16+

2,5 миллион сумга грант отасың киләме?

#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылган. Чараны оештыручы платформа – DOBRO.RU. Премия кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль инициативаларга ярдәм итү максатыннан булдырылган.

2,5 миллион сумга грант отасың киләме?

#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылган. Чараны оештыручы платформа – DOBRO.RU. Премия кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль инициативаларга ярдәм итү максатыннан булдырылган.

Җиңүчеләр, акчалата бүләкләрдән тыш, белем бирү программаларында катнашу, үз проектларын алга этәрү мөмкинлегенә һәм башка өстенлекләргә ия булачак . Гаризаны мывместе.рф сайтында тапшырырга мөмкин. 2020 елда Премияне үткәрүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

Конкурста коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, волонтерлар, журналистлар һәм блогерлар катнаша ала. Премия дүрт юнәлештән тора: “Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар”, “Бизнес”, “Медиа” һәм халыкара “We are together” юнәлеше. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте.

“Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар” юнәлешендә җиңүчеләр 2,5 миллион сумга кадәр грантка ия булачаклар. Барлыгы 72 җиңүче билгеләнәчәк.
“#МЫВМЕСТЕ премиясе «Доброволец России» Бөтенроссия конкурсының логик дәвамы булды. Узган ел коронавирус пандемиясе һәм #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия акциясе социаль активлыкка һәм волонтерлыкка профильле коммерцияле булмаган оешмалар һәм аларның активистлары гына түгел, ә битараф булмаган гражданнар, бизнес-профессионаллар да кушылуын күрсәтте. Ул Премиядә чагылыш тапты: бу волонтерлар өчен конкурс түгел, ә кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән гражданлык активлыгын һәм инициативаларны тану. #БЕЗБЕРГӘ Премиясе шул исемдәге акция традицияләрен дәвам итәр һәм эшкуарлык җәмәгатьчелегенең, медиа, КБОның, шулай ук чит ил коллегаларыбызның иң яхшы тәҗрибәләрен берләштерер дип ышанабыз,” – ди Алла Кондратьева.

“Медиа” юнәлешенә инде 2000 тирәсе гариза кабул ителгән. Катнашучылар тәкъдим ителгән дүрт номинациянең икесендә үз көчләрен сынап карый алалар.

“We are together” трегы Премиядә катнашырга теләүче чит ил кешеләре өчен махсус уйлап табылган. Әлеге юнәлешнең 2021 елгы темасы – коронавирус белән көрәш.

Җиңүчеләрне 5 декабрьдә Халыкара #МЫВМЕСТЕ форумында игълан итәчәкләр. Бүләкләрне, традиция буенча, Россия Президенты Владимир Путин тапшырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading