнең төбәктә «Өлкән буын», «Җәмгыятьнең сәламәтлеген ныгыту», «Хатын-кызлар мәшгульлеге – өч яшькәчә балаларның мәктәпкәчә белем алулары өчен шартлар тудыру», «Бала туганда, гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү» кебек проектлар да тормышка ашырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading