16+

Акча аунап ята...

Күп фатирлы шәһәр йортларының һәр подъездында диярлек, килеп керүгә, аллы-гөлле кәгазь битләре, газеталар аунап ята.

Күп фатирлы шәһәр йортларының һәр подъездында диярлек, килеп керүгә, аллы-гөлле кәгазь битләре, газеталар аунап ята.

Шуларны акча диюем. Чынлап та аларны кемдер, акча түгеп, типографиядә бастырган бит инде. Кайсы, ишек-тәрәзә куям, ди, кайсы өеңә теләсә кайсы вакытта ризык әзерләп китерә, себер сәламәтлегенә ирешәсең, яисә 20 яшьлек гайрәтеңне кайтарасың килсә, рәхим итеп шалтырат – һәм башкалар. Бу кәгазьләрне бастыру, тарату чыгымнары бизнес кагыйдәләре буенча син сатып аласы товарга кушып куелган инде. Ул сайлаулар җитсә, сәяси реклама подъезд идәнендә сәнәк белән җыеп алмалыга әйләнә. Халык акчасы әнә шулай аяк астында ауный.

Бу проблемадан котылуның беркадәр юлын табучы торак милекчеләре ширкәтләре бар. Мисал өчен Казанның Яңа Савин районы «Адоратский – 11» ТСЖ җитәкчесе Ләйсән Билалова бу көздә подъездларга махсус металл тартмалар куйдырды. Алар бик уңайлы, почта тартмаңнан кирәксез рекламаны аласың да шунда ук урнашкан макулатура тартмасына саласың. Идәннәрдәге кәгазь чүбе дә кимеде.

Подъезд җыештыручы макулатураны кая аткара икәнен ачыклап тормадык, аның кабул итү пунктларындагы хакының зур шәһәрләрдә ярыйсы гына икәне мәгълүм. Әлеге яңалыкны башка шәһәрләрдә дә куллана башласалар, бик яхшы булыр иде дигән теләктә калабыз.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Азнакай

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading