16+

"8 бала тапканыма беркайчан зарланмадым, үкенмәдем..."

Үтәмеш авылында яшәүче Дания апа Галиуллина – 8 балага - 6 егеткә һәм 2 кызга гомер бүләк иткән Ана, алты киленгә кайнана. "Хөкүмәттән ярдәм көтеп, яшәмәдек. Үзебез табарга тырыштык. Эшләдек тә, эшләдек", ди Дания апа бүгенге көннән зарланучыларга гыйбрәт итеп.

"8 бала тапканыма беркайчан зарланмадым, үкенмәдем..."

Үтәмеш авылында яшәүче Дания апа Галиуллина – 8 балага - 6 егеткә һәм 2 кызга гомер бүләк иткән Ана, алты киленгә кайнана. "Хөкүмәттән ярдәм көтеп, яшәмәдек. Үзебез табарга тырыштык. Эшләдек тә, эшләдек", ди Дания апа бүгенге көннән зарланучыларга гыйбрәт итеп.

Дания апа Галиуллина тумышы белән Кече Күккүз авылыннан. 45 ел элек Үтәмеш егете Таһирҗан абыйны гомерлек яр итеп, 7 балалы ишле гаиләгә килен булып төшә ул. Матур итеп тормыш коралар. Бер-бер артлы 8 балага - алты егет, ике кызга гомер бүләк итәләр. Дания апа иң олы улын 24, ә кечесен 41 яшендә дөньяга китерә. 

- 8 бала тапканыма беркайчан зарланмадым, үкенмәдем. Ул вакытта озын декрет ялы да юк иде бит әле. Бераз үстердек тә, эшкә чыгып йөгердек. Балалары бер-берсен карашып, үстеләр. Шуңа хәзер дә аралары бик якын. Бер-берсе өчен җан атып торалар. Проблемаларын да уртага салып хәл итәләр. Без хәтта белми дә калабыз, - дип горурланып сөйли Дания апа. 

Бу гаилә гомер буе хезмәт белән яши. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балалар да кечкенәдән үк йорт эшләренә кушыла, ярдәм итә. Дания апа иң элек фермада сыер сава, 37 ел икмәк складында мөдир вазыйфасын башкара. 63 яшендә генә лаеклы ялга чыга. 

- Хезмәтне бик яратам мин. Эшемне дә зур җаваплылык белән башкардым. Эшкә йөреп, балалар үскәнен дә сизми калдым инде. Хөкүмәттән ярдәм көтеп, яшәмәдек. Үзебез табарга тырыштык. Эшләдек тә, эшләдек. Шикәр чөгендере дә күп үстердек. Терлек, кош-корт асрадык. Балаларым да бер-бер артлы аякка бастылар. Колхозда да эшләделәр. Аннары безнең хәер-фатыйха белән читкә китеп, тормыш кордылар. Кулларыннан бөтен эш килә. Йортны нигезеннән башлап кора алалар. Безгә дә бик булышалар. Барысы бергә җыелып мунча салдылар, - ди Дания апа Галиуллина 

Таһирҗан абый белән Дания апа Галиуллиннар – авылда, районда үрнәк. Быел җәй көне әле алар республика Президенты белән очрашуга да барып, бүләкләр, онытылмаслык, шатлыклы тәэсирләр белән кайтканнар. Гаилә башлыгы Таһирҗан абый да мактаулы хезмәт юлы уза. Гомере буе тракторда хезмәт итеп, Татарстан Республикасының Атказанган тракторчысы исеменә ия була. Бүгенге Таһирҗан абый белән Дания апа Галиуллиннар төп йортта икәү генә гомер кичерәләр. Гаиләдә балалар барысы да урнашып беткән. Быел ике улы гаилә корган. Уллары, кызлары төрлесе төрле җирләрдә, төрле һөнәрләрдә хезмәт итә. Араларында пешекче, икътисадчы, программист, музыка белгечлеге алучылар бар. Олы улы Илнар Самарада, Динар, Айдар, Фәнис һәм Илдар Казанда, Ленар, Алия һәм Гөлчәчәк Апаста яшиләр. 

- Без барыбыз да дус булып үстек. Гаиләдә әни лидер булса да, әти сүзе баш иде. Без гозеребезне беренче булып әнигә әйттек, соңыннан әтидән рөхсәт алдык. Мин өч ир-егеттән соң көтеп алган кыз булып, дөньяга килгәнмен. Абыйларым бик яраттылар. Соңрак үзем дә өч энемә һәм бер сеңелемә апа булып куйдым. Йортта күбрәк өй җыештыру, кер юу кебек эшләр башкардым.Эшләп үстек. Әни дә үз чиратында тәртипкә, чисталыкка өйрәтте. Хәзер мин дә балаларымны шул үрнәктә тәрбияләргә тырышам, - ди гаиләдә дүртенче бала булып туган кызы Алия Нуриева. 

Алия Нуриева әнисе артыннан сәхнәгә, моңга тартыла. Бүгенге көндә “Салават күпере” балалар бакчасында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Район сәхнәсендә узган һәрбер чарада диярлек катнаша. Улы Ислам Нуриев та “Йолдызлык” фестивале җиңүчесе. 

- Әни моңга тартылганымны күргәч, Тәтеш педагогия училищесына укырга керергә тәкъдим итте. Мин бик теләп киттем. Училищеда укыганда баянда уйнарга өйрәндем. Без бит сәхнәдә үстек, - Алия. 

Балалар туган йортка эзне суытмый. Әти-әниләре янына еш кайтып йори. Туган көннәргә, бәйрәмнәргә җыелганда утызга якын була алар. Оныклары да дәү әти, дәү әни дип өзелеп тора. 

- Дәү әнием белән дәү әтием янына ашкынып киләм. Дәү әни елмаеп каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйлый. Ул безне бик ярата, - ди онгы Ислам Нуриев. 

Галиуллиннарның 6 ир балаларның өчесе хәрби бурычларын да үтәгән. Бер уллары армиядә хезмәт иткәндә казармада шартлау булып, зыян да күргән. Ә олы уллары Чечняга эләгә. Аның 4 ай хәбәре булмый. 

- Ул вакытта кичергәннәремне үзем генә беләм. Аллага шөкер, аннан исән-сау кайтты. Ләкин бүгенге көндә мобилизацияләнде. Хәзер хәрби өйрәнүләр уза. Тагын бер улым хәрби хезмәттә бәлага юлыкты. Янына да бардым. Әле дә сызланулары бетми. Кече улым да хәрби бурычын үтәп кайтты,- дип искә алды ана. 

Дания апа Галиуллина шулай да төшенкелеккә бирелми, күңел күтәренкелеге белән яшәргә тырыша. Батыр хатын, олы йөрәкле Ана сабырлыгын бүген дә югалтмый. 

- Нишләп була инде... Мин дә генә түгел бу борчу. Бик күп аналар кичерә бу халәтне. Исән-сау гына булсыннар, - дип тели ул. 

Дания апа Галиуллина – Ана исемен горур аклаган хатын-кыз, түземлек, сабырлык, тырышлык үрнәге булган, тирә-юньгә матурлык, яхшылык өләшкән иң гүзәл зат. 

Ул - бик бәхетле.

Чыганак: Апас-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading