16+

Абдулла Дубинның чынга ашмый калган хыялы

Әстерхан шәһәрендә Ибраһим Хәсән улы Дубин гаиләсендә ундүртенче бала булып дөньяга килгән Абдулла. Бөек Ватан сугышы башланырга 3 ай калганда туган шушы оланның гомеренең күпчелек өлеше Казан белән бәйле.

Абдулла Дубинның чынга ашмый калган хыялы

Әстерхан шәһәрендә Ибраһим Хәсән улы Дубин гаиләсендә ундүртенче бала булып дөньяга килгән Абдулла. Бөек Ватан сугышы башланырга 3 ай калганда туган шушы оланның гомеренең күпчелек өлеше Казан белән бәйле.

Мәктәп елларында ук үзешчән сәнгатьтә катнашкан, театрга тартылган ул. Әстерхан драма театрының ярдәмче составында эшләп алган. Ләкин, бик аз хезмәт хакы түләнгәнлектән, туган шәһәренең телестудиясенә режиссер ярдәмчесе һәм диктор булып урнашкан.

Язмыш сукмаклары Абдулланы 1961 елда Казан театр училищесына китерә. Тагын бер елдан соң, ГИТИСка режиссерлык факультетына имтихан тапшыра. Мәскәүдә тормыш авыр булганлыктан, кабат Казанга кайта һәм телестудиядә эшли башлый. Тора-бара телевидение һәм радиотапшыруларның югары категорияле дикторы исеменә лаек була. Данлыклы диктор Юрий Левитан:”Абдулла Ибраһимович, сезне үзегезнең Татариядә күтәреп кенә йөртәләрдер”, - дип, сөйләм осталыгын мактаган.

Тик бик алай күтәреп йөртмәгәннәр шул. Өстәмә рәвештә Казанның трамвай-троллейбус идарәсендә һәм Горький паркында методист булып эшләп йөргәне өчен телевидениедән дикторлык вазифасыннан җибәргәннәр аны.
— Шәһәр урамыннан уйланып барганда Бутлеров һәйкәле янына килеп чыктым. Казан коллекционерлары борынгы китаплар һәм әйберләр сата анда. Бер бабай миңа борынгы шәһәр күренешләре сурәтләнгән открыткалар тәкъдим итте. Сатып алдым... һәм үземдә дә коллекционерлык хисе кузгалды. Әстерханны да, Казанны да яратам. 1999 елда ук шушы ике шәһәргә караган 1 мең открытка туплаган идем инде, - дип искә төшерде Абдулла әфәнде Дубин.

Казан, Алабуга, Чистай,Тәтеш шәһәрләре, Идел елгасы һәм Әстәрхан каласы турында буклетлар туплап чыгара ул.
— Тарихны онытырга ярамый. Иделнең чисталыгын сакларга кирәк, су һәртөрле ризыктан да мөһимрәк, - ди Абдулла Дубин.

 Күз тимәсен, 80 яшен тутырса да, егетләр кебек җитез ул.
— Хәрәкәттә - бәракәт, дигән борынгылар. Диванда оеп утырыга кирәкми, гәүдәне язып тору зарур. Ходайның рәхмәтендә, әтием Ибраһимның 14 баласы булды. Мин дә үземнең 8 балам булачак, дип, хыялланган идем яшьрәк чакларымда. Кызганыч, хыялымны чынга ашырып булмады, 3 кенә балам бар. Иделдә тудым, Донда хезмәт иттем, Башкалада укыдым, Казанда шөкер кылып яшим. Тормышка куанып, бер-берләребезгә ярдәм итешеп, Аллаһының һәр бирмеш көнен бәхет санап, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырышырга кирәк, - ди тарихчы-коллекционер Абдулла Дубин.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading