16+

28 марттан Казанда сәүдә үзәкләре ябыла!

ТР Президенты коронавирус аркасында бер атнага барлык сәүдә үзәкләрен ябарга кушты. Искәрмә - азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр.

28 марттан Казанда сәүдә үзәкләре ябыла!

ТР Президенты коронавирус аркасында бер атнага барлык сәүдә үзәкләрен ябарга кушты. Искәрмә - азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Казанда 28 марттан 5 апрельгә кадәр барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылачак, бары аларда урнашкан азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә эшләрен дәвам итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Сәүдә үзәкләрендә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә искәрмә булып тора, калганнары эшләмәячәк. Фуд-кортлар, сәүдә үзәкләренең күңел ачу системасы бу атнада үз эшчәнлеген туктата», — дип искәртте спикер.

Киләсе атна Россиядә эшләми торган дип игълан ителде. Хезмәт хакын саклап калу белән ял көннәре 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чара Covid-19 коронавирусның тиз таралуын булдырмый калыр өчен эшләнә.

«Бу бәйрәм көннәре түгел, бу республика халкының сәламәтлеген саклау мизгеле. Кешеләр күпләп була торган урыннарда инфекция таралуның мөмкин булган чыганакларын булдырмас өчен, учреждениеләр һәм предприятиеләр үз эшчәнлеген туктатырга тиеш», — дип өстәде ТР вице-премьеры.

Ул рестораторларга үз биналарында дезинфекция режимын булдыру, бер залда 20дән артык кеше утыртмау һәм эш сәгатьләрен чикләү йөкләмәсе белән аерым мөрәҗәгать итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading