16+

50 ел татарларны җыеп-туплап, милләтебезнең моңын-ямен тарата

Яратам да инде, «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясенең «Татарлар» һәм «Халкым минем...» тапшыруларын! Сизеп торам, бик күпләр: «Без дә!» диячәк. Тегәр җебе өзелеп, бар дөнья­га чәчелгән дисбе төймәләре шикелле милләттәшләребезнең кайда да югалмыйча, һаман да балкып янучы асылташлары турында ул тапшырулар.

50 ел татарларны җыеп-туплап, милләтебезнең моңын-ямен тарата

Яратам да инде, «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясенең «Татарлар» һәм «Халкым минем...» тапшыруларын! Сизеп торам, бик күпләр: «Без дә!» диячәк. Тегәр җебе өзелеп, бар дөнья­га чәчелгән дисбе төймәләре шикелле милләттәшләребезнең кайда да югалмыйча, һаман да балкып янучы асылташлары турында ул тапшырулар.

Әле менә күптән түгел генә Ерак Көнчыгыш якларында яшәп ятучы татарларыбызга багышланганы минем өчен аеруча кадерле булды. Моңарчы телефон аша гына аралашкан Фәния ханым Хисамованы, аның сөйкемле елмаюын телевизор экраныннан күрү бәхетенә ирештем.

Фәния ханым белән Атилла Расихның кызы Фәридә ханымны әҗәле бик еракта – Владивостокта эзләп тапкач, аны җирләү мәсьәләсе килеп тугач, бик борчылган хәлдә телефон аша гыйнвар башында аралаша башладык. Рәхмәт инде, бу игелекле ханым барыбызны да юатып, изге эштә үзе башлап йөриячәген һәм барысын да җиренә җиткереп башкарачагын әйтте. Аннары каберенең фотосын да җибәрде. Юк, ятим түгел туган җирдән еракта вафат булган шагыйрә кабере: чәчәкле дә, ташлы да. Аны шулай итәр өчен Фәния ханым Хисамова бик нык тырышкан. Никадәр бикле ишекләрне ачтырырга туры килгәнен ул үзе генә беләдер. Фәридә ич абыйсы Илдарны эзләп чыккан булган бу озын, авыр һәм... соңгы юлга. Аны да тапкан Фәния ханым, исән чакта очраша алмасалар да, сеңлесенең каберенә туфрак сала алган абыйсы. Мөселман кардәшләр таҗик егетләренә дә бик рәхмәтле Фәния ханым, бигрәк ярдәмчелләр, ди. 

Әгәр дә яхшылыклар эшләгән өчен медаль бирелә торган булса, Фәния Хәйбулла кызы аны күптән – 2012 елда ук алган булыр иде инде. 2009 елдан бирле Артем шәһәрендә татар-башкорт иҗтимагый оешмасын җитәкли ул. Көннәрдән бер көнне телефоны шалтырый. Шәһәр хастаханәсеннән бер татар солдатының авыр хәлдә булуын хәбәр итәләр. Ишетү белән чыгып йөгерә үзе дә өч бала әнисе Фәния ханым. Ординаторскида егетнең медицина картасы белән таныша, исемен, туган җирен белә һәм инде ул яткан палатага: «Исәнме, Рәмис туганым!» – дип килеп керә. Авыр бетон плитә астында калып имгәнгән, баштанаяк бинтларга уралган егет башта «колагыма татарча сүз ишетелә, саташам бугай...», дип уйлап куя. Аннары сызлануларын җиңеп, елмаерга тырышып: «Сез Татарстаннанмы әллә?» – дип сорый.

Шул минуттан Фәния ханым шәфкать фәрештәсе шикелле, бу егетнең тормышы сагына, әҗәлгә каршы баса. Бер операцияне – Артемда, калган өчесен Владивостокта ясыйлар. Фәния ханым бу егетне улы шикелле күреп, җиде ай буе атна саен (ике ара 50 чакрым) күчтәнәч-бүләкләр төяп, хәрби госпитальгә йөри. Терелгәч, аэропорттан да үзе озатып кала. Башта башкаларны шикелле үк поезд белән җибәрмәкче булалар. Бу аерым очрак дип, анысын да уңай хәл итә. Хастаханәдә табиблар аңа егетне ничек дәвалаулары турында хисап биреп торалар. Аңарчы да Казанга җибәрәбез дигән булганнар. «Юк инде, – ди Фәния ханым, – ул бит монда хәрби бурычын үтәгәндә имгәнде. Терелгәнче аны сез дәваларга тиеш!» – дип, ул чакта да алып калган була.

Рәмис бүген исән-сау, сөйгәне белән ике малай үстерә. Тормышка сөенеп, Яшел Үзән шәһәрендә яңа фатирында яши. Аны алышырга да Фәния апасы нык булыша. Яшел Үзән районы, Бакырчы авылы егетенең әти-әни­се ничек кенә рәхмәт әйтергә белми бу игелекле ханымга. Үзләренә кунакка чакырып, татар ризыклары белән сыйлыйлар, туганнары, күршеләре дә кунакка йөртә. «Минем урында булсагыз, сез дә шулай ук эшләр идегез», – ди тыйнак ханым.
Ул – 25 ел инде солдат әни­ләре комитетында. Туган җирләрен, кадерле кешеләрен калдырып, җир читендә Ватан иминлеге сагына баскан егетләрне бүген дә әниләре кебек кайгырта. Аларның тантаналы ант биргән чакларының шаһиты да ул. Юкка гына 2017 елда каланың ел премиясенә лаек булып, рәсеме мактау тактасына куелмаган инде аның.

Артем шәһәре – Фәния ханымның туган җире. Ул монда дөньяга килгән. Әнисе – Азнакай ягыннан, әтисе Артем каласыннан була. Яшьләр шунда танышалар. Мәхәббәтләреннән кызчыклары Фәния туа. Артем – Ерак Көнчыгыштагы шахтерлар каласы. Хезмәт урыны җир асты булган әтисе, басылып үләр хәлем юк әле, дип гаиләсен алып, Башкортстан якларына кайтып китә. Фәниягә биш яшь була. Өфедәге гимназиядә яхшы билгеләренә генә укыган кыз табиб булу турында хыяллана. Ләкин конкурстан узмый. Шулчак Артемнан әби-бабасының авыруы хәбәрен ишеткән кыз берүзе поездга утырып китә. Бу вакытта аңа 18 яшь була.

Менә 50 ел инде ул монда татарларны җыеп-туплап, аларга милләтебезнең моңын-ямен тарата. Һәм, күргәнегезчә, алай гына да түгел, иң авыр чакта ярдәм кулы сузарга да әзер.

Әйе, безнең халкыбыз, кайда гына яшәсә дә, туган теленә, гореф-гадәтләргә һәм татар холкына (монда, билгеле, игелек­лелек, шәфкать, кунакчыллык һәм башка бик күп асыл сыйфатлар керә) туг­ры булып кала.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading