16+

Аерылмыйк! Бер арбада барыр вакыт...

Кайбер нәрсәләргә һич кенә дә баш җитми. Әйтик, Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм Мәскәү татарлары штабы мөнәсәбәтләрен берничек тә аңлап бетереп булмый. Алар икесе дә бер үк милләткә хезмәт итәләр, кыйблалары да бер үк төсле кебек. Тик никтер юллары төрле, бер арбада бармыйлар. "Бер казанга ике тәкә башы сыймый" дияргәме инде моны?

Аерылмыйк! Бер арбада барыр вакыт...

Кайбер нәрсәләргә һич кенә дә баш җитми. Әйтик, Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм Мәскәү татарлары штабы мөнәсәбәтләрен берничек тә аңлап бетереп булмый. Алар икесе дә бер үк милләткә хезмәт итәләр, кыйблалары да бер үк төсле кебек. Тик никтер юллары төрле, бер арбада бармыйлар. "Бер казанга ике тәкә башы сыймый" дияргәме инде моны?

Хәер, татар булган җирдә бүлгәләүнү, бүленү озак көттерми. Бердәмлек, берәгәйлек, бер -беребезнең уңышлары өчен сөенү җитми безгә. Мин бу ике тәкә башының берсен дә акларга да, гаепләргә дә җыенмыйм. Төп хөкемдар безне өстән күзәтеп тора, күк канцеляриясендә. Җавапны да вакыты җиткәч һәркем үзе бирәчәк.

Әйткәнемчә, аларның бер үк милләткә безнең татар милләтенә хезмәт итүләрен хупларга гына кирәк. “Мәскәү татарлары штабы” (җитәкчесе Рөстәм Ямалеев) соңгы араларда бик нык активлык күрсәтә бу эштә. Татар теленең матурлыгына, бөеклегенә дан җырлаган шигырь-язмалардан торган "Үз җиремдә - үз телем" дигән саллы гына китап нәшер итеп матур гына аны тәкъдим итүне дә оештырдылар. Казанда яшәмәсәләр дә, Мәскәү татар штабы мондый матур милли чараларны, язучы - журналистларны. милләт өчен борчылучы гади халыкны чакырып, тәмле чәйләр белән сыйлап, еш уздыра. Ямьле дә, тәмле дә, гамьле дә булып истә кала ул чаралар. Ә иң мөһиме, күңелдәге милли горурлыкны арттыра.

Татар матбугатына да бик хәерхаклы алар мәскәүлеләр. Ярдәм кулын да сузып кына торалар. Башкалабыз Казанда нәшер ителә торган газета-журналларны күпләп сатып алып, милләттәшләребезгә дә тараталар. Картлар йортларына да яздырталар.

29 сентябрдә башкалабызда Милләт Җыены булды. Аңа 64 төбәктән һәм 10 илдән татарлар килде. “Мәскәү татарлары штабы” да кунак булып чакырылган иде. Ә Милләт Җыены алдыннан Милли Шура утырышы булды. Анда “Мәскәү татарлары штабы” кабат Бөтендөнья Татар конгрессы канаты астына алырга кирәк дигән акыллы фикер дә яңгырады. Әйе, нәкъ менә шулай кирәк.,шулай эшләргә вакыт бик җиткән! Борын төбендә санисәп-җанисәп. “Мәскәү татарлары штабы” нәшер иткән китап та шул санисәпкә багышланган бит инде, шул максат белән дөнья күргән."Милләттәшләребез үзләренең бөек халык баласы икәнен белеп горурлансыннар!" - дигән фикер ярылып ята һәр битеннән.

Аннары быелгы санисәп гади генә булмаска ошап тора. Кабаттан татарымны торт яки бәлеш шикелле кисәкләргә бүлмәкчеләр, аннары кабып йоту җайлырак булачак. Милләт өчен мондый хәлиткеч көннәрдә ике татар аты бер арбага җигелеп, бер кыйблага карап барса, , файдасы, һичшиксез, зуррак булыр. Үлчәү тәлинкәсенә милләтең язмышы куелганда шәхси мөнәсәбәтләрне онытып торырга кирәктер.

Әти-әнисе дус яшәмәгән гаиләдә балаларның да тәртипле булып үсә алаганнарын беләбез. Алар әтине дә, әнине дә хөрмәтләми, "башта үзегез килешегез, аннары безгә әйтерсез!" - дип, үз юлларыннан китәләр. Монда да шулай булмасмы. Милләтебез бу ике тәкә башының ике оешманың берсен дә санга сукмыйча, үз белдеге белән яши башламасмы? Анысы инде өченче юл була түгелме соң? Менә монда инде Крыловның"Аккош, кысла һәм чуртан" мәсәлен искә төшерү урынлы булыр. Төрле якка тартканнарның уңышка ирешкәненен күргән юк әле. Ә бит безнең максат милләтебезне күп санлы итеп күрсәтеп, саклап калу, зур уңышларга ирешкәнен белеп сөенү-горурлану. Ә моның юлы бер генә - берләшү, бергә дус яшә. Их, күрергә иде шул көнне! Юк бу минем генә түгел бөтен дөньяга сибелгән бик күп санлы миллләтәшләребезнең уртак теләге.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading