Һе... биргәч сиптем инде. “Йа Аллаһ, соң бит, бу бөтен бәрәңге бакчасына җитәрлек агу иде”. “Ә мин каян белим, ник син аны гөлгә җитәрлек итеп кенә бирмәдең”. Менә Ходайның рәхмәте, икебез дә кызып киттем тотыгыз ди торган кешеләр инде без, шушындый вакытта тормозлар нык тота безнең. Иң критик ситуациядә үз-үзебезне тотып кала алабыз. Шуңа да шушының кадәр еллар бер-беребезгә чыдап яши алганбыздыр инде.
Тышта апрель ае башы, көндез җылы булса да, иртә-кич салкын әле, теге көне буе ачык торган ишекне дә яптык, ишек япкач өйдәге агу исе күзләргә керә. Мал да карап кердек, кичке ашны да ашадык, эш бетте, утырабыз икәү уйларга чумып. Бүген бу өйдә йокласаң, исән калу икеле, аның икеле икәнен дә беләбез, тик менә кем решающий адымны ясар һәм ул адым нинди булыр?
Инде көн кичтән әкрен генә төнгә авышып бара, өйдә йоклап булмаслыгын икебез дә аңлый, тышта кунып та булмый. Башка уйлар төште, мин эндәшмим, үзең гаепле була торып оборонага басу минем кагыйдәдә түгел.
Иң беренче бабай урыныннан кузгалды, шактый озакка сузылган паузадан соң телгә килеп: “Син теләсәң ни эшлә, мин киттем, миңа бер мендәр белән простынь бир, агуланып үләр хәлем юк, мин колорадо коңгызы түгел”, – ди.
Бирдем инде, китте бабай, Рәшитләргә керәсен әйтте үзе, миңа, әйдә, димәде.
Тышка чыгып карадым, авыл тыныч кына төнгә кереп бара, бәхетле кешеләр урын җәеп йокларга әзерләнәдер, ә мин менә ялгыз башым, ә күктә йолдызлар җемелдәшә. Бу өйдә йокласам, иртәгә дә булыр ул йолдызлар, тик мин генә булмам. Аяк асты да чираткан, шактый тайгак, әллә кая китә дә алмыйсың.
Менә малай, авыртмас башка тимер тарак, башны уйларга салып басып торам капка төбендә. Тукта, әллә бабайга гына кадерлеме үз гомере (ул чакта шактый яшь идем бит әле), өйгә кереп, мин дә бер мендәр белән бер зур простыня алдым да, өй ишеген ачык калдырып, өйалды ишеген шартлатып бикләп, урам аркылы гына Разыя апаның капкасын кага башладым. Бер кичкә кер пичкә дигәндәй, Разыя апаның раскладушка тимере белән брезентны тоташтырган пружиналары өзелеп беткән "тәхетендә" бик әйләнмәскә тырышып төн чыккач, иртән йөрәгемне учка кысып кына өйгә чыктым.
Венераның йомшак диванында бабай озаклап кына йокы туйдырып чыкканда мин инде мал карап кереп, чәй кайнатып чәй эчәргә әзерләнеп йөри идем. Өйдәге агу исен төн салкыны үзенә алган. Ишек ачык, тышта апрель кояшы елмая. Кара-каршы утырып чәй эчтек, халыкара атмосфера дөм дусларча булмаса да, түзмәслек түгел, кораллы бәрелешләр көтелми бугай, иншәәәАллаһ. Бу маҗарадан исән-имин калдык, мин башсыз тагын яңа маҗаралар уйлап тапканчы. Бабайныкы да бар инде ул маҗаралары, дөнья булгач. Әйтәм бит, менә шул вакытта вакытында тормозга басып кала алсаң әйбәт тә инде ул.
Гомер үткән, инде тормозлар да шактый какшаган, кызып киттем, тотыгыз, дияр вакытта, артта калганы бик озын, алдагысы бик кыска калган гомерне юк-бар сүз белән әрәм итеп уздырасы килми икән инде. Тәртә башлары якыная башлауга, тактиканы үзгәртеп куябыз икебез дә. Янәшә тыныч яшәүгә ни җитә? Теге заманда кызган каннар суынган инде.
Ә гөлләрне әле дә үстерәм мин, элеккечә күп булмаса да.
Төрлесе бар, кайберләре гөрләп чәчәк аткан килеш нигәдер югала.
Аннары шактый вакыт күңелең түре шул гөлеңне юксынып сыкрап тора әле. Алар да жаныңның бер өлеше бит. Югалту, табышлар белән үрелеп бара инде ул кеше гомере. Ә яшәү ул – көрәш...
Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Комментарийлар
Без имени
0
0
С удовольствием прочитала,хохотала,как никогда.Очеень поучительный рассказ.Да,в молодости разные ситуации бывали,а в старости на все смотришь и оцениваешь по другому.Когда прожита большая половина совместной жизни ,хочется больше положительных эмоций,беречь друг друга,относиться с большей любовью и уважением.Спасибо автору!
0
0
Без имени
0
0
Ничек Кене ошады эле кызлар,узебезче рэхетленеп колдем рэхмет
Комментарийлар
0
0
С удовольствием прочитала,хохотала,как никогда.Очеень поучительный рассказ.Да,в молодости разные ситуации бывали,а в старости на все смотришь и оцениваешь по другому.Когда прожита большая половина совместной жизни ,хочется больше положительных эмоций,беречь друг друга,относиться с большей любовью и уважением.Спасибо автору!
0
0
0
0
Ничек Кене ошады эле кызлар,узебезче рэхетленеп колдем рэхмет
0
0