16+

91 яшьлек Асия әби велосипедта җилдерә һәм балалар белән туп тибә

«Шәһри Казан» газетасын яздырып алып укучы Асия әби Сабирова Әтнә районының Ары авылында иң өлкән кеше. Дөньясыннан зарланып, моңсуланып утыра торганнардан түгел ул, дәрте ташып тора. Сөбханалла, кулындагы таягына да таянмый.

91 яшьлек Асия әби велосипедта җилдерә һәм балалар белән туп тибә

«Шәһри Казан» газетасын яздырып алып укучы Асия әби Сабирова Әтнә районының Ары авылында иң өлкән кеше. Дөньясыннан зарланып, моңсуланып утыра торганнардан түгел ул, дәрте ташып тора. Сөбханалла, кулындагы таягына да таянмый.

91 яшьтә модасы шулдыр дип кенә тотып йөри бугай. Әле дә газеталар укый, рәхәтләнеп җырлый, дөнья хәлләре белән кызыксынып тора. Сабантуйларда таяк тартыша, рөхсәт итсәләр, велосипедта йөрергә дә каршы түгел, балалар белән җәй көне туп та тибә. Сугыш вакытында немец әсирләреннән аз булса да чит телне өйрәнеп калган, безгә немецчә санап күрсәтте.

– Акчаны вакытында бирәләр, пенсиям әйбәт, күршеләремнән уңдым, лапаста ут янып калса да, Миләүшә: «Сүндер», – дип шалтырата, табиблар килеп хәлемне белеп тора, рәхмәт, – ди Асия әби.
Сугыш башлангач, аны ике авылдашы белән Себер якларына җи­бәрәләр. Заводта эшли. Уралда тимер рудасының корычка әйләнгәнен күрә.
– Тулай торакта яшәдек. Көнгә өч мәртәбә ашаталар иде, кәбестә шулпасы, 500 грамм ипи бирәләр. Сугыш беткән көнне дә яхшы хәтерлим. Йоклап ятканда, таң атар алдыннан комендант кереп әйтте. Кайбер кызлар, дулкынланудан, аңнарын җуйдылар. Заводта өч көн бәйрәм ясадылар, безгә бүләккә оек һәм күлмәк биргәннәр иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Кызганыч, Асия әби белән Уралга киткән иптәш кызларына кире туган якларына исән-сау кайтырга насыйп булмый. Ул да заводта көчле һәлакәткә очрап, үлемнән чак кала.

– Кашларым да калмаган иде, башым тишкәләнеп бетте, 18 көнгә отпускка дип авылга җибәрделәр. Кайтканда, чыкмаган җаным гына бар иде, – дип сөйли Асия әби.

1947 ел. Туган нигезендә әнисе җиде яшьлек энесе белән ялгызы гына калган. Әтисе сугыштан кайт­маган, абыйсы хәбәрсез югалган. Кыз, әнисенә ярдәм итәр өчен, фермага бозау караучы булып урнаша, кире Себергә китми. Соңрак яшьлектә ярәшкән егете Галимҗанга кияү­гә чыга. Алар сигез бала тәрбияләп үстерә.

Хәзер бер кызы Асия әбинең үзе белән яши, икенче кызы да Арыда. Калганнары, ерактарак яшәсәләр дә, әниләренең хәлен гел белеп торалар, кайтып йөриләр. Сокланып, туксанда да шундый җитез булуының серенә төшенергә тырышам.

– Ит ашамыйм. Аз азлап, әмма еш ашыйм. Дару элек бер дә эчмәдем, хәзер туры килә инде. Тормыш­лар Аллага шөкер бит. Рәхәт яшибез, – ди Асия әби.

Барыбызга да Ары авылының иң өлкән кешесе Асия әбинеке кебек матур картлык насыйп итсен иде.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец эбекэем таза бэхетле яшэ кунакка килегез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сокланам узенэ!

      Мөһим

      loading