16+

"21 мәктәбе"нә эләгү өчен 8 меңләп гариза килгән!

Казанда елына 500 гә якын программист чыгара торган ”21 мәктәбе” эшли башлый.

"21 мәктәбе"нә эләгү өчен 8 меңләп гариза килгән!

Казанда елына 500 гә якын программист чыгара торган ”21 мәктәбе” эшли башлый.

“21 мәктәбе”нә барлыгы 8 меңләп гариза юлланылган. Хәтер һәм мантыйкны тикшерү уеннарында сынауларны шуларның 1317 се узган. Аларның 886 сы Татарстаннан читтә яши.

Кандидатларны сайлап алу дүрт этаптан гыйбарәт: онлайн уеннар, видеоинтервью, очрашулар һәм дүрт атналык “бассейн”. Әлеге дүрт этапны да узган 250 кеше бушлай  ИТ-технологияләр буенча укый алачак. Шулай ук катнашучылар тулай торак белән дә тәэмин ителә.

“21 мәктәбе” - программалаштыру өлкәсендә бушлай белем алу мөмкинлеге бирә торган үзенчәлекле мәгариф проекты. Анда укырга керү моңа кадәр алган белемнәргә дә, дипломга да, эш тәҗрибәсенә дә бәйле түгел. Проект үзе “Ассоциацияләр 42” франшизасы буенча эшли. Ул соңгы алты елда Европа, Америка илләрендә, шулай ук Россиядә дә зур популярлык ала. Россиядә беренче “21 мәктәбе” 2018 елның көзендә Мәскәүдә ачылган.

“21 мәктәбе”ндә укучыларның уртача яше 22. Әмма бирегә белем алырга 18 яшьтән яшьрәкләрне кабул итмиләр. Студентларның күпчелеге егетләр, бары 1/4 өлеше генә кызлар. Мәктәптә уку 1,5-3,5 ел тәшкил итә. Уку йортында лекцияләр дә, укытучылар да юк, билгеләр дә куелмый. Мәктәпнең исеме исә XXI гасыр профессионалына кирәкле белем дәрәҗәсен күрсәтә. Студентлар дөньяның 12 илендә урнашкан капсулаларның теләсә кайсына күчеп укуын дәвам итә ала. Мисалга, Мәскәүдәге мәктәптә 30 дан артык чит ил студенты белем ала. Казандагы мәктәптә дә чит ил студентлары  һөнәр үзләштерер дип көтелә.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading