16+

72 яшьлек бабайның 39 хатыны һәм 94 баласы бар! (ФОТОЛАР)

Һиндстанда яшәүче 72 яшьлек Зиона Чананың беркайчан да өендә үзе генә булганы юк.

72 яшьлек бабайның 39 хатыны һәм 94 баласы бар! (ФОТОЛАР)

Һиндстанда яшәүче 72 яшьлек Зиона Чананың беркайчан да өендә үзе генә булганы юк.

Аның 39 хатыны, 94 баласы һәм 33 оныгы бар. Беренче тапкыр Зиона 17 яшендә өйләнгән.

Беренче хатынына – 75, ә иң яшь хатынына 35 яшь тулган. Олы улына – 55 яшь, аның да 2 хатыны, 14 баласы бар. Зионаның дүрт катлы йортында гаиләләре белән уллары гына яши.

Кызлары барысы да ирләре йортында. Зионаның өендә 100 бүлмә, моннан кала 17 ванна бүлмәсе.

Гаиләгә ашауга көненә 100 кг дөге, 60 кг бәрәңге, 70 кг тавык ите, 10 литр сөт кирәк.

Йорттагы хатын-кызлар бала карый, өй җыештыра. Ирләр терлек карый, кырда эшли, кайберләре җиһаз һәм алюмин савыт-саба ясый.

Фото: materinstvo.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading