16+

«Адымнар»да яңалык-балалар укый да, ял да итә алачак

Озакламый “Адымнар” полилингваль мәктәп базасында өстәмә белем бирү үзәге ачылачак. Ул Аккош күлендәге элеккеге “Пламя” лагеры җирлегендә төзелә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Адымнар»да яңалык-балалар укый да, ял да итә алачак

Озакламый “Адымнар” полилингваль мәктәп базасында өстәмә белем бирү үзәге ачылачак. Ул Аккош күлендәге элеккеге “Пламя” лагеры җирлегендә төзелә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

— Башлангыч, билингваль һәм полилингваль мәктәпләрне берләштергән “Адымнар” комплексы ел дәвамында эшләячәк өстәмә белем бирү үзәге белән тулылана. Ул ел дәвамында эшли торган белем бирү, тәрбия һәм ял үзәге булачак. Аерым бер оешмага беркетелгән әлегә үзәк бердәнбер. Биредә балаларга бөтен шартлар тудырыла. 58 мең квадрат метр җирлектә берничә корпус корылган. Анда йокы бүлмәләре, уку заллары, ашханә булачак. Моннан тыш спорт һәм концерт мәйданчыгы бар, – дип сөйли Татьяна Ларионова.

180 урынлык күпфункцияле өстәмә белем бирү үзәге ачылышка әзер диярлек. Ул яңа уку елыннан эшли башлаячак. Монда тел сменалары үткәрү күздә тотыла. Укучы балалар билгеле бер тел мохитенә эләгеп, шул телне камилләштерәчәк. Сүз “Адымнар” мәктәбе нигезенә салынган татар-рус һәм инглиз телләрен камил дәрәҗәдә үзләштерү турында бара. Шулай ук әлеге өстәмә белем бирү үзәгендә төрле профиль сменалары да узачак. “Без – Татарстан варислары”, “Яшь  полиглот”, “Батыр”, “Алгоритм”, “Без татарча сөйләшәбез”, “ Яшь Мичуринчы” дип аталган сменаларда балалар укый да, ял да итә алачак.

Татьяна Ларионова билгеләгәнчә, бу – беренче тәҗрибә. Киләчәктә шундый өстәмә белем үзәге Чаллы шәһәрендә төзеләчәк. Ул шулай ук Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллыдагы “Адымнар” комплексында укучы балалар өчен эшләячәк.

“Адымнар” белем бирү комплексы бүген Казан, Алабуга, Актанышта эшли. Сентябрь башында ул Чаллыда ачыла. Шулай ук Әлмәт, Түбән Камада төзелеш эшләре башланып китәчәк. Полилингваль белем бирүче мондый мәктәпләргә ихтыяҗ зур икәнлеген күрәбез. Киләчәктә Лаешта, Казанда икенче мәктәпне ачу планы әле тәгаенләнеп бетмәгән. Болар барысы да әлеге мәктәпнең күрсәткечләренә бәйле булачак.

“Адымнар” өстәмә белем бирү үзәге киләчәктә “Сириус”, “Сәләт”, “Олимпиада үзәкләре” кебек башка төр оешмалар белән дә хезмәттәшлек итәчәк.

Фото: http://ksp.kzn.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading