16+

65 яшьтән узганнар – хастаханәгә махсус машинада

Әлеге эш илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла. Моннан тыш «тәгәрмәчтәге» дүрт сырхауханә ел дәвамында республика халкына ярдәм күрсәтәчәк. Аның беренчесе Тәтеш районы, Бакырчы авылында август башында ук эшли башлаган иде. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын өчесен кулланылышка тапшырды.

65 яшьтән узганнар – хастаханәгә махсус машинада

Әлеге эш илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла. Моннан тыш «тәгәрмәчтәге» дүрт сырхауханә ел дәвамында республика халкына ярдәм күрсәтәчәк. Аның беренчесе Тәтеш районы, Бакырчы авылында август башында ук эшли башлаган иде. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын өчесен кулланылышка тапшырды.

– Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән 12 илкүләм проектның төп максаты – яшәү сыйфатын яхшырту. Социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыклары бу өлкәдә бердәм булып эшли. Күчмә сырхауханәләр өчен иң ерак районнарга пычрак юлларда да йөри алырлык заманча стандартлар буенча җиһазландырылган машиналар сайлап алынды. Алар үзебездә җитештерелә, – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Ул барысын да шәһәр бәйрәме белән котлады һәм министрлык­ларга, Ворлдскиллс чемпионатында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен, рәхмәтен белдерде.
Мобиль сырхауханәләр – медицина өлкәсендәге яңалыкларның берсе. Авылдагы ФАПларда шартлар яхшы булса да, тулысынча медицина тикшерүе узу мөмкинлеге тудырылмаган, ә район хастаханәләренә һәркемнең дә барырга җае юк. Кайбер авыллардан районга автобуслар да йөрми. Татарстанда халкы 100 кешедән азрак булган 1359 авылда медицина оешмасы юк. Анда яшәүчеләргә күрше авылдан фельдшерлар килеп, медицина хезмәте күрсәтә, район хастаханәсе игътибар үзәгендә тота. Кыскасы, «тәгәрмәчтәге» сырхауханәләргә ихтыяҗ зур.

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев әйтүенчә, әлегә аларның күчмә сырхауханәләр белән эшләгәне булмаган. «Районның мәйданы бик зур, үзәктән иң ерак авылларга 90 чак­рым ара үтәргә туры килә. Мамадыш районында 65 яшьтән өлкәнрәк 500ләп кеше яши. Аларны сырхауханәгә китерү өчен машиналар бирелү бик уңай күренеш», – ди Дамир Хаҗиев.

Арчадагы «Игелек» социаль яклау үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова да машина ачкычларын гади генә түгел, ә иминлек ачкычлары дип атады. Арчада 5 мең кеше яши, дүрт ай эчендә 65 яшьтән узган, ярдәмгә мохтаҗ 600гә якын кешене медицина ярдәме белән тәэмин итәргә җыеналар. Мобиль сырхауханәләрдән тыш район хастаханәләренә 75 ашыгыч ярдәм машинасы да тапшырылды.

Сәламәтлек илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган тагын бер проект – табибларны авылга җәлеп итүне үз эченә ала. Кадрлар җитмәү бүген чынлап та мөһим проблемаларның берсе. Чыгышларының берсендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, былтыргы нәтиҗәләр буенча сырхауханәләрдә кадрлар белән тәэмин ителеш 69,8 процентны тәшкил итә, дип әйткән иде. 10 мең татарстанлыга 35 табиб туры килә дигән сүз бу. Әлеге өлкәдә шактый эш башкарыла. Максатчан укыту программасы нигезендә дәүләт хисабына югары белем алган студентлар, диплом яклагач, биш ел Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә мәҗбүр.

Авылга кайткан медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Медицина хезмәткәрләре өчен «Земский доктор» программасы эшли. Авылга эшкә кайткан табибка торак шартларын яхшырту өчен – 1 миллион сум, ә фельдшерларга 500 мең сум акча бүлеп бирелә. Әнә Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев тә, әлеге программа яшьләрне җәлеп итүдә нык ярдәм итә, дип саный. Районда 1 миллион сумга күбесе фатир ала икән. Программа буенча районга барлыгы җиде табибны читтән китерткәннәр.


Мобиль комплекс «КамАЗ» автомобиле базасында ясалган. Халыкны кабул итү өчен, фургон алты кабинетка бүленгән. Авыруларны терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог тикшерә. Кардиограммага төшү, УЗИ ясату мөмкинлеге бар. Пациентларга Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Чаллы, Әлмәт хастаханәләреннән иң яхшы табиблар чиратлап ярдәм күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading