16+

9 Май салюты була, әмма аны телевизордан гына караячакбыз

Коронавирус аркасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күп кенә чаралар онлайн форматта узачак.

9 Май салюты була, әмма аны телевизордан гына караячакбыз

Коронавирус аркасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күп кенә чаралар онлайн форматта узачак.



Бәйрәм көнне сәгать 10.00да Россия Президенты Владимир Путинның котлавы көтелә. Кичке сәгать 19.00дә бөтен Россия бер минут тын торачак, аны телевидениедән трансляцияләячәкләр. Ул 18.55 сәгатьтә Мәскәү курантлары тавышына башланачак.
Бәйрәм салютын кичке сәгать ун тулганда күрә алачакбыз. Салют Казанның бер генә урынында булачак. Фейерверкны фәкать “ТНВ” каналы аша гына карап була, дип кисәтте матбугат очрашуында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. Салюттан соң, сәгать 22.00дә, бөтен ил катнашында “Җиңү фонарьлары” акциясе башлана. Теләге булганнар йорт тәрәзәләреннән шәмнәр яки фонарьлар, йә булмаса телефондагы фонарьларын яктыртачак.
Бәйрәм көнне Җиңү паркында прообразы Советлар Союзы Герое, Рейхстаг бинасына Кызыл Байракны урнаштыруда катнашкан Гази Заһитов булган Совет солдатына һәйкәл ачу тантанасы да булачак.
Казанда узачак бәйрәм чаралары белән Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов та таныштырды. 8 майда сәгать 9.00да хәрби тарихи техниканың бәйрәм йөреше уза, дип билгеләп үтте ул.
9 майда шәһәр өстендә Ми-8 легендар линейкасы вертолетлары звеносы Россия, Татарстан әләмнәре һәм Җиңү Байрагы белән очачак. Ә 11.20 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә Казан авиация заводында яңартылган Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигын күрергә мөмкин булачак.
Шәһәр халкын #ПоемДвором акциясенә дә кушылырга чакыралар. Слар балконнарга чыгып, «Җиңү көне» җырын бергәләп җырлаячак.
Күпләрне Җиңү парады кайчан булачагы кызыксындыра. Журналистлар да ул соаруны бирми калмады. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, ул башка вакытка күчерелә. Әлегә ике дата карала. Аның берсе – июнь ахыры, икенчесе – сентябрь башы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading