16+

25 яшьлек Гүзәлия Шәфиева: «Аена 140 килограмм корт ясап сатам»

Газета укучыларын булдыклы, тормыш дилбегәсен җигелеп тартучы кешеләр белән әледән-әле таныштырып торабыз. Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевләр дә шундыйлардан.

25 яшьлек Гүзәлия Шәфиева: «Аена 140 килограмм корт ясап сатам»

Газета укучыларын булдыклы, тормыш дилбегәсен җигелеп тартучы кешеләр белән әледән-әле таныштырып торабыз. Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевләр дә шундыйлардан.

Авылда калып, зур йортлар салган, терлекләр асраган яшь гаиләләр бик сирәк. Менә бит, яңа танышларым Гүзәлия белән Ринатка да 25 һәм 29 яшь кенә әле. Аларның гаилә корып җибәрүләренә дә нибары өч ел гына. Бу матур гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Кызлары Зәлиягә – 2 яшь тә 10 ай, ә уллары Ризат бер яшен генә тутырган.

– Ринатлар гаиләдә өч малай үстеләр. Әтиләре Равил абый да бик тырыш, бар эшне дә булдыра торган кеше. Ринатның әти-әнисе күрше йортта гына яши. Күршеләренең йортлары янгач, әлеге урын ташландык булып ята иде. Ринат, авырлыкларны җиңә-җиңә, шушы урынны алып, матур итеп йорт салып керделәр. Читтән бер кеше дә ялламыйча, бары тик үз көчләре белән генә, ике малайга бер үк вакытта икешәр катлы йорт тергезделәр. Кече уллары әти-әни нигезендә – төп йортта яши, – ди безне озата кергән авыл советы башлыгы Лилия Сафина.
Ринат, укуын тәмамлагач, берничә ел Васильевода эшләп, шунда да торып караган булган.

– Барыбер күңел ятмады. Җаным-тәнем белән авылга тартылдым. Без кечкенәдән үк мал-туар арасында, эш белән үстек. Тырыш, булдырам дип яшәгән кешегә авылда мөмкинлекләр күбрәк тә әле. Ял итәм дисәң дә, шәһәрдән бер дә ким түгел. Кибете, балалар бакчасы, мәдәният йорты бар. Төрләндерәм дисәң, Казан ерак түгел, машинага төяләбез дә, балалар белән бергәләп шунда барып кайтабыз, – ди Ринат.
Ике катлы зур, матур йорт салып чыккач, Шәфиевләр акрынлап терлекләрен дә арттыра башлый. Башта ат сатып алалар. Шуннан сыер, үгезләр санын да арттыралар. Хәзерге вакытта сарайларында ике ат һәм 11 баш мөгезле эре терлек бар. Әле моның белән генә дә тукталып калырга теләмиләр: 30 баш терлеккә исәпләнгән зур сарай салып ятулары.

– Әлегә хөкүмәттән бернинди дә ярдәм алганыбыз юк. Барысын да үз көчебез белән булдырырга тырышабыз. Терлек азыгын да сатып кына алабыз. Икмәк үстерер өчен үзебезнең җирләребез юк. Кергән керемнәрне яхшы итеп саныйбыз да, күбрәк булса, азыкны да мулдан алабыз, – дип елмая гаилә башлыгы.

– Балаларыбыз да бик яратып сөт эчкәч, беренче тананы мартта сатып алдык, – дип сүзгә кушыла Гүзәлия. – Аннан соң озак та узмады, тагын бер тана алып кайттык. Алар икесе дә бер-бер артлы бозаулады. Сөт ризыкларын сатудан табыш ала башлагач, Ринатка: «Тагын бер сыер алырга кирәк», – дидем. Шулай итеп, бүгенге көндә өч сыер савам. Киләчәктә аларның санын тагын да арттырырга уйлыйбыз.

Баштагы вакытларда сөтне җыючыларга сатканнар. Соңрак исә уйлашканнар-сөйләшкәннәр дә, сөтне эшкәртеп, үзләре пекарняга тапшыра башлаганнар. Кортның килограммын – 280, эремчекнекен – 150, ә каймакның ярты литрын 140 сумга саталар. Аена ничә сум табыш алуларын әйтмәсәләр дә, яшь хуҗабикә: «Аена 130-140 килограмм корт ясап сатам. Сөт ризыкларын сатудан кергән керем бөтен түләүләргә, кием-салым, ашарга алырга җитеп бара», – диде.

Ринат үзе ит җыеп сату белән шөгыльләнә икән.
– Йорт салганда, без дә ярдәм иттек, әмма балалар үзләре дә бик тырыш булды. Иртә таңнан торалар, төнгә кадәр эшлиләр. Киләчәктә дә бер-берләрен шулай аңлап, матур итеп яшәсеннәр иде дип телибез, – дип сүзгә кушыла Ринатның әнисе Рамилә апа, тыйнак кына.
– Без аларның тырышлыкларына сокланып туймыйбыз. Нинди генә күргәзмәгә барсак та, Гүзәлиядән эремчеген, каймагын, кортын ясатып алабыз. Алар бит япь-яшь әле. Кулында берсеннән-берсе кечкенә ике бала да бар. Каян барысына да өлгерергә кирәк? Гүзәлия өйдә тырышса, Ринатның ишегалдыннан, сарайдан кергәне юк, – ди Лилия ханым, авылдашлары белән чын күңеленнән горурланып.

Аңа җавап итеп, тумышы белән Биектау районының Ямаширмә авылы кызы Гүзәлия:
– Гаҗәпләнәсе түгел инда аңа. Мин бит әтисез үскән кыз. Әнинең уң кулы, төп ярдәмчесе идем. Кечкенәдән үк сыерлар савып, маллар карап үскән бала. Ә хәзер Ринат белән һәр эшне шулай бер-беребез белән киңәшләшеп эшлибез, – дип елмая.

Кайбыч, Кошман

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading