Шәһри Казан

27 меңлек чәйнек һәм «кара җомга» нинди була?

14 ноябрь – Бөтендөнья сыйфат көне. Әлеге чара 1995 елдан башлап күп кенә Европа илләрендә, шул исәптән Россиядә, Татарстанда да билгеләп үтелә. Төп максат – җитештерелгән товарның сыйфатына карата игътибарны арттыру, кулланучының мәнфәгатен кайгырту.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтүенчә, алар кабул иткән шикаятьләрнең 65-70 проценты товарның сыйфатына бәйле. Быел халыкны борчыган төп проблемаларның берсе – төрле юридик оешмалар күрсәтә торган сыйфатсыз хезмәтләр. Мәсәлән, бер ир-ат 1500 сумга электр чәйнеге сатып алган булган. Чәйнек эшләмәгәч, аны кибеткә кире илткән, әмма сатучы чәйнекне алмаган. Ир-ат, хокукын якларга теләп, бу өлкәдә ярдәм күрсәтүче юридик оешмага мөрәҗәгать иткән. Оешма белгечләре исә күрсәткән хезмәтләре өчен 27 мең сум акча алган. Кызганыч, алар чәйнек белән бәйле хәлләр турында биш дәүләт оешмасына шикаять юллаудан ары китмәгән. Нәтиҗәдә, бу ир-атның проблемасы ачыкланмый калган. Аның каравы 1500 сумлык чәйнеге 27 мең сумга төшкән.

Реклама

Кулланучылар канәгатьсезлек белдерә торган тагын бер тармак – интернет аша товар сатып алулар. Берсенә электр дреле урынына отверткалар җыелмасы килгән. Интернет сатып-алуларда иң катлау­лысы – җитештерүче турында мәгълүмат табып булмау. Быел газ белән бәйле куркынычсызлык очракларыннан соң газ исен сизә торган махсус җайланмалар тәкъдим итүчеләр дә арткан. «Элек могҗизалы, бар авыруны дәвалый торган билбаулар, төрле дарулар тәкъдим итеп йөрсәләр, хәзер алдакчылар, куркынычсызлыкны тәэмин итәбез, дигән булып, халыкка ялган хезмәтләр күрсәтә», – ди Марина Трофимова.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, сыйфатсыз товар буенча аларга мөрәҗәгать итүчеләр дә җитәрлек. Җитди проблемалардан алып «этемә алган каеш аның йонына туры килми», дигән мөрәҗәгатьләргә кадәр бар икән. Халыкка кулланучы хокукларын аңлату буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе ныклы эш алып бара: 2013 елдан бирле мәктәп укучылары арасында олимпиада уздыра. Беренче елны катнашучылар саны 500ләп кенә булса, быел алар 10 меңнән артып киткән. Монда төрле этапларда укучылар үзләренең кулланучы хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен сыный. Товарның сыйфатын тикшерү буенча да биредә ныклы эш алып барыла. Лаборатор тикшерүләр, дегустацияләр ярдәмендә белгечләр даими рәвештә билгеле бер ризык сыйфатына бәя бирә. Белгечләр кибетләрдәге акцияләргә, «кара җомга» акция­ләренә, арзан бәяләргә кызыгып, кирәкмәгән товар алмаска киңәш итә. Артык арзан товар кешедә һәрчак шик уятырга тиеш, диләр. Ничек кенә булмасын, кешенең һәрчак үз хокукларын яклау мөмкинлеге бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: