16+

9 сәгатьлек тантана ниләр вәгъдә итә?

“Үзегезне татар җыр сәнгатенең өченче биеклегендә итеп хис итәсегез килсә, 21 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узачак III “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасына килегез!” Әлеге чара уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында «ТатМузТВ» телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов әнә шулай дип белдерде.

9 сәгатьлек тантана ниләр вәгъдә итә?

“Үзегезне татар җыр сәнгатенең өченче биеклегендә итеп хис итәсегез килсә, 21 апрельдә “Пирамида” концертлар залында узачак III “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”н тапшыру тантанасына килегез!” Әлеге чара уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында «ТатМузТВ» телеканалының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов әнә шулай дип белдерде.

- Быел «ТатМузТВ» телеканалы эшли башлауга алты ел тулды. Шушы вакыт эчендә телеканалның үз йөзе, үз урыны, үз караучылары барлыкка килде. Без үзебезне, курыкмыйча, татар телеканаллары арасында алдынгылар рәтендә дип әйтә алабыз. Тамашачылар булмаса, бу уңышларның бернинди дә рәхәте булмас иде, - диде ул.
Алмаз әйтүенчә, телеканалның тагын бер зур миссиясе бар: җырчыларга музыкаль премия тапшыру. III “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе”нең баш режиссеры, “Шарм” сәнгать үзәгенең директоры Максим Скалозубов әйтүенчә, тантанага әзерлек  яңа елдан соң ук башланган.

- Шушы вакытларда тулы бер “армия” тантананың эчтәлеге, тышкы күренеше, техник  ягы турында уйлый башлыйбыз. Халыкны әллә ни белән шаккаттырып булмый, чөнки мондый фестивальләр бездә шактый. Әмма төп максатыбыз - татар эстрадасының иң яхшы башкаручыларын, иң яхшы җырларын бергә җыю, техник якны югары дәрәҗәдә эшләп чыгу. Оброзларга килгәндә, без һәр җырчының теләген искә алып эшлибез. Кайберәүләр оброзларындагы үзгәрешләрне авыр кабул итә, кемнәрдер, киресенчә, безнең белән бик җиңел эшли, - диде ул.

«Tatar Radiosi» радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева үзләренең проектларындагы зур яңалык турында да сөйләп узды. Аның сүзләре буенча, бу юлы идәннәр дә медиаэкраннар белән капланачак.   
“ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе” әле яшь тантана. Ул күбрәк яшүсмерләргә юнәлтелгән, алты сәгать дәвамында бара торган зур шоу, - диде ул.
Матбугат очрашуында фонограммага җырлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Динә Гәрәева әйтүенчә, җырчыларга тере тавышка җырлау таләбе куелса да, әгәр ул үзен начар хис итә, авырып тора икән, фонограммага җырларга рөхсәт итәчәкләрен әйтте.  
Җырчы Иркә дә моңа карата фикерен әйтте.

- “Барс медиа” компаниясы белән 15 ел эшлим. Без яшьрәк вакытларда фонограммага җырлау булгандыр, ләкин хәзер безгә җитди итеп: “Сез үз тавышыгыз белән җырларга тиеш”, - диләр. Барыбыз да тере тавышка җырлый. Ә менә өлкән яшьтәге, зур исемнәре булган җырчылар фонограммага җырлый. Һәм шулар ук яшьләрне фонограммага җырлауда гаепли. Ә Хәмдүнә апаның, авырса да, бервакытта да фонограммага җырлаганын ишеткәнем юк, - диде Иркә.  
    
Моннан тыш, Алмаз Гыйльметдинов «ТатМузТВ» телеканалында ике зур проект әзерләнүе турында да әйтеп китте. Әлегә серләр тулысынча ачылып бетмәсә дә, журналистларга аның беренчесе яшь артистларны сәхнәгә чыгару белән  бәйле булса, икенчесе профессиональ булмаган кешеләрне телевизор экраннарыннан күрсәтүдән гыйбарәт икәнлеге турында хәбәр ителде.  
 
Илсөя Бәдретдинова, популяр җырчы:
- Күпчелек яшьләрнең талантлары бар, әмма үз йөзе юк. Алар “мөгез чыгарудан” курка. Ә бит сәхнә өчен бу мөһим нәрсә. Җырчының үз йөзе, үз сүзе, “мөгез чыгарырдай” юнәлеше булырга тиеш. Премиянең дә үз юнәлеше. Гомумән, ТМТВ телеканалы җырчыларны ничек бар, шулай күрсәтә. Башка фестивальләрдә ниндидер кысалар булса, монда алар юк. Биредә җырчыларга үзләрен күрсәтергә тулы мөмкинчелек бирәләр. Монда бер генә таләп: сыйфат булырга тиеш. Биредә неформат дигән нәрсә юк, иҗади яктан чикләр киңрәк. Монда бар да формат.

Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты:
- Җырны җырларга гомер буе өйрәнәсең. Менә мин 49 ел буена җырлыйм. Инде 70 яшемә җитеп киләм. Әле һаман да булса җырларга өйрәнәм. Җырчы гомер буе җырларга өйрәнә. Шуңа күрә яшь җырчыларны җырлый белми, дип шелтәләргә кирәкми. Барыбыз да җырлый-җырлый камилләштек.  

Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның атказанган артисты, “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе” тантанасын алып баручы:
- “Татар җыры” да, “Үзгәреш җиле” дә, “ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе” дә, “Дуслык күпере” дә – бер-берсенә охшамаган фестивальләр. Миңа аларның һәркайсы да кызык, чөнки төрлесендә төрле яктан ачылырга һәм төрлечә алып барырга тырышам. Шулай да аларның кайсысы иң якыны, күңелгә кереп урнашканы дисәк, ул “Татар җыры” фестивале. Мин аны 18 яшемнән бирле алып барам. Мин әлеге фестиваль белән үстем. Кайсы фестивальнең сценарийсын язам, шунысын алып бару җайлырак та, якынрак та, әлбәттә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading