16+

“Ак Барс”ның Гагарин кубогы өчен көрәштә икенче көндәше ачыкланды

Квартальнов шәкертләре конференциядә ярымфинал сериясен 18 мартта Казанда башлый.

“Ак Барс”ның Гагарин кубогы өчен көрәштә икенче көндәше ачыкланды

Квартальнов шәкертләре конференциядә ярымфинал сериясен 18 мартта Казанда башлый.

“Ак Барс” хоккей командасының Гагарин кубогы өчен көрәштә икенче раундтагы көндәше билгеле булды. Ул – “Салават Юлаев” клубы.

Бүген Уфа хоккейчылары Омскиның “Авангард” командасы белән алтынчы очрашуны үз файдасына төгәлли алды – 4:1. Шулай итеп сериядә исәп Уфа клубы файдасына 4:2 булды. Шунысын да әйтергә кирәк: бүген төп капкачы Игорь Бобков 3 алка керттергәннән соң “Авангард капкасына Эмиль Гарипов басты һәм башка бер  гол да керттермәде. Ләкин уен язмышы хәл ителгән иде инде.

Исегезгә төшерәбез: Гагарин кубогында “Ак Барс” командасы Көнчыгыш конференциядә иң беренче булып ярымфиналга чыкты – 8 мартта дүртенче тапкыр “Нефтехимик”ны отты. Серия “коры” исәп белән төгәлләнде – 4:0 (4:1, 5:1, 2:1 ОТ, 1:0).

“Ак Барс” Көнчыгыш конференциядә “Салават Юлаев”ка каршы ярымфинал сериясен 18 мартта Казанда башлый.

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading