Шәһри Казан

Татарстан фермерларына грантлар тапшырылды: “Агростартап” грантына ия булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Агростартап" программасы буенча грантлар откан авыл хезмәтчәннәренә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

Грантлар барлыгы 103 крестьян-фермер хуҗалыгына бирелде, гариза бирүчеләр исә 130 дан артык булган. Гомуми сумма 312 млн сум тәшкил итә. 

Бу грантлар ярдәмендә гамәлгә куелачак проектлар республикада тагын 200 кешене эшле итәчәк. Шулай ук әлеге программа нәтиҗәсендә Татарстанда маллар саны 900 башка, умарта кортлары 1056 ояга, кош-кортлар 88 меңгә арту көтелә. 

Грант алучылар арасында иң күбесе Мамадыш (8 фермер), Азнакай, Теләче (6 шар фермер) районнары вәкилләре бар. Шулай ук бер генә грантка да ия булмаган районнар да җитәрлек. 

- Татарстанда уңышлы эшләүче фермерлар мисаллары шактый. Бу проект 2024 елга кадәр гамәлдә булачак һәм киләсе елда анарда катнашырга теләүчеләр саны артыр дип өметләнәбез. Без дә, үз чиратыбызда, акча күләмен 500 млн сумга кадәр арттырырга ниятлибез, - диде тармак министры Марат Җаббаров.

Әлеге илкүләм проект беренче тапкыр гына гамәлгә куелган. Ул авыл хуҗалыгын үстерүне генә түгел,  яшьләрне авылга җәлеп итүне дә максат итеп куя. 

-Грантларны алучылар арасында күпчелек яшьләр. Проект шартлары буенча, анда кемнең теләге бар, шул катнаша ала, яшь ягыннан чикләүләр юк. Иң мөһиме ул кеше фермер булып теркәлгән һәм авылда яшәргә, яисә, авылга күченеп кайтырга тиеш. Беренчел кертем дә, башка грантлардан аермалы буларак, бары 10 процент кына, - ди министр. 

Дәүләт ярдәме, проектына карап, 2-4 млн сум тәшкил итә. КФХ хуҗалары проектларын 18 ай эчендә гамәлгә ашырырга тиеш. 

“Агростартап” грантына ия булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Әлеге илкүләм проект кысаларында акча алырга теләүче, беренче чиратта, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының башка грантларын (“Эш башлаучы фермер”, “Гаилә терлекчелек фермасы”) алмаска тиеш. 

Реклама

Моннан тыш, дәүләт ярдәменә дәгъва кылучы өч ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәскә, коммерция оешмасы учредителе булмавы кирәк. 

Башка грантлардан аермалы буларак, “Агостартап”ны шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да алырга хокуклы. Әмма грант отучы 30 көн эчендә КФХ буларак теркәлүе шарт. 

Грант кире кайтарып бирмәү шарты белән 3 млн сумга кадәр бирелергә мөмкин. Кооператив составында булган КФХларга 4 млн сумга кадәр ярдәм күрсәтелә ала. 

Акчаны нәрсәгә тотарга ярый?

Грант акчалары, инде әйтелгәнчә, 18 ай эчендә тотылырга тиеш. Аны алган кеше эш урыннары булдыру шарт итеп куела. Ярдәм 2 млн сумга кадәр икән, бу 1 эш урыны, 2 млн сумнан артканда, кимендә 2 эш урыны булдыру кирәк. 

“Агростартап” акчаларын арендага алынган объектларны төзекләндерү һәм объектлар төзүгә тотыла ала. Ә ул акчага сатып алынган техника исә 1 ел элек кенә чыккан булуы шарт. 

Килешү нигезендә, сатып алынган техника  биш ел дәвамында сатылмаска, ә мал-туар һәм кош-кортларның баш саны кимемәскә тиеш. 

Акчаларны туганлык җепләре белән бәйләнгән кешеләрнең хезмәтен түләү өчен тоту тыела. 

Шулай ук грант акчаларына алынган техника да, мал-туар да, килешү үз көчендә булган вакыт аралыгында имминиятләштерелгән булуы шарт итеп куела. 

Грант акчасы авыл хуҗалыгында куллану максаты белән, җир кишәрлекләре сатып алырга; җитештерү һәм склад буларак файдаланылачак биналарны төзергә, төзү өчен документация булдыруга; сәнәгать бинасына илтә торган юлларны төзекләндерүгә; сәнәгать объектларын инженер челтәрләренә тоташтырырга; мал-туар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм утырту өчен яшелчә орлыклары сатып алырга һ.б. максатларга тотылырга мөмкин. 

Лилия Локманова

Фото: agro.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: