16+

3 игезәк малай тапкан Гөлназ Шакирҗанова: «Ирем башта сүзсез калды»

Узган ел Татарстанда 24 меңнән артык яшь гаилә теркәлгән. Балдак киючеләрнең 70 проценттан артыгы 30 яшькә җитмәгән.

3 игезәк малай тапкан Гөлназ Шакирҗанова: «Ирем башта сүзсез калды»

Узган ел Татарстанда 24 меңнән артык яшь гаилә теркәлгән. Балдак киючеләрнең 70 проценттан артыгы 30 яшькә җитмәгән.

Әмма мәхәббәткә берәр нәрсә комачаулый ала димени инде?! Сүз бигрәк тә яшь хакында барганда! Әнә Лениногорскидагы 91 яшьлек кияү бер дә, мин карт, дип тормаган, ЗАГСка барып, никахын теркәп кайткан. Казаннан 81 яшьлек әби дә аңардан үрнәк алып, кияүгә чыгып куйган!

Шунысы сөендерә, аерылышучылар саны гаилә коручылардан күпкә азрак. Әмма дөнья булгач, аерылмый гына яшәүчеләр дә юк түгел. Идел буе Федераль округындагы башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда теркәлгән 1 мең гаиләгә 551 аерылышу туры килә икән. Күрше Башкортстанда бу сан – 615, Мари Элда – 676, Чувашиядә – 613. Киров өлкәсендә хәлләр бөтенләй мөшкел. Узган ел анда 6770 гаилә теркәлгән булса, 5067се – таркалган.

«Ирем гел, биш бала булсын иде, диде»

Яшь гаиләләр белән бергә, Татарстанда балалар саны да арта. 2019 елда дөньяга килгән 43 мең нарасыйның 48,8 проценты кызлар булган. Сүз уңаеннан, быел 506 гаиләдә игезәк, ә 6 гаиләдә өч игезәк туган!

Шундый бәхетле гаиләләрнең берсе – Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлназ һәм Илнар Шакирҗановлар. Узган ел бу гаиләгә бәхет ишелеп килгән. Гөлназ өч нәсел дәвамчысы – өч ир бала алып кайткан! Аларга Мөхәммәд, Ибраһим һәм Сөләйман исемнәре кушканнар. Шакирҗановларның игезәкләргә кадәр туган Нәзилә исемле кызлары һәм Ильяс исемле уллары да бар. Кыскасы, Шакирҗановларда күңелсезләнеп ятарга вакыт юк. Бар дөньялары егетләр янында бөтерелә.
– Ирем дә, үзем дә күп балалы гаиләдә үстек. Тормыш иптәшем, еш кына: «Биш балаң булса иде», – дия иде. Ходайның «амин» дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Беренче тапкыр сигез атнада УЗИга бардык. Йөкле икәнемне белә идем инде, чөнки барлык билгеләре дә бар иде. Ирем мине машинада көтеп калды. Табибтан чыктым да аңа өч бармагымны күрсәтәм. «Кабат өчтә киләсеме, бар, кире кереп сөйләш инде. Ильясны бакчадан аласы бар бит», – ди. Мин дәшмим, кабат өч бармак күрсәтәм. Юк инде мин әйтәм, өчәү була. Ирем башта сүзсез калды инде. Ул да аптырады. Игезәк булу башка сыя торган әйбер, әмма өч игезәк булуы хәйран калдырды. Шулай да ни дисәң дә, бала алып кайту – зур сөенеч ул, – ди күп балалы әни.

Кызганыч, бала табарга кирәк, дип дәүләт күпме генә өндәсә дә, андый ишле гаиләләргә ярдәм кулы сузарга бик ашыгып тормый. Шакирҗановларга атнага 33 данә сөт бирелә. Әлеге сөт балаларга 1,5 көнгә җитә икән. Калганын үзләре сатып ала. Акчага әйләндергәндә, игезәкләргә көн саен 600 сумлык бала ризыгы гына таләп ителә. Әле ярый 1,5 яшькә кадәр пособие түләнелә. Әмма канун нигезендә, ул да 24 мең сум тирәсе генә.

– Безгә ярдәм итәргә шәфкать туташы бирелмәсме икән дип мөрәҗәгать иткән идек, әмма булмый диделәр. Әни кешегә өч бала белән бик авыр. Кемнеңдер, бәлки, туганнары килеп булыша аладыр. Без ирем белән икәү һәм 9 яшьлек кызым булыша. Бу гозеребез Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка барып җитсә, әйбәт булыр иде, – дип мөрәҗәгатен җиткерде Гөлназ ханым.

Шакирҗановлар өчен иң авыр ­әйбер ул – матди як. Чөнки игезәкләрдән тыш, әле тагын ике бала бар бит. Балаларга гына да аена 50 мең сумлап акча тотыла. ­Декретта утырган ананың һәм гаилә башлыгының авыл җирлегендә мондый акчалар эшли алмавы билгеле инде.
Әмма алар күңелләрен төшерми. Балаларын карарга, үстерешергә ярдәм итүче туганнарына, якыннарына рәхмәт әйтеп яши.

Ләкләкләр ешрак килә

Татарстанлылар әти-әни булу өчен дә яшь мөһим роль уйнамый, дигән фикердә бугай. Юкса 63 яшьлек Аксубайлының бишенче тапкыр әти булганын тагын ничек шәрехләр идегез?! Чаллыда яшәүче 49 яшьлек хатын-кыз да беренче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән. Гаиләләре имин, балалары сау-­сәламәт булсын!

Сүз уңаеннан, 2019 елда Татарстанда табигый артым күзәтелә. Хәер, бу инде тугызынчы ел рәттән шулай. Статистик мәгълүматлар буенча, туучылар саны 2013 елда кискен артып киткән. Фани дөньядан китүчеләргә караганда, аваз салучылар ул елны хәтта 10 меңгә артыграк булган.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading