16+

40 ел элек чиккән кулъяулык яшьлек хатирәләремне яңартты...

Без яшь чакта матур гадәт яшәп килде: армиягә китүче егетләргә кулъяулык чигеп бүләк итә идек. Төрле төсле мулинә җепләреннән бизәкләр төшереп чиккән кулъяулыкларыбызда күңелебезнең матурлыгы да булган икән бит.

Без яшь чакта матур гадәт яшәп килде: армиягә китүче егетләргә кулъяулык чигеп бүләк итә идек. Төрле төсле мулинә җепләреннән бизәкләр төшереп чиккән кулъяулыкларыбызда күңелебезнең матурлыгы да булган икән бит.

Яшьлек – җыр шикелле бер гүзәл чор ул. Сандык төбендә матурлап төреп куелган кулъяулыклар арасында моннан дүрт дистә ел элек дуслашып йөргән егетемә чиккәне дә саклана. Күпме гомер узса да, яшел, кызыл, алсу җепләр белән чиккән бизәкләр төсен җуймаган. Кулъяулыкны кулыма алам да 40 ел элеккеге яшьлек чорыма кайтып килгәндәй булам.
Казан дәүләт университетының I курсында укыган чорым. Үзем район газетасында хәбәрче булып та эшлим. Яшь булсам да, дәрәҗәм дә бар. Мизгелгә генә булса да күңел шул вакытка – 1979 елга кайта. Бик тырышып чиктем мин кулъяулыкны. Чит-читләренә исемнәребезнең баш хәрефләрен төшердем. «Яшьлек гүзәлем» дип тә язып куйдым. Яраткан кешемә аталган ихлас сүзләр. Өч кызыл, дүрт алсу чәчәк. Зур якты өметләр, матур хыяллар чигелгән гүя. Совет армиясе сафларына киткән егетне озатып, ике ел арада сагыну хатлары йөрде. Чын мәхәббәт дигән булабыз. Аның ялганы да була микәнни?!

Вакыт узу белән саргайган кулъяулыгым хисләремнең җете ихлас чорына алып китте.

– Безне дә чигәргә өйрәт әле, дәү әни! – дип, йомшак куллары белән муе­ныма онык-кызчыклар сарылды.

...Тагын күпме хатирәләргә чумып утыр­ган булыр идем әле.

Равилә МӨБАРӘКШИНА, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading