16+

«Абыстайга үзен шулай тоту килешәме?!»

«Шәһри Казан» аша үземне борчыган күп сорауларга җавап алам. Бик файдалы газета. Нияз Бишбалтаның 16 май санында басылган «Ураза – организмны чистарту гына түгел» дигән язмасыннан соң туган фикерләремне язарга булдым.

«Шәһри Казан» аша үземне борчыган күп сорауларга җавап алам. Бик файдалы газета. Нияз Бишбалтаның 16 май санында басылган «Ураза – организмны чистарту гына түгел» дигән язмасыннан соң туган фикерләремне язарга булдым.

Нияз әфәнде язганча, Хак Тәгалә ризалыгы өчен, өлкән яшьтәгеләрнең күбесе мәчеткә йөри, намаз укый, ураза тота. Кемнеңдер шул рәвешле тормышы үзгәрә, кеше үзен яхшырак хис итә. Мин, Ходай ризалыгы өчен, дип, әти-әнисез калган, тумыштан инвалид малайны тәрбиялим. Хәзер инде аңа – 46 яшь. Аның авылда әти-әнисеннән калган йорты бар. Җәй көне аның белән шул өйгә кайтып торабыз. Авылдагы күршебез намаз укый, уразасын да тота. Диндәге кеше башкаларга кычкырмаска, кешене рәнҗетмәскә, сабыр булырга тиештер бит инде. Кайткан саен, күршем турында начар сүзләр ишетеп киләм. Бу юлы үзем дә чын йөзен күрдем. Аннан бер нәрсә сорамыйбыз, үзебезгә кирәкле бар нәрсәне машинабызга төяп кайтабыз. Ул, бездән сорап та тормыйча, ярты бакчабызда печән үстерә. Үзеннән ашлама өчен тирес тә алып булмый.
Күршем, без авылга кайтканчы, тавыкларын бакчабызга җибәргән. Бер ияләнгән кош-кортларны тиз генә куып чыгарып булмый. Без кайткач та, бер тавыгы мунчабызга кереп качты. Мунча ягарга куркып йөрдек. Йә мич арасына кысылып янып үләр тагын. теге тавыкны көч-хәл белән куып чыгардык. Ул тагын баз кырыена кереп качты. Ул да түгел, югалган тавыклар өчен күршем акча сорамасынмы?! Җитмәсә, без утырткан яшелчәләр өстенә иске коймаларны ыргыта. Нинди генә сүзләр ишетмәдек аннан. Коръән ашларына барып догалар укып йөри бит әле җитмәсә. Дини кешегә, абыстайга үзен шулай тоту бер дә килешми.

Миңлегөл Әдһәмова, Питрәч

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э хэзерге абыстайларнын кубесе эчеп ,Зина кылып йэргэн кешелэр,хэзер абыстай булып йэрилэр

    Мөһим

    loading