16+

2977 кеше гомерен өзгән фаҗига кем намусында?

Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. «Беренче канал»дан «Клон» сериалы карап утыра идек. Сәгать кичке җиделәр булгандыр. Шул вакыт сериалны туктатып, ниндидер коточкыч кадрлар күрсәтә башладылар. Ул чагында әле нәрсә булганын белмәдек тә, аңламадык та...

Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. «Беренче канал»дан «Клон» сериалы карап утыра идек. Сәгать кичке җиделәр булгандыр. Шул вакыт сериалны туктатып, ниндидер коточкыч кадрлар күрсәтә башладылар. Ул чагында әле нәрсә булганын белмәдек тә, аңламадык та...

Дөньяда, илебездә булган фаҗигаләргә тәмам күнегеп бетеп барабыз инде. Кичә самолет шартлаган, бүген шахта ишелеп төшкән, кайдадыр җир тетрәгән, теракт булган... Кызганыч, фаҗигаләрнең шундый күп булуы без кешеләрнең башкалар кайгысына битараф каравына китерә. Иртәгә син җәмәгать транспортында барганда берәү аны шартлатмас дип кем гарантия бирә ала? Эшеңдә утырганда, офис урнашкан бинаның нигезе рәтләп ясалмаганга ул ишелмәс дип кем әйтә ала? Берәү дә...

Моннан 18 ел элек, ягъни 2001 елның 11 сентябрендә АКШта кешелек тарихында иң зур терактларның берсе булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу фаҗигане «оештыручылар» дип «Әл-Каида» террористлар оешмасы санала. 19 кешедән торган террорчылар төркеме дүрт пассажир самолетын кулларына төшерә. Шуның аркасында, Американың Манхэттен шәһәрендә Бөтендөнья сәүдә үзәкләренең ике бинасы шартлатыла. Калган ике очкычка килгәндә исә, аның берсе Вашингтоннан ерак түгел генә урнашкан Пентагонга юнәлә. Соңгы самолетның пилотлары һәм пассажирлары террорчылар белән «көрәш» алып бара – «Әл-Каида» террорчылары самолетны җиргә төшерергә мәҗбүр булалар һәм ул шунда шартлый.

Бу бәхетсезлек очрагында барысы 2977 кеше һәлак булган (террорчыларны санамаганда), 24 кеше бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала. Бер бинага самолетлар якынча – 78-85, икенчесенә 94-98 катлар тирәсенә «килеп керә». Шуңа күрә өске катта калган кешеләрнең исән калырга мөмкинлекләре бөтенләй булмый. Бина ишелү һәм көчле янгын аркасында, алар барысы да һәлак була. Янгын эчендә калмас өчен, күпләр өстәге катлардан җиргә сикерделәр. Бу иң кызганыч күренеш булгандыр, мөгаен. Пентагонда шартлатылган бина турында артык сөйләмәделәр дә. Ә бит анда да 125 кешенең гомере өзелгән. Террорчылар кулыннан зыян күрүчеләргә ярдәм иткәндә полиция хезмәткәрләре дә, янгын сүндерүчеләр дә, «Ашыгыч ярдәм» хезмәте табиблары да һәлак була.

Биналар шартлатылып, берничә сәгать үтүгә, ФБР хезмәткәрләре «гаепле»не дә тапты. Ул «Әл-Каида» террорчылар оешмасын төзүче Усама Бен Ладен булып чыкты. Аннан соң матбугатта дүрт самолетны шартлаткан террорчыларның документлары белән Мөхәммәт Атт дигән кешенең дә аэропортта кулга алынуы турында хәбәр таралды.

Фаҗига булганчы хокук саклау органнары кая караган икән, монысы бүген дә риторик сорау буларак яңгырый. «Ата» террорчы Бен Ладен үзенең бу планын инде 1998 елда ук тормышка ашырырга теләгән була. Моның өчен ул өч елдан артык «тырыша». Кайбер мәгълүматларга күз салсак, әлеге терактны башкарыр өчен, «Әл-Каида» оешмасы 400 меңнән алып 600 мең долларга кадәр акча түккән. Ә Усама Бен Ладен үзе Пакыстанның «Тәкбир» газетасына биргән интервьюсында бу җаваплылыкны үз өстенә алудан баш тарта.

...Бен Ладен кебек кешеләрне аңлавы кыен. Бигрәк тә без мөселманнарга. Бер уйлап карасаң, кеше үз идеяләре өчен көрәшә, динен яклый һәм пропагандалый кебек. Икенче яктан исә, Аллаһыбыз бер генә хәдисендә дә, бер генә сүрәсендә дә кеше канын коярга өндәмәгән. Киресенчә, ислам динендә бер кешенең гомерен өзү ул бөтен кешелек дөньясын юкка чыгаруга тиң гамәл санала.

Газета-журналлар да, телевидение, радио да 2001 елның 11 сентяб­рендә булган вакыйгалар турында күп сөйләде. Кайбер кызык­лы фактлар белән бүлешәсе килә.

Теракт вакытында үз-үзләрен шартлаткан биш террорчы берничә көннән, ниндидер «могҗиза» белән, исән булып чыга һәм аларның тыныч кына Согуд Гарәбстанында яшәп ятулары ачыклана. Ә ФБР хезмәткәрләре шартлау булгач ук барлык террорчылар исемлеген фото сурәтләре белән бергә төзи. Димәк, бу исемлек алдан ук билгеле була түгелме соң инде? Тагын бер кызык факт бар. Самолетта булган өч террорчы пилот АКШта стажировкалар үтеп, шунда ук очарга өйрәнгәннәр икән. (Бөек Ватан сугышы алдыннан немец инженерлары, пилотларының Советлар Союзында укып, өйрәнеп китүе кебек булган инде бу.) Шулай ук бер шәһид очучының әнисенең сүзләренә караганда, өч пилотның икесе Чечняда Россиягә каршы сугышкан булган. Моннан тыш, Пентагонда һәм җиргә төшкән самолетлар турында мәгълүмат чараларында да бик аз сөйләнде. Хәтта шартлау һәм янгын булган урыннарның фото һәм видео сурәтләрен дә күрсәтүче булмады. Бу фаҗига күпләрнең гомерен өзде, әмма җавапсыз калган сораулар, туры килмәгән фактлар бүген дә шактый.

Күп кенә белгечләр монда АКШ президентының үзенең кулы «уйнаган» дип бара. Чөнки Президент командасы 2000 еллар башында Бен Ладен һәм Сәддам Хөсәенгә каршы бик көчле пиар-акцияләр алып барды. Шуның нәтиҗәсендә, америкалыларда гына түгел, ә бөтен дөньяда бу ике кешегә карата нәфрәт һәм алардан курку хисе уянды. Усама Бен Ладен һәм Сәддам Хөсаен «ярдәме» белән Буш үзенең бөтен «гөнаһларыннан» котылды, чөнки халыкның игътибары аларга юнәлдерелде, ә президентның кырын эшләренә түгел. Кешелек тарихына һәм Американың үз тарихына күз салсак, кырын эшләрне шундый юл белән «качырып калуның» шактый очракларын күрер­гә була. Мисал өчен, Гитлер 1933 елда, үзенең сәяси дошманнарына яла ягу өчен, Рейхстагны яндыра. 1964 елда исә америкалылар, вьетнамлылар үзләренә каршы ут ачтылар дигән сылтау белән, сугыш башлый. Бу бәрелешләр вакытында 58 мең Америка солдаты һәм 3,1 миллион вьетнамлы һәлак була. Иң кызык яңалык алда. Баксаң, 1993 елда Бөтендөнья Сәүдә үзәген бер шартлаткан булалар инде. Әмма ул чагында бомбаның күләмен дөрес исәпләмәү аркасында, көтелгән нәтиҗә булмый. Бу шартлауны да ислам террорчыларына «язалар». Чынлыкта исә шартлау АКШ тарафыннан оештырылган, диләр. Җитәкченең төп максаты америкалыларны сугышка өндәү һәм аларның үз теләкләре белән солдат формасын кидерү була.
...18 ел элек йөзләгән кеше һәлак булган урында бүген – бушлык. Анда алар рухына шәмнәр генә яна. Шәһәр үзәгендә бик «майлы калҗа» саналган җир кишәрлегендә – бушлык. Күрәсең, җирле хакимиятнең андый урында яңа бина төзергә батырчылыгы җитмәгәндер...


Лилия Минсафина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading