16+

21 еллык тарихы булган “Милләтебез хәзинәләре” сменасы быел онлайн-форматта уза

“Милләтебез хәзинәләре” быел беренче тапкыр онлайн-форматта уздырылачак. Пандемия вәзгыяте аркасында программа эчтәлегенә һәм катнашучылар санына һәм кайбер үзенчәлекләренә үзгәрешләр кертелгән. Алар белән  “Идел” Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина таныштырып үтте

21 еллык тарихы булган “Милләтебез хәзинәләре” сменасы быел онлайн-форматта уза

“Милләтебез хәзинәләре” быел беренче тапкыр онлайн-форматта уздырылачак. Пандемия вәзгыяте аркасында программа эчтәлегенә һәм катнашучылар санына һәм кайбер үзенчәлекләренә үзгәрешләр кертелгән. Алар белән  “Идел” Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина таныштырып үтте

-    Быел татар телендә контент бирү өчен балаларны экран каршына “җыячакбыз”. 21 еллык тарихы булган әлеге сменаны онлайн-форматта уздырырбыз дип һич кенә дә уйламаган идек. 18 көн уздырылырга тиеш булган смена бары тик җиде көнгә генә калды, әмма моның сәбәпләре бар. Укучылар дистанцион форматта белем алып, компьютер каршында озак утырдылар, шуңа күрә сменаның вакыты озак дәвам итмәячәк. Катнашучылар өч сәгатькә якын безнең белән булачаклар: программада татар теле дәресләре, кызыклы онлайн-мастеркласслар, социаль челтәрдә конкурслар каралган. 

Ә юнәлешләренә килгәндә, смена алты юнәлештән тора: Блоггингны – Татар малай (Ринат Галиәхмәтов), вокал (Айсылу Габдинова), актерлык осталыгы (Резедә Сәлахова), аш-су (“Тантана” рестораны повары Руслан Яруллин), тарих (Руслан Айсин), ә кул эшен Ләйсән Хаҗиева алып барачак.

Әлеге смена әти-әниләрдә дә кызыксыну уяткан икән: “Безгә дә регистрация үтсәк ярыймы?”- дип сораучылар булды,  ди Ләйсән Сафина. 

“Милләтебез хәзинәләре”нә барлыгы 378 гариза килгән. Катнашучыларның кайсы регионнан булулары һәм сменаның үзүсеш өчен әһәмите турында Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде:

-    Соңгы елларда әлеге смена белән кызыксынучылар саны артты. Баштагы елларда татар телен белүне төп шарт итеп куйсак, катгый рәвештә “Татарча сөйләшегез” дип кисәтсәк, хәзер алай ук кирәкмәгәнен аңлыйбыз. Иң мөһиме балада телгә карата кызыксыну уятырга кирәк. “Милләтебез хәзинәләре” аша телгә мәхәббәт, аны өйрәнергә теләк уяна һәм без балаларда ул үсешне күреп торабыз. Алар сменадан кайткач та башка чараларда үзләрен сыныйлар, югалып калмыйлар. 

Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, сменага татар телен белмичә килеп, өйрәнергә теләк белдерүчеләр дә күп. “Милләтебез хәзинәләре” онлайн-форматта булуына карамастан, бүләкләр катнашучыларга барып җитәчәк. Алар арасында – “Идел” яшьләр үзәге уздырган сменаларга бушлай путевка, “Татар лидеры мәктәбенә” чакыру һәм башка истәлекле бүләкләр бар.

Рәфидә Галимҗанова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading