16+

6 гаиләгә "Шәһри Казан" яздырган Энҗе Галиәхмәтова: "Кешеләргә сөенеч бүләк итәргә яратам"

Тукай районының Калмия авылы китапханәчесе Энҗе Галиәхмәтова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган алты гаиләгә үз акчасына "Шәһри Казан" газетасын яздырды. Олы йөрәкле Энҗе, бер сәбәпсез генә, өлкән кешеләрне, сабыйларны сөендерергә ярата. Мөмкинлегем булганда, кулдан килгән кадәр ярдәм дә итәргә тырышам, ди ул.

Фельдшер булмаса да, кулы җиңел Энҗедән әбиләр укол кадатырга да сорый торган булган. Укол кадарга ул мал табибы булып эшләгән әтисеннән өйрәнә. Ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кыз авылда сигез ел социаль хезмәткәр дә булып эшли. Яман чир белән авырган бер апага укол кадарга төнлә дә бара идем, дип искә ала ул. Авыру балаларны да игътибарсыз калдырмый. Алар өчен Яңа ел үткәрә, бүләкләр әзерли. Балалар белән өйләренә барып, концерт та куялар. Китапханәгә чакырып, уеннар оештыра, аларны тәмлүшкәләр белән сыйлый.

Энҗе ханым үзе дә бала кайгысын күргән кеше. Бер улы 7 яшендә суга батып үлгән. Олы кызына 25 яшь, үзе дә әни булган, 2 яшьлек баласы бар. Уртанчы улына 15 яшь. Кече улы Адельгә 6 яшь.
- Адель кояш малае булып туды. Өч тапкыр йөрәгенә операция ясаттык. Аллага шөкер, ирем әйбәт кеше. Ул аңламаса, алай итеп эшләп булмас иде, - ди Энҗе.
Китапханәгә яратып йөргән авылдашларына китаплар сатып алып та бүләк итә ул. Авыл халкы сорап килгән китап булмаса, юк шул ул китаплар дип утырмый, аларын да алып кайта.
-  Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова  китапларын күп итеп алып кайттым. Бер дә авырсынмыйча, сөенеп кенә эшлим. Миңа ул рәхәтлек бирә.  Ике тиенлек дөньяда бер-береңне хөрмәт итеп, дус-тату булып, игелекле эшләр эшләп яшәргә кирәк, - ди киң күңелле, мәрхәмәтле Энҗе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading