16+

9 сәгать эчендә берьюлы ике операция кичергән Лия Ямщикова: «Безнең өчен яңа тормыш башланды»

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә гадәти булмаган операция ясаганнар. 28 яшьлек Лия Ямщикованы бала да таптырганнар, йөрәгенә операция ясарга да туры килгән.

9 сәгать эчендә берьюлы ике операция кичергән Лия Ямщикова: «Безнең өчен яңа тормыш башланды»

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә гадәти булмаган операция ясаганнар. 28 яшьлек Лия Ямщикованы бала да таптырганнар, йөрәгенә операция ясарга да туры килгән.

20 табиб катнашында узган тугыз сәгатьлек операциядән соң барысы да җиңел сулап куйган. Шөкер, ана да, бала да исән-сау. Лия узган атнада хастаханәдән өенә чыккан.

Лия Ямщикова тумышы белән Яшел Үзәннән. 19 яшендә үк кызның йөрәгендә проблемалар барлыгы ачыкланган. Хастаханәдә аңа йогышлы эндокардит дигән диагноз куйганнар. Табиблар әйтүенчә, бу авыру йөрәк өянәге аркасында, йөрәк клапаннарының дөрес эшләмәве нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин, өзлегүләр китереп чыгаруы белән куркыныч. Лия үзендә бу авыруның ни сәбәпле барлыкка килүен белми. Нәселләрендә йөрәк авырулы кешеләр дә юк кебек. Табиблар исә моны инфекция, иммунитет төшү һәм стресслар аркасында килеп чыккан дип фаразлый.

Тормыш мәшәкатьләре белән студент чагында кыз сәламәтлегенә артык игътибар бирми. Ләкин көннәрдән бер көнне аны ашыгыч ярдәм хезмәте Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә китерә. Кызның үпкәсе ялкынсынган була. Лия көн саен диярлек Яшел Үзәннән Казанга укырга йөргән. Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2нче кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Илдар Вәгыйзов әйтүенчә, ул юлда салкын тидерергә мөмкин, нәтиҗәдә организм көчсезләнә, йөрәкнең инфекциягә бирешкән булуы бар.

Инфекциянең бер клапанга зыян китергәне ачыклана. Лияга ун елга исәпләнгән ясалма биологик клапан куялар. Бу клапан белән кеше элеккеге кебек яши ала, хәтта бала табарга да сәләтле.
Операцияне Лия уңышлы кичерә, тулы тормыш белән яши башлый. Кияүгә чыга, ире – хәрби. Ямщиковлар Смоленск шәһәренә күченә. Тик авырлы чакта Лияның йөрәге үзен сиздерә башлый. Табиб Илдар Вагыйзов моны ясалма клапанның эшчәнлеге бозылу белән аңлата. Баланы тапканнан соң, клапанны алыштырырга карар кылалар. Тик йөрәк кенә көтәргә теләми. Көн саен үзен ныграк сиздерә. Нәтиҗәдә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә Лияга катлаулы операция ясыйлар. Башта вакытыннан алда баласын таптыралар. 30 атналык булып туган Иван якты дөньяга аваз салып беренче сулышларын алганда, әнисен икенче операциягә әзерлиләр. Өч республика хастаханәсеннән: Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсеннән тәҗрибәле белгечләр Лияның гомере өчен көрәшә. Кесарев кисеме төгәлләнүгә, клапанны алыштырырга керешәләр. Операция барлыгы 9 сәгать 25 минут дәвам итә. Лия 11 сәгать наркоз астында ята.

Бүген хатынның хәле канәгатьләнерлек. Ул өендә гаиләсе янында, улы Иванны тәрбияли.
– Аллага шөкер, авыр көннәр артта калды. Кесарев кисемен ясаганчы, сөт төшмәсен өчен, махсус дару бирделәр. Барысы да әйбәт. Баламны күтәрә алмавыма гына борчылам. Операция аркасында миңа бары 3-5 кило гына күтәрергә рөхсәт ителәчәк. Педиатрда булдык, улым инде 4 кило 500 грамм булган. Җиде айлык булып туганда, 2 килодан аз гына артык иде. Мин бары Татарстан табибларына гына ышанам. Бездә медицина көчле. Йөрәккә операциядән курыкмадым да, бары баланың гомере өчен генә борчылдым. Барлык табибларга зур рәхмәт белдерәм, – ди Лия.
Хәзер Ямщиковлар Смоленск шәһәренә китәргә әзерләнәләр. Бу юлы Лияга клапанны гомерлеккә дип куйганнар. «Үземне яхшы хис итәм, бар игътибарым – балама, безнең өчен яңа тормыш башланды», – ди яшь әни.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X