16+

93 яшьлек Бибинур Хәлилова: “Немецлар сөтнең тамчысын да калдырмый иде”

Балтачтан Бибинур апа Хәлилова 94нче яшь белән бара. Өсте-башы – бөтен, фатиры – чиста-пөхтә. Сөйләшкәндә дә матурым, дип кенә тора. Кечкенә генә буйлы, таякка таянган, ак яулыклы бу әбинең башыннан үткәннәрне хәзерге чор кешеләре күрсә, нәрсә эшләр икән дип уйлап утырдым ул сөйләгәндә.

93 яшьлек Бибинур Хәлилова: “Немецлар сөтнең тамчысын да калдырмый иде”

Балтачтан Бибинур апа Хәлилова 94нче яшь белән бара. Өсте-башы – бөтен, фатиры – чиста-пөхтә. Сөйләшкәндә дә матурым, дип кенә тора. Кечкенә генә буйлы, таякка таянган, ак яулыклы бу әбинең башыннан үткәннәрне хәзерге чор кешеләре күрсә, нәрсә эшләр икән дип уйлап утырдым ул сөйләгәндә.

...Абыйсы 40нчы елларда Донбасста эшли. Бала карарга ярдәм итәргә дип, сеңлесен дә шунда алып киткән була. Сугыш башланганганда Бибинур апа үсмер кыз була. Абыйсын сугышка алалар. Ә Бибинур апа җиңгәсе белән туры мәгънәсендә ут эчендә кала. Хәтерләсәгез, 1941 елның сентябреннән ноябрь башына кадәр биредә көчле яулар була. Совет армиясе никадәр генә каршы торса да, немецлар ул вакытта көчлерәк булып чыга. Бу яулар тарихка “Донбасс операциясе” булып кереп кала.
– Без яшәгән җирләрне бик каты бомбага тоталар иде. Бер кибет, бер склад калмады. Ачлык башланды. Су да юк, бомбага тотканга күрә, ут та кабыздырмыйлар. Тәрәзәләр ватылып бетте. Мин хәзер өлкән яшьтә, күп нәрсә онытыла. Әмма андый авыр әйберләр гомергә истә кала икән ул, – дип сөйли Бибинур әби.
Абыйсы сугышка киткәндә, җиңгәсе йөкле була. Бераздан икенче бала туа. Күз алдыгызга китерегез, ике кечкенә баланы калдырып, Бибинур апа җиңгәсе белән ашарга эзләп чыгып китә торган була!

“Немецлар бомбага тота башласа, балалар куркып, карават астына кереп утыра иде. Олысы кечкенәсен төрә дә, үзе белән алып, шунда утыра. Үзләре ябык, ач...” – дип искә ала ул вакытларны әби-карчык.

Немецлар белән очрашуларын, аларның гади халыкка тимәвен, әмма рәхимле булмауларын да яхшы хәтерли ул.
– Пленга алган рус солдатларын строй белән алып киләләр иде. Берәр җирдә эшләткәннәрдер, күрәсең. Эссе вакытлар. Әмма шул солдатларга су бирергә ярамый иде. Әгәр сыерың булса, сыерны алып чыгып китмиләр, әмма сөтенең бер тамчысын да калдырмыйлар. Тавыкларны алып китәләр иде, – дип хәтер яңартты Бибинур әби.

Сугыш беткәннән соң аның өчен яңа тормыш башлана. Кияүгә чыга. Дүрт балага гомер биргән Бибинур әби. Бер улы инде вафат. Егермедән артык оныгы, оныкчыклары уңышларына сөенеп, көн саен алар өчен догалар кылып, шөкер итеп яшәп ята ак яулыклы әби.
– Гомеремнең азагында тормышым бик җиңеләйде. Балалар әни, авырма, дип торалар. Аларга 60 яшь булса да, 70 булса да, ничә яшьтә дә әни кирәк, – ди унынчы дистәне ваклаган сугыш чоры баласы.

Бибинур әбинең иң яраткан бәйрәме – 9 май! Ел саен бәйрәм чарасын калдырганы юк. Быел да бәйрәмгә чыгарга өметләнә. Дөньялары тыныч булып, авырулар гына көчәймәсен дип тели ул.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading