Дмитрий Квартальнов шәкертләре серияне Казанда башлый.
КХЛда даими чемпионат төгәлләнергә санаулы уеннар гына калып бара. 1 мартта плей-офф старт ала.
“Ак Барс” командасы Көнчыгыш конференциянең җиңүчесе булды һәм хәлиткеч раундның беренче матчын 2 мартта Казанда башлый. Казан клубының көндәше бүген билгеле булды. Ул – “Нефтехимик” командасы.
Түбән Кама хоккейчылары бүген Хабаровскида овертаймда “Амур” командасын отты (3:2) һәм 8нче урынга күтәрелде. Моннан тыш плей-офф зонасына эләгергә дәгъва кылган “Куньлунь” командасы да бүләк ясаы – Риганың “Динамо”сына оттырды. Шулай итеп, 26 февральдә “Адмирал”-“Нефтехимик” уеныны ничек кенә төгәлләнсә дә, Түбән Кама командасы 8нче урыннан түбән төшмәячәк.
Плей-оффта уеннар кайсы да булса команданың 4 җиңүенә кадәр дәвам итә. Беренче ике уенда һәм кирәк булса 5 һәм 7нче уеннар югарырак урнашкан команда бозында уза. “Ак Барс” уңышлы чыгыш ясаган очракта конференция финалына кадәр әлеге өстенлеккә ия булачак. “Булачак көндәшләр уенын күзәтәбез. Кем генә чыкса да кабул итәбез”, – дигән иде "Ак Барс"ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов.
Тагын бер кызыклы факт: КХЛда 12 тапкыр плей-оффка узган 4 кенә команда бар – “Ак Барс”, Салават Юлаев”, “Металлург” һәм СКА.
Көнчыгышта тагын бер пар алдан ук ачыкланды: “Автомобилист”-“Сибирь”. Плей-оффка шулай ук әлеге конференциядән “Барыс”, “Авангард”, “Салават Юлаев”, “Металлург” та чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар