16+

Аһ, бәяләр, бәяләр: шәһәрең үзеңә булсын!

Ерак араларга йөрергә кирәклеге дә, «Казан пропискасы» булмавы да  сатып алучыларны куркытмый. Йортның плюслары – саф һава, ябык шәхси территория, иркенлек һәм шәһәрнең иң сыкрап торган ярасы – торак комплексларда парковка урыннары булмавы (ярты миллионга машина урыны сатып алмаган булсаң) – һәркөнне ике-өч дистә километр артык йөрүне компенсацияли.

Аһ, бәяләр, бәяләр: шәһәрең үзеңә булсын!

Ерак араларга йөрергә кирәклеге дә, «Казан пропискасы» булмавы да  сатып алучыларны куркытмый. Йортның плюслары – саф һава, ябык шәхси территория, иркенлек һәм шәһәрнең иң сыкрап торган ярасы – торак комплексларда парковка урыннары булмавы (ярты миллионга машина урыны сатып алмаган булсаң) – һәркөнне ике-өч дистә километр артык йөрүне компенсацияли.

«Нәрсә, үз йортың белән яшәү рәхәт, дип уйлыйсызмы? Телисең икән, урамга чыгып утырасың, гамакта черем итеп аласың, теләсәң – шашлык кыздырасың, дисезме? Нәкъ шулай!»

Инстаграм челтәрендә йөргән популяр ролик күпләрне кызыксындырган, күрәсең. Шәһәр читенә күченеп, коттеджлар, таунхаус, дача сатып алучылар саны бермә бер арткан, ди риэлторлар. Сәбәбе – һаман да шул пандемия. Узган ел таш диварларда берничә айга бикләнеп калганнар табигатькә  кача башлады. 

Россия буенча шәһәр читендәге торакка ихтыяҗ соңгы елда гына 1,5 тапкырга арткан. Шул ук вакыттта Казан тирәсендәге сыйфатлы коттедж–йортларга дефицит күзәтелә. Сыйфатлы дигәндә, ике катлы, 150-200 квадрат метрлы, кимендә алты сутый җирле, газы, суы, уты кертелгән йортларны күз алдына китерү кирәк. 
«Татарстанлылар квартира белән беррәттән, бер-ике катлы йортлар, җир участокларын да актив сатып ала. 2019 елның беренче дүрт аенда 35 мең объект теркәлгән булса, быел шул ук вакыт аралыгында бу сан 2,5 тапкырга үсте», – дип белдерде Татарстан буенча Россреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. 

Пандемия аркасында күпләр эшсез калды, бизнесларын югалтты, дип торсалар да, сатып алучылар торакка акчаны барыбер таба. Әле нинди генә акча! Мисал өчен, Казанның Совет районында урнашкан Царицыно бистәсе артындагы территорияләрдә бер сутый җир 400 мең дип бәяләнә. 6 сутый – 2 миллион 400 мең, димәк. Җир өчен генә! Әле ул ИЖС (шәхси торак төзелеше) статусында булса бик әйбәт, шул ук бәягә интернет челтәрендә авыл хуҗалыгы өчен тотылган җирләрне дә саталар. Аны суд аша ИЖСка күчерү – аерым мәсьәлә, аерым мәшәкать. 

Март аенда йорт күтәрү бәясе дә якынча 20 процентка артты. Бу – төзелеш  материаллары, аеруча металл кыйбатлануы белән бәйле. Әгәр дә бүген сатып алып, иртәгә үк күченергә дигән йорт алырга уйласаң, уртача алганда, 6-7 миллион сум чыгарып салырга кирәк. Андый йортларны Казанның үзендә табу авыррак, әлбәттә, очсызрак бәяле коттеджларны шәһәрдән 20 километр чамасы ераклыкта урнашкан Лаеш, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч районнарында карарга туры киләчәк, ди белгечләр.

Ерак араларга йөрергә кирәклеге дә, «Казан пропискасы» булмавы да  сатып алучыларны куркытмый. Йортның плюслары – саф һава, ябык шәхси территория, иркенлек һәм шәһәрнең иң сыкрап торган ярасы – торак комплексларда парковка урыннары булмавы (ярты миллионга машина урыны сатып алмаган булсаң) – һәркөнне ике-өч дистә километр артык йөрүне компенсацияли. Квартираларның «квадрат» бәяләре белән чагыштырганда да, йорт-җир мәйданы күпкә отышлырак килеп чыга, ди йорт хуҗалары, ипотека алырга туры килгән очракта да.

Лилия Садретдинова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading