16+

90 яшьлек Галимҗан Бикмуллин: «Мин – табигать баласы» 

Галимҗан Бикмуллин 90 яшьлек юбилеен ресторанда уздырырга хыяллана «90да булсам да, йөрәгем 18дә». Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче 90 яшенә җиткән көр күңелле, шаян Галимҗан Бикмуллин әнә шулай дип кабатларга ярата. «Еллар үтсә дә, һаман да йөрәк картаймый икән, яшәрә генә», – дип шаярта ул.

90 яшьлек Галимҗан Бикмуллин: «Мин – табигать баласы» 

Галимҗан Бикмуллин 90 яшьлек юбилеен ресторанда уздырырга хыяллана «90да булсам да, йөрәгем 18дә». Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче 90 яшенә җиткән көр күңелле, шаян Галимҗан Бикмуллин әнә шулай дип кабатларга ярата. «Еллар үтсә дә, һаман да йөрәк картаймый икән, яшәрә генә», – дип шаярта ул.

Галимҗан абыйның балачагы, яшьлек еллары рәхәттә узмаган, ачлык, сугыш авырлыкларын кичергән. «Әтием, илебезне саклап, сугышта һәлак булды. Әнием Хубҗамалга өч баланы аякка бастырырга туры килде», – дип моңсуланып искә ала Галимҗан ага. Сугыш еллары балаларының туган көннәрне зурлап уздыру гадәте булмаса да, Галимҗан абый 90 яшьлеген ресторанда үткәрергә хыяллана. Туган көненә дип махсус Казанга барып артистлар гына кия торган кара кәчтүм чалбар, кызыл галстук та алып кайткан. 5 баласы, 14 оныгы – аның өчен төп терәк. Бабайлары өчен барысы да җан атып торалар, аны хөрмәт итәләр, яраталар. 

Галимҗан абыйдан озак яшәү серләрен сорашам. «Табигать баласы, оптимист булырга кирәк һәм психологик тотрыклылыкка ия булу мөһим», – ди ул. 

– Без табигатьтә үстек, эш белән гел хәрәкәттә идек, төрле мавыктыргыч уеннар, су кереп чыныгулар, чаңгы, чана шуулар белән үтте балачак. Ә хәзер балалар табигать белән бик дус түгел, интернет, гаджетларның да тәэсире бар, – ди. 

Галимҗан абый бүген дә табигать баласы. Көн саен саф һавада йөри. 

– Табигать минем дустым да, туганым да, мин анын белән сөйләшәм, серләшәм, аның нигъмәтләрен бик яратам. Җәй көннәремне су буенда балык тотып үткәрәм, төрле файдалы үләннәр җыям. Авырганда, дару дигән агуны бөтенләй кулланганым юк.Үләннәрнең шифасын табам. Табигать биргән бетмәс-төкәнмәс байлыктан файдаланырга кирәк. Табигать безне дәвалый, – ди Галимҗан абый. 

Әңгәмәдәшем мунча керергә дә бик ярата. 
– Элек әбиләр авыруларны мунча белән дәвалаганнар. Мин дә хәзер балаларымны, оныкларымны мәтрүшкә, бал, үги ана яфрагы, ромашка белән дәвалыйм. Дөрес, һәрберсен белеп кенә кулланырга кирәк. Бал үзе генә дә 70 төрле сихәткә ия. Кайсы дару 70 төрле авыруны дәвалый ала? Табигать биргән сихәтне куллану – озак яшәвемнең кечкенә сере, – ди Галимҗан Бикмуллин. 

Рузилә Абдуллина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading