16+

2400 сум ничә елга тиң?

Дөньядагы бөтен яңалыкны хәзер мессенджерлар аша белеп торабыз. Газета укып, телевизор карыйсы да түгел. Шул ук мессенджерлар аша алдаучылар, алданучылар да шактый.

2400 сум  ничә елга тиң?

Дөньядагы бөтен яңалыкны хәзер мессенджерлар аша белеп торабыз. Газета укып, телевизор карыйсы да түгел. Шул ук мессенджерлар аша алдаучылар, алданучылар да шактый.

Мисал өчен, соңгы атнада гына да 2400 сум акчаны «пирамида»га салып, 19200 сум алу теләге белән янучылар күбәеп китте. Кайсы кына социаль челтәрне ачсаң да, синең финанс хәлең өчен «кайгырып», матди ярдәм кулы сузарга атлыгып торучылар көнгә әллә ничә тапкыр смс-хәбәр юллый башлады.

Инде ун еллап белгән танышларымның берсе Камилә Җамалиева университетны «кызыл» диплом белән тәмамлады. Күрәсең, дипломлы булу ул әле канун бозмау һәм «җиңел» акчадан баш тарту дигән сүз түгел.

– Нәрсәсе бар инде аның? Хәзер бөтенесе шуның белән шөгыльләнә бит! Мин ике бала белән декретта утырам. Инде өч ай пособие алмыйм, ипотека түлибез. Бер атнада 20 меңгә якын акча алу ул начармы? Шәхсән мин моның бер начарлыгын да күрмим. Монда бер кеше дә алданмый. Бераз тырышыбрак «эшләсә», киресенчә, әҗерен ала, –  дигән фикердә Камилә.

Нинди әҗерләр алынганын бер Ходай һәм 1990 елларда МММда миллионлаган акчасын югалтканнар үзләре генә белә инде.  Исегездә булса, аны Сергей Мавроди оештырган иде.  Бу «акыллы» абзыйны  2003 елда, мошенниклыкта гаепләп, хөкем иттеләр. Аның корбаннарының төгәл саны юк, әмма якынча 10 меңләп кеше әлеге пирамидадан зыян күргән дип исәпләнә.

Мавроди төрмәдә дип кенә, аның схемасы буенча эшләүчеләр кимеми, киресенчә, арта гына бара. Мисалга, 2015 елда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе хезмәткәрләре 24 шундый «шикле» оешма эзенә төшкән. 2016 елда аларның саны дүрт кенә булган. 2017 елда бөтенләй дә мондый гамәлләргә карата бары бер җинаять эше кузгатылган. Әмма икътисадта үзгәрешләр сизелә башлауга, 2018 елда  кузгатылган икътисади җинаятьләр саны бишкә җиткән. Ә тагын 18 эш әле карауда булган.  

Соңгы берничә елда финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләр саны 16 меңнән арткан. Алар, баерга теләп, ким дигәндә 3 миллиард сум акчасыннан колак кага.
Мессенджердагы яңача баю да элеккеләреннән аерылмый. Һәр кеше үзе белән пирамидага ике кеше алып килергә тиеш. Соңгы сигез кеше 2400 сум акчаны беренче кешегә күчерә һәм кабаттан икешәр кешене миллионер булырга әлеге ысул  буенча эшләргә чакыра. Нәтиҗәдә, пирамиданың һәр әгъзасы да теге 19 меңне кесәсенә сала, ди имештер.

Бу уңайдан Кукмара прокуроры Ришат Шакиров халыкка  видеомөрәҗәгать белән чыкты.

–  Тәҗрибәләр безне бер нәрсәгә дә өйрәтми бугай. Җиңел, тиз, күп итеп  акча эшләргә телибез. Миңа да кешеләр килеп, бу бит ялган түгел, мин бит акчаны җиңдем, диләр. Әмма сез бит үзегез артыннан дусларыгызны, якыннарыгызны тарткансыз. Алар да, сезнең җиңүегезне күреп, күбрәк акчасын түгәчәк. Шуңа да андый пирамидаларга акча кертмәгез. Вакыт узгач, ул җиңүнең эйфориясе үтәчәк. Кемдер акча алыр да китәр. Ә күпчелек акчасын югалтачак. Хәзер әле берничә мең генә югалталар, ә киләчәктә дистәләгән, йөзләгән мең сум акчасын югалтып, фатирларын сатачаклар һәм тораксыз калачак­лар. Шуннан соң алар  мошенниклык корбаннары булулары хакында  төрле органнарга хатлар яза башлый. Акчаны кире кайтару турында 100 процент берәү дә гарантия бирә алмый, –  ди Ришат Шакиров.

Аның сүзләренчә, инде беренче зыян күрүчеләр дә бар һәм алар мошенниклык буенча полициягә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

–  Бу көннәрдә без үзләре артыннан башкаларны да пирамидага чакыручыларны чакырып, сорау алачакбыз, –  ди Кукмара прокуроры.
Әмма мошенниклык гамәлләре кылганнарга сорау алу гына түгел, ә ирекләреннән мәхрүм итү дә яный. Әгәр җинаять раслана икән, ул кешедән 1,5 млн сумга кадәр штраф түләтергә һәм 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading